Казанның “УНИКС” залында Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Имин интернет лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулина студентлар белән очрашты. Екатерина дебатларда да катнашты, свиданиегә һәм аерым интервьюга чакыру да ишетте.
Скопировать ссылку
Казанның “УНИКС” залында Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Имин интернет лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулина студентлар белән очрашты. Екатерина дебатларда да катнашты, свиданиегә һәм аерым интервьюга чакыру да ишетте.
Очрашу турында сөйләгәнче Екатерина Мизулина җитәкләгән оешманың нәрсә белән шөгыльләнгәнен ачыклыйк. “Имин интернет лигасы” 2011 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты ярдәме белән оештырыла. Оешманың төп максаты – ил территориясендә куркынычсыз интернет киңлеге булдыру. “Имин интернет лигасы” – интернетта канунны бозучы мәгълүмат таратуны тыю, мәктәпләргә методик ярдәм күрсәтү, акция һәм бәйгеләр уздыру, интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әсбаплар, закон чыгару инициативалары әзерләү һәм башкалар белән шөгыльләнә.
“Мәгълүмати сугыш МХОга кадәр ким дигәндә 5 ел элек башланды” Җәмәгать эшлеклесе белән очрашу өчен чират урамнан ук башланды. “УНИКС” залына исә, очрашуга алданрак килгән студентлар гына керә алды. Мондый шау-шу Мизулинаның яшь аудитория арасында популярлыгын исбатлый. Екатеринаны алкышларга күмеп, шоу-бизнес йолдызларыннан да ким итмичә каршы алдылар.
Екатерина Мизулина чыгышын сәхнәдәге утларның яктылыгын арттырырга сорап башлады. Бу сүзләрен,ул залда утыручыларны күрү теләге белән аңлатты. Вакытны әрәм итмәс өчен, башкалабыз кунагы аудиториягә җиткерергә теләгән фикерен әйтте. – Без барыбыз да мәгълүмати сугыш заманында яшибез. Тик күпләр бу сүзләрнең нәрсә икәнен аңламый. Мәгълүмати сугыш МХОга кадәр ким дигәндә 5 ел элек башланды. Махсус җиһазлар тупланды, безнең илгә, гражданнарга каршы эш башкаручы белгечләр әзерләнде. Мошенниклар шалтыратулары, шикле сылтамалар – мәгълүмати сугышның билгесе. Бу хәл белән очрашкан кешеләр аның сәбәбе турында кайчак уйланмый. Ә сәбәп – зур комерция компанияләренең мәгълүмат базаларын рәттән чыгару. Илдә иң тотрыклы мәгълүмат базасы – Госуслуги порталы. Россия озак еллар ачык дәүләт форматында яшәде. Дәүләт компанияләрдән, оешмаларыннан мәгълүматны ачык порталларга урнаштыруны таләп итте, нәтиҗәдә күп кенә мөһим объектлар турында мәгълүмат дошманнар кулына эләкте. Бу проблемалардан кала, яшьләрне диверсиягә җәлеп итү кебек җинаять эшләре дә бар. Беренче чиратта, тимер юлларда тәртип бозулар һәм хәрби комиссариатларны яндыру. Узган ел гына да мондый гамәлләр башкарган яшьләргә карата 300дән артык җинаять эше кузгатылган, - дип белдерде Екатерина Мизулина.
Аның сүзләренчә, яшьләрне социаль челтәрләргә куйган шәхси мәгълүмат белән янап диверсиягә этәрәләр. Нәтиҗәдә, провокатор җәзасыз (чөнки Россия территориясеннән еракта эш итә) кала, ә бу эшне башкарган егет-кызлар җаваплылыкка тартылалар. Сүз уңаеннан, диверсия буенча җинаять эше 10-20 елга иректән мәхрүм итү белән җәзалана (УК РФ 281 маддә). Шуңа күрә Екатерина Мизулина, яшьләргә Интернетка куйган мәгълүмат белән сак эш итәргә киңәш итте.
“Ялган мәгълүмат тарату буенча төрле илләрдән 12 меңнән артык белгеч эшли”, - дип белдерде Мизулина. Фейклар таратучылар рәтендә кайбер блогерлар, артистлар, җәмәгать фикере лидерлары булуын да искәртик. Кызганыч, Казандагы очрашу тәмамланганнан соң да, социаль челтәрләрдә дөрес түгел мәгълүмат тарала башлады. Спикер әйткән сүзләргә исбатланды, дисәң дә була. Екатерина чыгышы 15 минуттан артты. Калган 1 сәгать 20 минут вакыт студентлардан сорауларга җавапка бирелде.
Комментарийлар