Берникадәр вакыттан соң, билгеләнгән көнгә Рәмзия апа белән кич утырырга, дип сөйләштек. Гадәти очрашуга да бәйрәмгә барган кебек, матур итеп киенеп, энҗе-мәрҗәннәрен тагып, әзерләнеп куйган иде ул.
Хәкимуллина Рәмзия Хикмәт кызы белән әкрен генә гомер йомгакларын сүтәбез. Адәм баласы дөньяга үз бәхете белән генә түгел, үз бәхетсезлеге белән дә туа икән. 1968 нче елда Теләче районы Олы Нырсы авылында дөньяга килгән Рәмзия ханым да искәрмә түгел. Әти-әнисе вафатыннан соң ятим калып, гомеренең утыз өч елын картлар йортында үткәрергә мәҗбүр булса да, үзен бәхетсез, дип санамый ул. Тумыштан килгән гариплеген дә язмышының бер сынавы итеп кабул иткән.
-Башым эшләп, үз-үземне йөртә алганда, мин үземне бәхетсез кешегә санамыйм. Яшәгән җирем җылы, рәхәт, - ди Рәмзия ханым үзе бу хакта.
Әнисе Рәисә белән әтисе Хикмәтнең көтеп алган бердәнбер кызлары була Рәмзия. Соңарып, кырык биш яшьтә генә дөньяга килгән бала булгангамы, башка сәбәпләр аркасындамы, тумыштан аяклары гарип була аның. Тик бу аңа яшьтәшләреннән калышыр өчен сәбәп булмый. Бала чакта карда ауный-ауный, караңгы төшкәнче чана шууларын, башлангыч сыйныфта укып йөргән чакларын якты бер истәлек итеп, күңел түрендә саклый Рәмзия ханым. Ул да булмый, “Үкенеч булып, чынга ашмаган бер балачак хыялым калды. Гомерем буе чаңгы шуарга кызыктым”, - дип көрсенеп куя, аякларының тезләренә кагылып.
Унтугыз яшендә әтисез, егерме өч яшендә әнисез кала Рәмзия ханым. Туганнарына да йөк булырга теләми: үзен картлар йортына тапшырырга куша. Егерме өч яшьлек Рәмзиянең шул көннән башлана да инде мөһәҗирлек тормышы. Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан картлар йортында унбиш ел гомерен үткәрә ул. Аннан килеп, Саба районы Лесхоз совхозындагы картлар йортында бер ел яшәп ала. Соңыннан Балык Бистәсе районы Күки авылында урнашкан картлар йортында тагын бер ел гомере үтә Рәмзия ханымның. Әлеге картлар йорты ябылгач, шул авылдагы Нәкыя исемле ялгыз карчык тәрбиягә ала аны. Тәрбиягә ала, дип әйтү, бәлки, дөреслеккә бик үк туры да килеп бетми торгандыр. Бер-берсенә иптәш булып, унбер ел яши алар. Корноухово картлар йортына килгәненә дә алтынчы елы киткән икән инде.
Комментарийлар