М-12 трассасыннан, ниһаять, безгә дә урап кайтырга туры килде.
Безнең халыкка ярап булмыйм бит инде: яңгыр яуса – зарланабыз, эссе булса – уфтанабыз, кыш карлы булсын, кар ишә башласа – тизрәк суытсын, суытса – җылытсын... дип тели башлыйбыз. Түләүле М-12 трассасыннан йөреп кайткач та искә төште шул зар-уфтанулар.
М-7 трассасы аша Мәскәүгә йөрүче автомобилистларның зарларын соңгы елларда күп ишеттек. Җиңел машинада булучылар да, аз дигәндә, 12 сәгать барып җитә иде. Моның өчен, әлбәттә, төнлә йокламау, юлда барганда берничә тапкыр ял итеп алу сорала иде. Түләүле яңа юл ачыла дигәч, хәлләрнең яхшы якка үзгәрәчәгенә өмет туды. Әйтергә кирәк, бу трасса тиз арада төзелеп, хәтта Идел кебек зур елга аша зур күпер дә рекордлы вакытта сафка басып (технологияләр башка шул хәзер, кирәк дигәндә, акча булганда, “ә” дигәнче төзеп тә куябыз), кулланылышка тапшырылды. (Бу очракта барыбер Мәскәүдәге үз кешебез – вице-премьер Марат Хөснуллинга рәхмәт әйтергә кирәктер, Казан белән Мәскәүне тоташтыруда аның роле әйтеп бетергесез дип уйлыйм).
Трасса кулланылышка тапшырылды. Ләкин үзем М-7дән еш йөрүче кеше буларак, шуны әйтә киләм: бу юлда автомобильләр саны күзгә күренеп кимемәде. Ярый әле анысында хәзер икешәр рәтле икешәр полосалы юл, нишләп беткән булыр идек тә, Казаннан Чаллыга, я булмаса, Минзәлә, Актанышка ничекләр кайтып җитә алыр идек. Автомобиль йөртүчеләр яңа трассага әлегә күпләр чыкмыйдыр дигән шик бар иде. Ни әйтсәң дә, акча түләп йөрү культурасы безнең аңнарга сеңмәгән.
Узган атнада кызымны Мәскәүгә илтергә дип, без дә кузгалдык юлга. Башта анда яшәүче дустыма шалтыратып, белештем әле алай да. Түләүле юл түгел, Мәскәүдә дә йөргән юк иде бит. “Иң мөһиме, вакытында Казаннан чыгып, вакытында Мәскәүдән чыгып китәргә кирәк. Юл әйбәт. Бер нәрсәне истә тот – җаең булуга заправкага кер”, диде ул. Булачак студентның әйберләре тулы багажник, биш кешедән торган салон, югары тизлек – бензинның күз ачып йомганчы бетүен шуның белән аңлаттым инде. Барабыз шулай, бер туктап, бензин салдык.
Юлны дәвам итәбез, менә монда керимме икән дип бара-бара, кермәскә булдык, ярты бак ягулык бар иде кебек әле. Барабыз, барабыз, ягулык күрсәткече төшә, хәтта инде пипелди башлады... Шөкер, юлда туктап калмадык. Владимир өлкәсенә җитәрәк үзебезнең мәгълүм ягулык станциясен күргәч, эчкә җылы йөгерде. Кайтканда, дустым әйткән кагыйдәне төгәл үтәргә тырыштык, бушап калган машинада бензин озаграк торса да, ягулык бетә башлаганчы ук керә башладык заправкаларга.
Әйе, тиз барып җиттек. 6 сәгать ярым, Мәскәүгә керә-керә шул вәгъдә ителгән 6-7 сәгатькә “сыештык”. Яшерен-батырын түгел, тизлек арттырылды. Рөхсәт ителгән сәгатенә 110 чакрым белән бармадык. Безнең юлларда да инде андый тизлек юк бит, ә монда машиналар аз (чыннан да, күпчелекнең барыбер М-7дә булганына, югарыда әйтелгән культура әле кермәгәнлегенә дә инандым), икешәр рәт, кудык та кудык. Камералар бар. Туктарга өлгердекме, юкмы – белмим, әлегә көтәм.
Мәскәүгә барып кайту 10 000 сумга диярлек төште. Мәгълүм банк аша түләү белән 10 000нән артты. Бензин салулар да 7-8 меңгә генә төшкәндер. “Кыйммәтрәк” дип уйлап куйдым. Җылы якларга барганда әнә түләүле трассаларда да күпкә азрак түлиләр, диләр. Мәскәүдәге шул ук дустым, “абый, елга бер-ике кайтам инде мин Татарстанга, аның каравы рәхәтләнеп комфортта кайтам”, ди. Безнекеләрдән дә шул ук фикерләрне ишетергә туры килә, ләкин безнең ише журналист халкына барыбер кыйммәтрәк тоелды. Хәер, юлга чыктыңмы, синең бюджетникмы, бизнесменмы икәнлегең инде роль уйнамый. Мәскәүдә озак булмадык. 15 сәгатьтән инде Казанда идек.
Шунысын истә тотыгыз: М-12гә чыктыңмы, кире борылып чыгар юллар юк. Трассадан төшү өчен шактый барырга туры киләчәк. Ялгыш керсәң дә, түләргә туры киләчәк…
Сабир Закиров
Комментарийлар