"Ходай Тәгалә кешелеккә җибәргән әйбер дип исәплим мин коронавирусны. Авыру бер урынга гына түгел, ә дөньядагы барлык илләргә килеп төште. Акчаны, матди байлыкны беренче планга куяга керештек, ә намус һәм әхлакны оныта башладык. Ходайның безгә сынавы ул коронавирус, - дип Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда.
Матур гадәт буенча, Казан мэры Илсур Метшин Татарстан һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, узып баручы 2021 елга йомгак ясады.
Рәхмәт сүзе
- Вакыт куркыныч рәвештә тиз уза, әле кичә генә кебек, ә инде ел тәмамланып утыра, - дип, көрсенеп башлады сүзен Илсур Метшин. - Ел коронавирус пандемиясе шартларында башланса да, бер генә социаль программа да туктатылмады. Ярдәмнәре өчен Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә, шулай ук тырыш хезмәтләре өчен казанлыларга, кече һәм урта бизнеска, җәмәгать транспорты тармагында эшләүчеләргә зур рәхмәт! Табибларга аеруча рәхмәт, алар чын мәгънәсендә фидакарьлек күрсәтә.
Төзибез һәм төзекләндерәбез
Казанда узган җәйдә 100 чакрым юл норматив таләпләр дәрәҗәсенә җиткерелгән. Шәһәр эчендәге һәм бистәләрдәге 167 урам юлы төзекләндерелгән. 2 мәктәп һәм 8 балалар бакчасы сафка бастырылган. Метроның икенче линиясендә эшләр бара.
- ”Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Казанның Зур боҗра юлы, Вознесение тракты, Горький шоссесына янәшә юл төзелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә 400 дән артык ишегалды, капиталь ремонт программасы буенча 300 йорт төзекләндерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны беренчел сыйфатта кайгыртып тора. Андый дәрәҗәдәге кайгыртучанлык Россиянең бер генә төбәгендә дә юк.
Казан аварияле тораклардан арыначак
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 23 декабрьдә үткәрелгән матбугат конференциясендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү буенча программаның дәвам иттереләчәген әйтте. Илсур Рәисович, сез бу хәбәрне нинди хисләр белән кабул иттегез? - дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Ихластан шатланып кабул иттем. Казан кебек борынгы шәһәрләр өчен авария хәлендәге йортлар гадәти күренеш ул. Тузган торакларны бетерү буенча беренче программа вакытында 37 мең гаилә яңа фатирларга күченде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә соңгы вакытта аварияле йортлардан 733 кеше яңа фатирлы булды. Бу проблеманы федераль программадан башка хәл итеп булмас иде. Россия Президенты Владимир Путинның Юлламаларын да, матбугат конференцияләрен дә игътибар белән тыңлыйм. Президентның авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы дәвам итәчәк, дигән сүзләрен, әйтәм бит, шатланып кабул иттем. Эш алып барыла, Казанда “аварияле торак” төшенчәсе тарихта калачак, - дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.
Студентлар “канны яңарта”
- Казан - ВУЗлар һәм студентлар шәһәре. Казанда мэр булып эшли башлагач, халыкара белгечләрдән шәһәрне үстерү буенча киңәш сораган идем. Алар югары уку йортларына игътибар бирергә киңәш итте. Фикерләремне туплап һәм язып, Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттем. Минтимер Шәрипович мин язганнарны җентекләп укып чыккан, уйланган, “төне буе укыдым”, диде. Минтимер Шәймиев минем ВУЗлар реформасы һәм студентлар җәлеп итү турындагы башлангычымны хуплады. Россиядә һәм дөньяда Казанның югары уку йортлары дәрәҗәлеләр исемлегендә хәзер. Казанда 92 илдән студентлар белем ала, барлык студентларның 33 проценты чит илләрдән, бу күрсәткеч 3 процент кына иде. Башка төбәкләрдән һәм илләрдән килеп, белем алып, монда гаилә корып яшәп калган белгечләр алар фәндә, мәгарифтә һәм шәһәр икътисадында “канны яңарта”, яңарышка этәрә, - диде мэр.
Коронавирус
- Ходай Тәгалә кешелеккә җибәргән әйбер дип исәплим мин коронавирусны. Авыру бер урынга гына түгел, ә дөньядагы барлык илләргә килеп төште. Акчаны, матди байлыкны беренче планга куяга керештек, ә намус һәм әхлакны оныта башладык. Ходайның безгә сынавы ул коронавирус. Матурлыкка омтылып, саулыкта яшәргә язсын! - дип теләде Илсур Метшин.
Малайга булышмыйм, үзе эшләсен
- Минем хәзер 3 балам ипотека кредиты түли. Эшлиләр бит, шулай булгач үзләре түләсеннәр. Мин дә эшләп һәм түләп алдым фатирны. Улым көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы зонасында җир кишәрлеге сатып алып, йорт төзи. Койма тоту белән мәшгуль. Казанда чүпләрне термик эшкәртү заводы төзелеше бара, малайның йорты да шул зонада булачак, - диде мэр, журналистларның кызыксынып биргән соравына җавабында.
Мәктәпләр иминлеге
Мәгариф темасына сүз кузгалганда, мэр Илсур Метшин 2022 елда Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иминлекне тәэмин итү чараларына 1 миллиард 700 миллион сум акча тотылачагын әйтте.
- Биек коймалар, видеокамералар иминлекне тулысынча сакламас барыбер дә. Иминлек мәсьәләсен хәл итүдә тирәнтен уйланылган федераль закон кирәк, дип уйлыйм, - диде Илсур Метшин.
Метшиннар гаиләсендә Яңа ел
“Яңа елны ничек каршылыйсыз?” дигән сорау да бирелде мэр Илсур Метшинга.
- Олыгайгач, бала чактагы кебек хис була алмый инде ул. Әни сатып алып кайткан мандаринның, хәтта исе дә кадерле күчтәнәч иде. Бүген мандарин ел әйләнәсендә барлык кибетләрдә сатыла. Яңа елны гаилә белән каршылыйбыз. Хатыным барыбызга да Кыш бабай бүләкләре әзерли, ләкин миңа гына нигәдер, ел саен “пижама” эләгә, - дип, елмаеп җавап кайтарды Метшин.
Һәм җитди төстә дәвам итеп: "Яңа ел төнендә дә шәһәр хуҗалыгы уйдан чыкмый. Электр, җылылык һәм су челтәрләрендә авария чыга күрмәсен, дип борчыласың. Яңа елда кешеләргә саулык-сәламәтлек, уңышлы эшләр телим!” - дигән теләкләрен җиткерде.
Фото: kzn.ru
Комментарийлар