Илнур Эльмира өчен эне генә түгел шул, юкка гына алтынчы зур баласы димиләр инде аны һәм монда хаклык зур. Балачактан бал тәме килеп тора, ул иң рәхәт чак дисәләр дә, гел алай булмый. Әти-әнине сайлап алмыйлар бит. Казанда туалар алар икесе дә, шәһәр балалары. Әтиләре Фәрит гаиләсен ташлап китеп, әниләре авырый башлаганда Эльмирага 13, ә энесенә 12 яшь кенә була. “Ир бирмәк - җан бирмәк” - дип юкка гына әйтмиләр инде, әтиләре капканы ябу белән әниләре Румия урын өстенә егыла һәм өч ай тора алмый. Әниләре эшли алмый, ә балаларның әле яше җитмәгән гаилә бер тиенсез кала. Әтиләре бирми, бирү турында уйламый да. Түзәр хәлләре каламагач, бераз булса да мәрхәмәтен өмет итеп, янына баралар балалар. “Теләнчеләр килеп басканнар”, - дип мыскыл итеп куып җибәрә ата кеше. Күз яшьләрен бер берсенә күрсәтмәскә тырышсалар да, бик нык рәнҗеп кайтып китә балалар. Монысы чәчәге генә булган икән әле. Ә көннәрдән бер көнне әтиләре фатирларын сатып, урамда калдыра үзләрен. Нишләсеннәр инде, язмышларына риза булып, әниләренең туган авылы Апас районы Чүри Бураш авылына кайтып егылалар, мәктәпне дә шунда әби-бабай янында тәмамлыйлар. Әниләре башына төшкән кайгысын онытыр өчен шешәгә үрелә. Сәламәтлеге турында да, балалары хакында да уйлап карамый. Шул борчулары, дөрес яшәмәве аны бик иртә 49 яшендә үк гүргә кертә. Әтиләре заманында бик гайрәтләнеп, үзен дөнья кендеге итеп тойса да, әҗәл аңа да чик куя. 66 яшендә ул да вафат була. Балачаклары бик авыр үтсә дә, күз яшьләрен күп түксәләр дә: “Без аны гафу иттек инде, Ходай кичерсен,” - ди Эльмира, моңсу елмаеп.
Менә шулай барлык авырлыкларны да шатлыкларны да бергә кичергән бердәнбер туганы ул аның. Хәтта кияүгә чыгып, Казанга килгәч тә үзе белән алган, калдырмаган аны Эльмира. Ана сүзе һәрчак диярлек баш хәрефтән языла. Баш хәрефтән язарлык Апалар да була икән бит! Эльмира шундый. Хәер, Эльмира Нуртазина зур хәрефтән язарлык, биш балага гомер бүләк иткән батыр Ана да. Кемнәрдер турында кайгырту-борчылу аның инде канында, җанында.
“Синең сабыйларыңны кемдер сакларга тиеш!” 2023 елның 23 октябреннән борчулары тагын да арта апа кешенең. Энекәше Илнур Әскаров махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла. - Синең сабыйларыңны кемдер сакларга тиеш бит инде”, - ди ул саубуллашканда, апасының күз яшьләрен сөртеп. “Аның бит автомат та тотканы юк, күзләре начар күргәнгә армиядә дә хезмәт итмәде, бәлки, алмассыз” - дип хәрби комиссариатка да бара Эльмира. Егетнең үзенең карары нык булгач, тиз генә хәрби билет та эшлиләр, комиссия уздыралар да, алып та китәләр. Баштарак гел аралашып, телефоннан сөйләшеп торалар. Апасын борчымас өчендерме зарланмый егет. Аннары авырлыкларны күп күргән, түзәргә өйрәнгән бит инде ул. Алгы сызыкта була, югыйсә. Берничә тапкыр һөҗүмгә дә керә, яралана да. Госпитальдә икәнлеген ишеткәч, Эльмира кычкырып елап җибәрә. “Юк , апа, ярчык кына эләкте. Ярам авыр түгел, тиз тереләм,” - ди. Шулай була да, савыгып сафка баса.
Комментарийлар
1
0
Нинди Сөйкемлеләр!!! Исән - сау булсыннар! Амин!
0
0