“Татар хатын-кызлары гомумән тыйнак булганнар, шуңа күрә дә изүләремне кычкырып тора торган ачык төсләрдә ясамыйм”, – ди кул остасы Айгөл Хәмидуллина.
Тумышы белән Айгөл Саба районынан, әмма кечкенә вакытында гаиләсе белән Теләчегә күченәләр, бөтен бала, үсмер чагым шунда үтте дип сөйли ул. Хәзерге вакытта ире Рәмис, өч баласы белән Питрәч районының Царево бистәсендә яшиләр.
– Мәктәпне тәмамлагач, Казан федераль университетының филология институтында татар теле укытучысы һәм тәрбияче һөнәрен үзләштердем. Укытучыларыбыз институтта туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт уята алдылар. Фольклор дәресләрдә түбәтәйләр эшләп карый идек, татар костюмнары белән таныша идек. Шуннан татар мәдәниятенә кагылышлы бөтен нәрсә белән кызыксына башладым, – ди әңгәмәдәшем.
Диплом алгач, Айгөл балалар бакчасына эшкә урнаша. Анда шулай ук татар телен үстерүгә багышланган бик күп чаралар үткәрәләр, түбәтәйләр дә тегәләр. Кияүгә чыгып, декрет ялына киткәннән соң, сабыннан чәчәк бәйләмнәре ясый башлый. “Үз брендымның исемен дә, татарча, үзгә булсын дип, “Бәйләм татар” дип атадым. Мине күпләр сабыннан бәйләмнәр ясаучы Айгөл буларак беләләр”, – ди ул.
Игезәк балалар үстерү икеләтә вакыт һәм көч таләп итә, шуның белән заказаларын киметергә туры килә. Берсендә балалар бакчасында эшләүче дус кызы: “Айгөл, коллективка бик матур итеп изү һәм түбәтәйләр тек әле”, – дип язып җибәрә. Озак уйламыйча тәвәккәлләп: “Әйдә, Гөлнәзирә, эшлибез”, – дип эшкә керешә.
– Иң беренче изү шул вакытта тегелде. Әле дә дус кызыма рәхмәтләр укыйм, нәкъ менә шул заказдан соң минем эшләнмәләрем белән кызыксына башладылар. Баштарак түбәтәй, изүләрне сәхнәдә чыгыш ясаучыларга, балалар бакчасы, мәктәптәге коллективларга тегеп бирдем, соңыннан ярминкәләргә чыга башладым, – дип искә ала яңа танышым.
Айгөл әйтүенчә, алкалар, бизәнү әйберләре тизрәк эшләнелә, чөнки аны тәңкәләрен туры китереп, бер утыруда эшләп чыгып була. Бер көндә егермешәр-утызар алка да эшләп куя икән. Ә изүләр белән түбәтәйләргә килгәндә, алар озаграк тегелә. Кирәкле материалларны зур өстәлгә җәеп кисү, нигезләрен сызу, аннан соң аларны тегү күп вакыт таләп итә. Бер көнгә, иртәдән кичкә кадәр утырса, ике-өч түбәтәй белән изүдән торган комплект тегә ала.
Түбәтәйләрне ясауда ире Рәмис тә булыша. “Ул бөтен өлгеләрне куеп, сызып, барысын да әзерләп бирә. Аллаһка шөкер, аның ярдәме бик зур, эшемнең кырык процентын ирем башкара, аннан башка бик авыр булыр иде”, – ди Айгөл.
Әңгәмәдәшемнең иң яратып башкарган заказлары – кәттәҗиләр (татар хатын-кызларының баш киеме. – Авт.). Татар бизәкләре китабын карап утырганда кәттәҗиләрне күреп ала һәм кызыксынып китеп, ясап карарга уйлый.
– Бик матур килеп чыкты, үземә дә ошады һәм киеп тә йөри башладым. Ярминкәләрдә башымдагы кәттәҗигә кызыгып, безгә дә тегеп бирегез әле дип сорый башладылар һәм шуннан заказга тегә башладым, – ди Айгөл.
Хәзер заказларының җитмеш процентын кәттәҗиләр алып тора, көненә хәтта бишәр-алтышарны тегә ул. Кәттәҗиләре арасында иң үзенчәлеклесе –тимер бизәкләр белән бизәлгәне, иң күбе шундыйларны сорыйлар икән.
– Үзенчәлекле заказлар да булгандыр? – дип кызыксынам аннан.
– Үзенчәлекле заказ дигәннән, бер очрак исемә төште. Иремнең сеңлесе “Татар кызы” бәйгесендә катнашты, һәм аңа татар чигелешле докер белән изү кирәк булды. Өч сәгать эчендә бер зур изү һәм докер чигеп бирдем. Ул минем гомергә дә онытылмаслык күңелле истәлек булып калды. Шуның кадәр идеаль рәвештә, бер кимчелексез чыкты ул. Иң беренче чиккән докерым нәкъ менә шул иде. Аннан соң яз, җәй буе чигелгән докерлар эшләдем.
– Татар орнаментлы кул эшләнмәләре белән мавыга башлаучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң беренче эшләп карарга тәкъдим итәр идем. Бүгенге көндә осталар бик күп, эшли алмам дип куркып тормаска кирәк. Башка осталарның синнән яхшырак эшләүләрен күреп, бервакытта да күңелне төшерергә кирәк түгел, чөнки һәр кешенең кулы төрле. Шулай ук тарихны өйрәнү бик мөһим дип саныйм. Мәсәлән, ярминкәләрдә йөргәндә мин үз эшләнмәләремне генә тәкъдим итеп басып тормыйм. “Кәттәҗи нәрсә ул, кайдан килгән, аны ничек кигәннәр?” дип кызыксынып сораучыларга тарихын сөйлим. Алай кызыграк та, чөнки син үз эшеңне, нәрсә теккәнеңне беләсең һәм кыюрак буласың.
Үз брендын таныту өчен Айгөл ярминкәләргә йөри. “Халыкка алай күбрәк таныласың, чөнки анда кешеләр эшләнмәләрне үз куллары белән тотып, ничек эшләнгәнен, сыйфатын карый алалар. Кул эшләремне социаль челтәрләргә дә кертеп барырга тырышам. Элегрәк сәхнә кешеләренә образларын тулыландыру өчен изү белән түбәтәйләрне үзем тәкъдим итә идем, соңгы бер елда исә алар үзләре сорап яза башладылар, шулай ук язылучыларына да тәкъдим итәләр икән. Соңгы арада брендның танылып китүен дә шуның белән бәйлим. Изүләр һәм түбәтәйләр соңгы арада модага кереп киттеләр. Минемчә бу бик матур күренеш, чөнки татар халкының милли бизәкләре музейларда гына сакланмый, ә аларны көндәлек тормышта да киеп, татар икәнлеген белдереп, горурланып йөриләр. Татар хатын-кызлары гомумән тыйнак булганнар, шуңа күрә дә изүләремне кычкырып тора торган ачык төсләрдә ясамыйм. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да кисеннәр дип тынычрак төсләрдә ясыйм, һәм аларны шуңа күрә яраталар да”, – ди кул остасы.


Ләйсән Тимербаева
Комментарийлар
0
0
Кайдан алып була сезнең түбәтәйләрне?
0
0