Бүген илдә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Исегездә булса, 2018 елның маенда Россия Президентының «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең халыкчан максатлары һәм бурычлары турында»гы Указы чыкты.
Барысы 12 юнәлештә эшләячәк проектлар үз эченә бик зур бурычларны ала, алар арасында демография, сәламәтлек, мәгариф, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлек, кече һәм урта эшмәкәрлек, имин һәм сыйфатлы юллар, торак һәм уңайлы шәһәр мохите һәм башка мәсьәләләр бар. Бу проектларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елга республикада 19,4 млрд сум акча тоту каралган. Шуның 14,9 млрды – федераль бюджеттан.
Социаль һәм икътисади әһәмияткә ия проектларның берсе булган «Фермерларга ярдәм системасын төзү һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты алдында зур бурычлар тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфыйков хәбәр итүенчә, проект дүрт чарадан тора: крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм фермер хуҗалыкларын төзергә алынучылар өчен булган «Агростартап» проектларына грант ярдәме, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын (СПоК) үстерүгә субсидияләр бирү, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәгенең эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүгә, фермерларга ярдәм итүгә субсидияләр бирү. Федераль проект буенча кече хуҗалыклардан алына торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру, өстәмә эш урыннары булдыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына күбрәк кешеләр җәлеп итү планлаштырыла.
Бүгенге көндә республикада 260 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, Узган елны 64 кооператив барлыкка килгән, бу елның беренче кварталында тагын 20 кооператив төзелгән.
2015 елдан башлап 33 кооператив грант алган, узган елдан башлап республика бюджетыннан яңа эш башлаучы кооперативларга да грантлар бүленә башлаган.
«2024 елга кадәр «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проектының максаты – авылларда кооперацияне үстерүгә булышлык күрсәтү. Илкүләм проект кысаларында фермерларга грант ярдәме күрсәтү дә каралган. Бу агростартаплар дип атала. Биредә ике төр ярдәм карала – 3 млн һәм 4 млн сум күләмендә. Шулай ук кооперативларны үстерү өчен 30 млн сумга кадәр субсидияләр бирү, терлекләр һәм техника сатып алуга чыгымнарның 50 процентын каплау кебек ярдәм чаралары да карала.
Сүз уңаеннан: Татарстан фермерларына барлыгы 350 млн сумлык грант биреләчәк. Фермерларга мондый дәүләт ярдәме «2017-2020 елларга Татарстанда КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасы нигезендә күрсәтелә. Грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләр 350 млн сумлык грант алачак. Әлеге суммадан 143 млн сум республика һәм 203 млн сум, ягъни 58 проценты федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Конкурста катнашуга 62 крестьян (фермер) хуҗалыгы кертелгән, республиканың 20 муниципаль районыннан 30 фермер грантка ия булган. Конкурста җиңгән КФХга грант күләме 2 млн 550 мең сумнан 28 млн 800 мең сумга кадәр тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».
Акчалар, аерым алганда, 1170 сыерга исәпләнгән 11 сөт фермасы, 6сы – 800 баш мөгезле эре терлек симертү буенча, 1 млн 353 мең – кош-корт өчен 9 кошчылык фермасы, 500 башка исәпләнгән бер кәҗә фермасы, 2460 башка ике сарык фермасы һәм бер елга 15 тонна балык үрчетү фермасы төзүгә һәм җиһазландыруга юнәлдерелә.
Грантлар хисабына 23 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә 1283 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 547 тана), 2110 сарык сатып алыначак. Моннан тыш, әлеге проектларны гамәлгә ашыру фермер хуҗалыкларында кимендә 153 даими эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлфия Хәлиуллина фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар