16+

Иң авыры инәйнең елавы иде

Бала чакта әниләрне күп борчыганбыздыр. Соңыннан үкенәсең дә бит... Инәй баштан ачулана, аннан тотына еларга. Иң авыры инәйнең елавы булгандыр. Үксеп бетә иде. 

Иң авыры инәйнең елавы иде

Бала чакта әниләрне күп борчыганбыздыр. Соңыннан үкенәсең дә бит... Инәй баштан ачулана, аннан тотына еларга. Иң авыры инәйнең елавы булгандыр. Үксеп бетә иде. 

Барысын да уйлап елагандыр инде. Тормыш авыр, тол хатынга кыен булгандыр. Сугыш вакыты, өч бала ашарга сорап өйдә елап утыра, инәй кырда эштә. Өйдә ашарга бернәрсә дә юк. Бер куш уч борчак алып кайтканда, “ыштан төбе капшаучылар” тоталар аны.

Сугыш вакыты, законы каты, өч елга төрмәгә ябалар. Төрмәдә утырса бер хәл, урман кистерәләр. Урман кисү ир-атка да авыр, хатын-кызларга гына түгел. Бер уйласаң, ул өч балага нәрсә генә ашатсын икән? Баш җитмәслек хәлләр булган ул вакытларда. 

Төрмәдә Мөсәллия исемле бик грамотный хатын утырган. Инәйдән монда ничек эләккәнен сөйләттерә. “Ии-и, апа, бер юкка утырасың икән”, – ди. Ул Сталинга инәй турында хәбәр итеп хат яза. Өч айдан җавап килә, анда “гаебе юк” дигән мөһер сугылган була. 

Ел ярымнан инәйне чыгаралар. Ничекләр чыдагандыр ул авырлыкларга? 1942 елны сугышта беренче ире үлә. Өч баланы ялгызы аякка бастыра. 1951 елны әти белән кушылалар. 1960 елны ул да үлеп китә. 

Төрмәдән коткарган хатын хөрмәтенә апага Мөсәллия исемен куштыра. 
Бер зарланганы булмады. Бик матур итеп җырлый иде. “Сибелә чәчем”, “Сәгать чылбырын”... Аннан үксеп-үксеп елый иде. 
Рәнҗетмәгез әниләрне, алар изге кешеләр бит! Инәй, урының җәннәтнең түрләрендә булсын!

Закир Фәттахов,
Лениногорск, Бәкер.
Фото: http://Pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading