16+

Яуды гына түгел, коепмы койды

«Татлы йокылар йокладым сабый чакларда гына» дигән җыр сүзләрен әзрәк үз җаебызга әйләндереп җибәрдек әле: «Татлы йокылар йокладык бүгенге төнлә генә».

Яуды гына түгел, коепмы койды

«Татлы йокылар йокладым сабый чакларда гына» дигән җыр сүзләрен әзрәк үз җаебызга әйләндереп җибәрдек әле: «Татлы йокылар йокладык бүгенге төнлә генә».

Менә соңгы 43 көндә беренче тапкыр. Килде, безгә дә килеп җитте ул күкләр бүләге, кибеп-яргаланып-корып беткән җир-Әнкәнең теләге. 
Ничә көн баш өстендә болыт булып куерып, инде ява, инде ява дигәндә бүтән тарафка юл алган болытлар бу юлы безнең авыл өстендә тукталдылар.

Булды, яшене дә булды, чытыртатып та алды, күге дә күкрәде, яңгыры да яуды. Яуды гына түгел, коепмы койды. Кышның бер бураны яңгыр булып туган җиргә әйләнеп кайтты. Алайса инде күңелне курку баскан иде, әбиләр әйтмешли, кругум ява бит, әйләнеп йөреп ява, без уртада калабыз, коп-коры булып.
Әллә күкләр картасыннан безнең авыл төшеп калдымы икән дигән уйлар да килә башлаган иде инде башларга, төнлә сулар җыеп, керләр юып йөргән чакларда. Җир картасы булган кебек, күкләр картасы да бардыр инде ул.

Юк икән, Аллаһка шөкер, күкләр картасында үз урыныбыз, күкләр сые яңгырдан үз өлешебез бар икән безнең дә. Җирнең битен генә юып түгел, җирне тәмам туендырып-коендырып, җилләмичә-дуламыйча коеп үтте бу яңгыр.

Бу инде сиңа кемдер шлангысын көн-төн буразна арасына салып су агызып, ә кемдер чәй эчәрлек бер чәйнек суга тилмереп утырган торбадан килгән су түгел. Бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән күкләрдән килгән бүләк, бөтен кешегә, тереклеккә, суга чумган бәрәңге буразнасына да, юл читендә корып-кибеп утырган кыргый чәчәккә дә тигез итеп бүленгән сый-нигъмәт.

Яңгыр болытлары, менә шулай бик каты сагындырып саргайтмыйча гына тагын кунак булып килгәләп йөрегез инде безнең авыл тарафына да.
Корылыклар артыкка китсә, авыл ике лагерьга бүленә дә куя бит алайса.
Инде болай да бетеп бара торган авыл бит ул.

Авылдаш шагыйрәбез Рифә әйтмешли, ялгыз әбиләргә һич иренмичә, авырсынмыйча чишмә суы алып кайтып биргән буынның күбесе үзе кеше ярдәменә калып бара, күпләре инде бакыйлык тарафына юл ала.

Ә бүгенгесенең нинди икәнен менә шушы озак вакытка сузылган корылык әйтеп бирә инде. Бөтен нәрсәнең бәясе авыр чакта беленә шул ул. Һәр заманның булган төрле бәндәсе. Булган бер телем алабута ипиен күршесе белән бүлешкәне, булган кортлап беткән онын печән өстендә колхозга тапшырып, урак вакытында аның урынына яңа суктырган ашлык алып бурасына салып куючылары да. Нишләсен, колхозның яңа икмәккә кадәр чыгар-чыгышы юк, борынгылар әйтмешли, иске беткән, яңа җитмәгән чак. Ә менә печән җитешкән, аны чабып-киптереп алырга кирәк.

Бөтен авыл белән бер булып, шунда болында ук зур казаннар асып аш пешереп. Киләсе ашлыктан түләнәсе кортлы оннан умач уып.
Без бит шуның бөтенесен әниләр-әбиләр авызыннан ишетеп үскән, сугыш артыннан туган буын. Ие шул, бурасында кортласа кортлаган ул он, тик ачлыктан тилмергән ике-өч балалы тол күрше хатынына бер уч оннан өлеш чыкмаган.

Һе, сүз башым бит... юк, Шүрәле түгел, бөтен дөньяны суга туендырып яуган кичәге яңгыр сөенече турында гына иде.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading