Быелгы кышның карын көтеп зарыкканда Чистай районының Татар Ялтаны авылына 7 декабрь көнне утлы җил килеп ябырыла – көпә көндез ике фатирлы шәхси йорт янып китә.
Гүзәл Сираҗетдинова яшәгән як тулысынча көлгә әйләнә, ә менә Рүзил Миассаров биләмәсе дигәненең түбәсен ялкын юк итәргә җитешә. Әле алай гынамы, түбәне сүндерәм дип сиптерелгән су түшәмнәрне, бүлмәләрдәге җиһазларны лычма су итә, хәттә идәннәргә диңгез кебек җәелә.
Кайгы-борчу, борынгылар кисәткәнчә, көтмәгәндә килә. Урамда инде кыш, ә алар тораксыз... Гүзәл апаны иренең бертуганы йортына сыенган диделәр. Рүзил исә янкорма итеп ясалган якта бер бүлмәдә яши әлегә. Хәер, яшәмичә кая барсын, көн күрергә кирәк. Бәлки аны җан асрый дип әйтсәң, дөресрәк булыр иде дә...
– Болай ЖКУда тракторчы булып эшлим, әлегә өйдә. Рәхмәт, ярдәм итеп торалар, әле авылдашлар хәер бирә, әле дуслар, танышлар дигәндәй... Әтидән калган йорт иде. Ул көнне сеңлем Гөлгенә белән Айнур кияү килгәннәр иде, Руслан абый, мин – бергәләшеп сөйләшеп утырабыз шулай, берзаман борынга төтен исе килеп бәрелде. Гүзәл апа ягыннан. Чыгып атылдык. Ни күрик, мунчасы белән йортының түбәсе дөрләп яна! Әй, кычкырабыз, ишеген кагабыз, дигәндәй, тизрәк сүндерергә тотындык. Йортны тыштан ялкын чорнап алган, Гүзәл апа үзе ишетми дә, белми дә. Көндезге сәгать икеләр тирәсе иде, намаз укыган бугай ул. Аннары безне ишетепме, ишекне ачып караган, тик анда ишектән чыгарлык түгел иде инде, ялкыны котырып кына китте. Янып үлә дигән җиреннән, без Гүзәл апаны тәрәзәдән чыгардык. Ут бер элгәч, сабыр итеп торамыни соң, дөрли-дөрли янды да янды. Янгын сүндерү хезмәтен 10 минутлап көткәнбездер, алар килгәч, ялкынны тиз бастылар анысы, – ди Рүзил.
Янгын вакытында утны да, газны да өзәләр, әлбәттә. Әмма кичкә таба ялгыйлар. Рүзил шулай итеп, үз өенең бер бүлмәсендә төн куна кала. Чарасызлыктан. Нигезен ташлап китәсе килмәгәнлектән.
– Гүзәл апаның мунчасыннан чыккан диләр утны, розеткадан. Шулай дип сөйләшәләр инде, төгәл генә белмим, чын дөресе ничектер. Сәбәбе түгел, хәзер нәтиҗәсе утка сала, ничек тә кышны чыгарга, йортны күтәрергә кирәк. Төзелеш материаллары да бик кыйммәт бит, – ди Рүзил.
Урамда салкын кыш. Ә Рүзилнең җанында икеләтә суыклык. Билгесезлек дигәне дә йөрәген тынычсызлый – ни булыр, ничек кичәр бу сынауны, дигәндәй. Йортын эшләтергә дә шактый гына сумма акча кирәк. Упкын ярында басып калган 36 яшьлек Рүзил Миассаровка ярдәм итәргә теләүчеләр, аның 89093143687 номерына беркетелгән Сбербанк картасына ярдәм күчерә ала.
Гүзәл апа Сираҗетдинова белән дә сөйләштек.
Ул күршеләре алдында үзен тулысынча гаепле саный. Шырпы тотып, махсус шулай эшләмәгән, Гүзәл апа үзе дә янгын корбаны, ләкин ялкын аның ягыннан күтәрелгәч, аңа бик авыр.
– Балаларым янына да китеп яши алыр идем, бик чакыралар да соң, күршеләремне калдырып китәсем килми. Алар өчен борчылам. Рүзил – акыллы егет, ярдәмчел. Гүзәл апа, әгәр дә хәлең авырайса, стенаны гына шакылдат, мин соң йокларга ятам, йокым да бик аз, ике дигәнче кереп җитәм, ди иде. Бик дус гомер иттек. Әле ярый аның өйдә чагы туры килде, алайса әллә кайларга акча эшләргә китеп бара. Әтисе үлеп киткәч, үзе генә калды шул менә, буйдак гомер кичерә, – ди Гүзәл апа.
Кайгы киләсен, сизендем, ди әңгәмәдәшем. Шушы хәл килеп чыгар алдыннан, 10 көнләп йоклый алмыйча аптырый.
– Күзгә юньләп йокы кермәде. Башымны мендәргә куям гына, имеш янгын чыккан да, шул сәбәпле урамда кычкырышкан, кешеләр акырышкан тавышлар ишеткән сыман булам. Торып карыйм – берәү дә юк. Урам тып-тыныч. Тәмам алҗыдым. Төнне йокламагач, бик авыр бит. Болай да авыруларым башымнан ашкан, дигәндәй. 7 декабрь көнне иртәдән котырып-котырып эшләргә тотындым. Башта пилмән ясап, катырырга куйдым. Аннары шкаф-шифоньерларны җыештырырга керештем. Кими торган искерәк киемнәрне ташларга әзерләдем, әйбәтрәкләрен ике пакетка тутырдым. Оныкларым күп минем, киемнәренең яңа килеш кечерәеп калганнары да шактый. Мин үзем коррекцион мәктәптә эшлим, шундагы балаларга алып барырмын дип хәзерләдем, ошатсалар киярләр, мәйтәм, ошатмасалар чүпрәккә тотарбыз. Аннары намаз укыганчы дип, көне дә яңгырлы торгач, канализация чокырын суыртырга уйладым. Удлинительләрне өр-яңаларны алып кайткан идем, шуларны суздым, тоташтырган башларым су үтмәслек итеп томалап та куйдым. Тәһарәт алгач, намазыма керешкәнче, моторның тавышын тыңлап килдем, җайлап кына эшләп калды, ят ис сизмәдем. 7 минут тирәседер икенде намазы укыдым. Берзаман колагыма ишетелә – кешеләр сөйләшкән кебек. Ишегалдында нидер дөпелдәде дә. Ишекне барып ачкан идем, ут көлтәсе өерелеп килеп кермәсенме! Йортымның бер өлеше инде янып ук беткән, ә миңа ис тә кермәде. Кая барырга, нишләргә дә белмисең икән андый чакта. Кухня почмагында торган сумкамны эләктердем дә, түр якка атылдым. Ышанасызмы, мин чабам, минем арттан ут йөгерә. Җитмәсә стеналардан гуашь аккан сыман пластик агып бара – әкияттәге кебек. Бөтен җир пластик белән тышланылган, матурлыгына кызыгабыз да, ул – бик яман нәрсә икән... – ди Гүзәл апа.
Рүзил дип кычкырган тавышын ишетеп, күршеләре аны тәрәзәдән тартып ала. 60 яшендә зур сынауга дучар ханым, моннан 5 ел элек, ирен җирләгән – Фидаил абый инсульттан китеп барган.
– Фидаил белән 20 яшендә кавыштык. Өйләнешкәч тә безгә шушы йортны бирделәр. Ул гомере буе “К-700” тракторында эшләде. Иремне җирләп, 1 ел да 8 ай үтүгә Илназ улым, рак авыруыннан үлде. Ашказанында яман шеш иде аның. Әле исән чагында ук Илназ мине Әлмәткә чакырып китерде. “Әни, бер үк төшне ике тапкыр күрдем инде, син авырыйсың икән, ашказаныңда яман шеш, дөрес хәл, төшемдә әйттеләр”, – дип ай-ваема да карамыйча, мине хастаханәгә алып барды. Бер җирем дә авыртмый, дип тә әйтеп карадым, тыңлап та тормады. Улым әйткән сүз дөрескә килде. Илназ исән чагында ашказаныма 2 операция ясаттым. Шул арада үзе дә чирләгән,белмәдек. 31 яшендә кара җир куенына салдым баламны. Илназны озаткач, өченче мәртәбә пычак астына барып яттым. Фидаил белән 3 бала үстердек. Бертуган сеңлем 30 яшендә үпкә рагыннан үлеп киткәч, кызы Регинаны да без тәрбияләп үстердек. Шөкер, исән балаларым әйбәт тормышларда яшиләр, мине дә үзләре янына бик чакыралар. Әлмәттә бер еллап яшәдем мин авырган елларымда, ләкин авылымны яратам. Күршеләремне нинди йөрәк белән ташлап китим ди? Йортымны да бик ярата идем, өйдән чыгып киткәндә, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын дип, җиһазларны барып сыйпый идем. Артык яраттым бугай өемне, артык яраттым... – ди Гүзәл апа.
Ярдәм иткән авылдашларына, туганнарына, кода-кодагыйларына рәхмәте зур аның. Әгәр дә, хөрмәтле укучылар, ярдәм итәргә теләсәгез, Гүзәл апаның 89377720791 телефонына беркетелгән Сбербанка картасына ярдәм җибәрә аласыз.
Комментарийлар