16+

«Имәннән ясалган тәлинкәләр тупланмасы өч мең ярым йөри»

Нияз абый Карелиянең урманнарына гашыйк. Хәрби хезмәткә кадәр урманчы булып эшләгән дәверендә ерак Карелиянең күлләре дә гашыйк итә аны.

«Имәннән ясалган тәлинкәләр тупланмасы өч мең ярым йөри»

Нияз абый Карелиянең урманнарына гашыйк. Хәрби хезмәткә кадәр урманчы булып эшләгән дәверендә ерак Карелиянең күлләре дә гашыйк итә аны.

Матур да бит торган җир, ләкин сагындырды туган җир ди, үзе. 

Юл биштәрен аскан егет ул чакны газиз әнисе көткән нигезгә – Биектау районының Каракүл авылына кайтып керә. Әнисе дә, 4 бертуганы да укытучылар. Династияне дәвам итәсе юлыннан читкә тайпылып, авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә омтылган егетне ул чакны нибары бер балл сыната, менә шул гарьлектән урманчылар техникумын тәмамлый ул. Карелиягә барып чыгуына юллама сәбәпче. Аннан хәрби хезмәт. Кайткач, Казан дәүләт университетының югары математика бүлегенә укырга керә. Ә бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчә дә, заводта эшли башлый. Менә шул елларда гомерлек юлдашы Рәхилә апаны очрата ул.

– Абыем Түбән Яке мәктәбендә директор булып эшләде, кунакка кайткалый идем. Рәхилә каршы йортта гына фатирда тора иде, абыйларга кереп йөри. Акыллы, тыйнак, чибәр үзе! Бер күрүгә яраттым. Тумышы белән Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы кызы ул, укытучы. Очрашып йөрдек тә өйләнешеп тә куйдык. Бер ел аерым тордык әле, ул авылда эшләде, мин шәһәрдә, ялларда гына күрешә идек. Казанга төпләник дисәк тә, кем көтеп тора әле, яшәргә урын кирәк. Авылдагы укытучы абый Суыксу мәктәбендә эш бар дигәч, шунда кайтып киттек. Мин – математик, Рәхилә апагыз география, биологиядән укытты.  Ике балабыз тугач, йортыбызны алдылар, кеше сараена күчендек. Ул елларны искә төшерсәң... – ди Нияз абый.

Тормыш сынамыйча калмый. Ярык тагарак янында калган гаиләне Олы Битаман урта мәктәбенә чакыралар. Биредә дә бәхет ишелеп каршы алмый әле, аякка басканчы шактый чиләнәләр.

– Бурычка батып, үстерергә бер бозау алабыз да, аны ярты ел түлибез. Монда кайткач өченче балабыз да туды. Гаиләне ашатырга кирәк. Йорт-җирне дә күтәрәсе. Элек бит тәрәзәләр дә ике катлы иде, осталарга сүз кушар идең, өйдә акча юк. Тәвәкәлләп, тәрәзә рамнарын үзем ясадым. Авыл халкының исе китте, бер-бер артлы гозер белән килә башладылар. Олы Битаман мәктәбендә физикадан укыттым, кышларын вакыт юк иде, ә җәйләрен гел агач эшендә идем, ике ел дигәндә бурычларны каплап бетердек, – ди Нияз абый. 

Кесә ягы әзрәк сулыш алгач, киләчәкне күзаллапмы, Нияз абый эш кораллары җыярга керешә.

– Их, бу Ниязны Казанга кесә тулы акча белән чыгарып җибәрәсе иде, дип гел кызыга идем. Килде ул көннәр дә, тормышларга күз генә тимәсен. 58 ел бергә гомер итәбез, бүгенге көнебезгә бик шөкер, – ди Рәхилә апа. 

Рәхилә апа белән Нияз абый Маликовлар гаиләсе чын-чынлап тормыш гамьнәренә күмелеп яши. Рәхилә апа шигырьләр яза, ә Нияз абый төп нигездә калган Илдар улы белән әлегәчә остаханәсендә кайнаша. 

– Илдарның кулы минекенә караганда да остарак. Мәктәптә эшләгәндә хезмәт дәресләре дә өстәлгәч, мәктәпкә тәрәзә рамнары да, шкаф, урындыклар да күп ясадым. Өйдәге өстәл, урындыклар да безнең кулдан төшкән, – ди Нияз абый. 

Имәннең бер кубометрды 135 сум тора икән. Кыйммәткә төшсә дә, ныклыгына кызыгып, өстәлгә заказ бирүчеләр шактый, ди. Имәннән әле тагын тәлинкә ише савыт-сабалар, ризык турар өчен такталар, чикләвек салып куярга матур савытларны Илдар ясый икән. Ә менә урындыклар Нияз абый өстендә. 

– Ел да Сабантуй бүләге итеп пар урындыклар эшлим. 83 яшемә җиттем инде, күзләремнең күрү сәләте дә икенчеләнде, күңел генә яшьләрчә. Урындыкларны нараттан ясыйм. Бәясе кыйммәт түгел, бер мең тирәсе генә. Имәннән ясалган тәлинкәләр тупланмасы өч мең ярым йөри. Халык кыйммәт ди инде, имәнне урманга барып үзебез кисеп, эшкәртсәк икән. Илдар аны Казан базарыннан барып ала. Ә анда Венгриядән кайта. Берничә ай киптерәбез. Останың хезмәте дә бәяләнергә тиеш бит инде, – ди Нияз абый. 

Остаханә тулы заманча эш җиһазлары. Кайберләрен Нияз абый  заманында кредитка алган. Бүген дә ишләре тулыланып тора. Биредә онытылып китеп, үз дөньясында матурлык тудырган ике остага кул алмаш үсеп килә.

Бабайсыннан инде күп серләрне откан. Димәк, Маликовлар гаиләсенең агач эшләнмәләр ясау шөгыле киләчәккә саллы бизнеска әйләнергә ышанычлы өмет бар. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булганнан барда була, узе укытучы, узе оста

    Мөһим

    loading