16+

Илсур Метшин «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясенә кушылды

Казан Мэры Илсур Метшин «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясенә кушылды. Ул Александр Пушкинның зур төсле буяулар белән бизәлгән китабы турында хыялланган 7 яшьлек Ранель Сабировның теләген тормышка ашырачак. Балаларның видео-открыткалары урнаштырылган шарлар белән бизәлгән чыршы Казан Ратушасына куелган.

Илсур Метшин «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясенә кушылды

Казан Мэры Илсур Метшин «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясенә кушылды. Ул Александр Пушкинның зур төсле буяулар белән бизәлгән китабы турында хыялланган 7 яшьлек Ранель Сабировның теләген тормышка ашырачак. Балаларның видео-открыткалары урнаштырылган шарлар белән бизәлгән чыршы Казан Ратушасына куелган.

Балаларның яңа ел теләкләрен шулай ук шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм депутатлары да үтәячәк, акциягә шәһәрлеләр дә кушыла ала.

Ратушаның икенче катында урнаштырылган чыршы балаларның видеоюлламасына күчерүче QR-кодлы шарлар белән бизәлгән. Акциягә кушылырга теләүчеләр аны сканерлап, үзләренең «Кыш Бабай биремен» алдылар.

Илсур Метшин 7 яшьлек Ранель Сабировның видео-открыткасына күчерүче шарны сайлады. «Кадерле Кыш Бабай, минем исемем Ранель. Мин беренче сыйныфта белем алам. Мәктәптә бишле һәм дүртле билгеләренә генә укыйм һәм шуңа күрә синнән бүләккә Александр Сергеевич Пушкинның зур китабын сорыйм», – ди малай. Казан Мэрына нәкъ менә шушы теләкне тормышка ашырырга туры киләчәк. 

«Һичшиксез, яшь дустыбызның теләген тормышка ашырачакбыз, һәм Яңа елда, Казанның калган йөз меңләгән баласының да теләкләре чынга ашсын. Иң мөһиме, Яңа елда иң изге теләкләр генә юлдаш булсын: ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, җан тынычлыгы», – диде Илсур Метшин.

«Кыш Бабайга хат» акциясе Казанда 10-нчы тапкыр уздырыла. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган балалар; социаль куркыныч хәлдә калган балалар; сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге даими рәвештә социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр үз яңа ел теләкләрен махсус чыршыларны бизәү өчен открыткаларга язалар. Теләге булган һәркем карточкаларның берсен сайлый һәм баланың хыялын тормышка ашыра ала.

Юбилей акциясе киңәйтелгән форматта уздырыла. Открытканы шәхсән барып сайлап алмыйча, акциянең Instagram битендә онлайн рәвештә дә сайлап алырга була. Биредә Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең теләкләре урнаштырылган.

Балалар теләкләре урнаштырылган шарлар һәм открыткалар белән бизәлгән яңа ел чыршылары шулай ук район администрацияләре биналарында, «Ак Барс»ның үз бозында узган матч көннәрендә «Татнефть Арена»да урнаштырылган. Казан Башкарма комитетында бүген элек Ратушада торган чыршыны урнаштырачаклар.

Казан Башкарма комитетындагы чыршыны «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең открыткалары бизәячәк, боз спорт сарае холлында «Ак Барс» хоккей клубының үз бозында узган матчлары вакытында «Трамплин» хәйрия фонды карамагындагыларның, район администрацияләрендә алар территориясендә яшәүче ташламалы категориядән булган балаларның теләкләре язылган чыршы куелачак.

Акция 28-нче декабрьдә тәмамланачак. Аны үткәрү чорында 4 млн. сумнан артык суммага 1500-дән артык бала бүләкләр алды.

Чыганак

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading