16+

Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсеннән: “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлый да алмыйм”

Тинчурин театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсе узды. Аңа быел 80 яшь тулган булыр иде. Кичәне карагач, Исламия апа театрның тарихын язучы шәхесләрнең берсе булуына инандык.

Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсеннән: “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлый да алмыйм”

Тинчурин театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсе узды. Аңа быел 80 яшь тулган булыр иде. Кичәне карагач, Исламия апа театрның тарихын язучы шәхесләрнең берсе булуына инандык.

Сагындырасың, Исламия апа. Тинчурин сәхнәсе син булганда башка иде шул...
Күптән түгел генә Тинчурин театрының 90 яшьлек юбилей кичәсе узды. Бу чарага кагылышлы шактый тәнкыйть сүзләре җиткерелде, шуңа күрә Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсе буласын белгәч, уйга баттым. Бу юлы тинчуринлылар нишләр икән? 

...Театр фойесында Исламия Мәхмүтовага багышланган күргәзмә оештырылган. Һәркем актрисаның спектакльләрдә кигән костюмнарын, киемнәрен күрә алды. Тинчурин театры оркестры тамашачыларга көйләрен бүләк итте. Үзебезне бәйрәмгә килгән кебек хис иттек. 

Тамаша башланды. Яшь Исламия Мәхмүтова ролендә Резедә Сәләхова авылда эшнең иң кызган вакытында күрше авылга күчмә театрның килүен белә. Эштән “качу” юлын эзләргә кирәк. Ул бер дә аптырап тормый. Комбайнның юлына таш атып, эштән ирекле була. Шаян, максатчан, бернәрсәдән дә курыйкмый торган, зирәк – шундый булган Исламия Мәхмүтова. Тамаша актрисаның тормыш юлын күрсәткән өзекләр белән үрелеп барды. Актрисаның яшьлек елларын уйнаган Резедә Сәләхова Исламия Мәхмүтованың энергетикасын тоеп алырга ярдәм итте. Резедәнең моңлы тавышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Актриса җыр башкарганнан соң, халык аны алкышларга күмде. 

Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсендә аның тормыш юлыннан күренешләр, актриса турында истәлекләр, куйган спектакльләреннән өзекләр, җырлар, архивтан видеоязмалар – бар да булды. Кичәнең режиссеры – Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров иде. Тамашаны аңа ышанып тапшырганнар. Зөлфәт Закиров Мәскәүдә режиссер һөнәрен алгач, аны бу вазыйфада күрү куанычлы булды. Артисттан режиссерга күчеш җиңел булмагандыр, бер үк дәрәҗәдәге хезмәттәшләреңне өйрәтергә кирәк. Шулай да, Зөлфәт Закировның эшен тамашачы бәяләде. Чара тәмамлангач, “искиткеч, шәп булды”, - дигән сүзләр ишетелде. Режиссер Исламия Мәхмүтованың язмышын, хезмәт юлын бик яхшы өйрәнгән. Бертөрлелектән качкан. Искә алу кичәсе булса да, халык көлде дә, елады да. Исламия Мәхмүтованың холкы, аның белән таныш булмаган кешеләргә дә ачылды. “Тагын нәрсә булыр икән?” – дип, һәр сәхнә күренеше алышынуын көтеп алдык. Зөлфәт Закировка сыйфатлы “солянка” ясау җиңел булмагандыр. Соңгысы булмасын. 

Чарада Тинчурин театрының техник төркеме дә тирләп-пешеп эшләде. Сәхнәне ике өлешкә аерып торган ак челтәр экран ролендә булды. Анда Исламия Мәхмүтованың фотосурәтләре, җырлары күрсәтелде. Сәхнәнең бер өлешендә күренеш барган арада, икенче өлештә декорацияләр алышынды. Тамаша дәвамында сәхнә бизәлеше гел үзгәреп торды. Башта тамашачы сәхнәнең бер өлешендә күренешләр карады, ә аннан икенче өлешен күзәтте. Бу алым тамашаның динамикасын саклап калырга ярдәм итте. 

“Ай саен 30 көннең 2сен генә өйдә үткәрделәр”
Искә алу кичәсеннән Исламия Мәхмүтованың гаиләсе дә читтә калмады. Лилия белән Ләйсән Мәхмүтовалар “Әткәй-әнкәй” җырын башкардылар. Актрисаның варислары иҗат юлында, әниләре салган юлны дәвам итәләр. Кичәдә Лилия Мәхмүтова әнисе ролен башкарды. Бер тамчы су кебек охшаганнар икән. Әйтерсең, Исламия Мәхмүтова исән, һаман сәхнәдә... Тамаша тәмамлангач, Лилия ханым белән аралашып алдык. Аның күз яшьләре әле кипмәгән иде. 
- Минем холкым әнинекенә охшамаган. Аңа күбрәк Ләйсән тартым, икесе дә йолдызнамә буенча Укчылар бит. Сәхнәдә әнине уйнау җиңел булмады. “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлый да алмыйм, күз яшьләре җыела, күңелем тула. Авыр булды. Ә икенче яктан, әниебезне зурлап искә алу – бик зур бәхет. Ул күпкырлы шәхес иде, без аның балалары булуыбыз белән дә горурланабыз. Әнине балачактан бик яхшы хәтерләмим дә. Алар әти белән гастрольләрдә булды. Ай саен 30 көннең 2сен генә өйдә үткәрделәр. Әнине 21 яшьтән генә яхшы беләм. Әни: “Гаиләң дә булмас, акча да булмас”, - дип, иҗат юлыннан саклап калырга тырышты. Үз башыннан үткәч, ул аны бик яхшы белә иде. Тик әни башлаган эшне дәвам итәргә кирәк дип уйладык, - диде Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова. 

35тә 55 яшьлек карчык булу
Исламия Мәхмүтованы бөтен халыкка “Кыр казлары артыннан” спектакленнән Ясминә роле танытты. 55 яшьлек карчык ролен Исламия ханым 35 яшендә уйнаган. Спектакльдә җырланган җыр актрисаның йөзек кашына әйләнә. 
Тамашачылар Исламия Мәхмүтованың алтын куллары тигән “Мәхәббәт чишмәсе”, “Аты барның - дәрте бар”, “Күрәсем килгән иде”, “Сынган беләзек”, “Син бит минем бергенәм” спектакльләреннән өзекләрне күрде. Танылган актриса гына түгел, искиткеч режиссер да булган Исламия ханым. Сәхнәдә аның кулы тигән әсәрләрне күргәч: “Исламия Мәхмүтова заманында Тинчурин театры да башка булган икән”, - дигән уйлар килде.

Кичәдә Исламия Мәхмүтованың гына түгел, ире Хәлил әфәнденең дә рухын искә алдылар. Исламия ролендә Лилия Мәхмүтова 2012 елның 8 мартында булган хәлне янәдән хәтерләребездә кузгатты. Хәлил Мәхмүтовның хәле спектакль вакытында начарлана. Ашыгыч ярдәм машинасы килә. Тамашачыларга: “Спектакльнең дәвамы булмый”, - дип әйтәләр. Ни кызганыч, Хәлил әфәнде өчен бу соңгы спектакль була...

Тинчурин театры артистлары искә алу кичәсеннән берсе дә читтә калмады диярлек. Барысын да сәхнәдә күрә алдык. Соңгы премьераларда катнашмаган актерларны күрү дә шатландырды. Бөтен коллектив эшли, димәк.

“Минем белән Мәскәүгә барган 5 кешенең берсе дә юк”
Исламия Мәхмүтова турында бай мәгълүматны дөрес кулланырга, тамашачыга җиткерергә кирәк иде. Актриса үзен бер дә жәлләмичә бөтен тормышын театрга багышлаган. Театр бу кичәгә яхшылап әзерләнмәсә, сәер булыр иде. Исламия ханым театрга бина кирәк булган вакытта да тәвәкәллек күрсәткән бит. Бу хакта Марсель Җәббаров сөйләде. Ул таякка тотынып кына, ипләп кенә сәхнәгә чыкты. 20 елдан соң Тинчурин сәхнәсенә әйләнеп кайтты. ТАССРның халык артисты күз яшьләрен тыеп кына сөйләде. Аның өчен дә Исламия ханым якын кеше булган бит.
- Безгә Мәскәүгә делегация белән барырга киңәш иттеләр. Алты артист башкалага җыендык. Без барыбыз да утка кердек, мөгаен. Мактау кәгазьләрен җыйдык. Мәскәүдә мәдәният министрлыгына килдек. Делегация сүзен ишеткәч, күзләре шакмакланды. Бик тиз кабул иттеләр. Без хәлне сөйләп бирдек. КПСС Үзәк комитетына җибәрделәр. Анда исә Ильечева дигән ханым кабул итте. Шул вакытта Исламия: “Җәббар тәре, сөйлә дә сөйлә, без кырда гына торырбыз. Ринат, Әнәс, сез сүз җаена мактау кәгазьләрен тезегез”, - диде. Күчмә театрда күргән бөтен газапларны сөйли башладым. Салкын клублар, кышкы бураннар... Атлар турында сүз кузгаткач, дәрәҗәле ханым мине туктатты да: “Атлар белән ничек йөрдегез соң? Сезнең бит декорацияләр”, - диде. “Тракторлар басу эшендә булганда, 6-7 ат сорый идек. Чаналарга декорацияләр төядек. Аларны яхшылап беркетеп, чана саен 2әр кеше утырттык. И вперед с песнями”, - дидем. Бу ханым башын тотып утырды: “Без барысын да хәл итәбез”, - диде. Без Арча янындагы хастаханәдән чыккан төсле идек. Исламия биергә тотынды. Безнең шатлыкны әйтеп бетереп булмады (күз яшьләре чыкты). Кадерле тамашачыларым, минем белән Мәскәүгә барган 5 кешенең берсе дә юк. Аларның якты хатирәсен искә алыйк, - дип әйтеп бер минут тынлык игълан итте.

...Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсе үзе кебек якты узды. Шаян, җор телле, тәвәккәл, зирәк һәм тагын меңләгән матур сыйфатларны үзенә сыйдырган Исламия Мәхмүтова бит ул. Урыннары оҗмахта булсын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading