16+

«Ярый әле ут төнлә чыкмаган»

Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Әнвәрша һәм Фәридә Басыйровлар шулай ди.

«Ярый әле ут төнлә чыкмаган»

Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Әнвәрша һәм Фәридә Басыйровлар шулай ди.

27 июль көнне аларның йорты ут-күз корбаны була. 

– Әни лаеклы ялга чыккан уңайдан Корьән ашы үткәрдек, – дип сүзен башлады бәлага тарыган Басыйровларның кызлары Гөлүсә Сөләйманова – Туган-тумача, күрше - тирә җыелган иде. Кунакларны озатканнан соң, аш-су бүлмәсендә савыт-саба юдым, өйләрне җыештырдым. Ирем каенанамны күрше Тәтеш районы Олы Тархан авылына илтә китте. Аннан кайтты да, чәй эчәргә утырды. Биш минут үткәндерме, күршедәге дустына кереп киткән кызым капкадан керә алмыйм дип әбисен чакырды. Әнием урамга чыкса, шул вакытта йорт түбәсенең дөрләп януын күреп алган. Баштан әтием мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышты. Ләкин берүзең генә җиңә аласың димени ул ялкын телләрен.

Янгын электр үткәргечләренең төзек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлыйлар. Барлык мал-туарны сарайдан чыгарырга өлгерәләр. 

– Иң мөһиме – үзебез исән, дип тынычланабыз. Янгын төнлә чыккан булса, нишләгән булыр идек. Бөтен документны кочакладык да йөгереп чыктык. Никтер район үзәгендәге янгын сүндерү частенә озак кына чыга алмадык. Ахыр чиктә күрше Чувашия коткару бүлеге аша гына элемтәгә керә алдык, – ди Гөлүсә. 
 
Бәхеткә, ул көнне җилле булмый. Җил булса, күршеләргә күчү куркынычы бермә-бер артыр иде.

Йортны иминиятләштергән булганнар. Иминиятләштерүчеләр килеп караган. Инде хәзер Казандагы төп офистан киләчәкләр, шуннан соң түләүнең күләме билгеләнәчәк.
Хәзерге вакытта гаилә туганнары йортында урнашкан. Анда яшәгән абыйлары вафатыннан соң, йорт буш калган, кызы ялларда гына кайтып йөри икән. Уңайлыклар булмаса да, күнегәбез, ди әңгәмәдәшем. 

– Йортыбызда бөтен уңайлыклар бар иде, мунча өйгә терәлеп төзелгән. Өй эчен дә яңартып кына тордык, өр-яңа җиһазлар. Янгыннан соң әти-әнине Казанга күченеп китәргә үгетләдем. Ишетергә дә теләмиләр. Үз нигезләреннән китәселәре килми. Яңа йорт саласы булыр. Әле ир-атлар йорт тирәсен чистарта, – дип уртаклашты Гөлүсә.

Басыйровлар гаиләсенә ярдәм күрсәтү өчен картага беркетелгән телефон номеры: 89274707471  (Сбербанк, Гелюся Анвершеевна исемендә). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

9

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading