16+

Каһвә белән чәйне көненә күпме эчәргә ярый?

Каһвә белән чәйне көненә күпме эчәргә ярый? Ашамый торуның нинди файдасы бар?

Каһвә белән чәйне көненә күпме эчәргә ярый?

Каһвә белән чәйне көненә күпме эчәргә ярый? Ашамый торуның нинди файдасы бар?

Бу һәм башка сорауларны без нутрициолог Гөлнара Таҗиевага юлладык.

Майсыз кефирның файдасы юк

– Гөлнара, соңгы вакытта интервал белән ач тору популярлашты. Шуның турында сөйләгез әле.
–  Ризыкны билгеле бер вакыт аралыгында кулланмый тору төрле булырга мөмкин: 10/14 (10 сәгать, әйтик, иртәнге 8.00 дән кичке 18.00 гә кадәр ашыйсыз (иртәнге, төшке һәм кичке аш), 14 сәгать – 18.00 дән 8.00 гә кадәр бернәрсә ашамый торасыз), 8/16, 6/18, 4/20. Соңгы өч мисалда беренчесе – ашый торган сәгать саны, икенчесе – ашамый торганы. Интервал белән ач тору йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, кан басымын төшерергә булыша. Ни өчен дигәндә, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү туклануга да бәйле. 
Интервал белән ач торган вакытта организм эчке энергетика ресурсларын сарыф итә, бу үз чиратында авырлыкны киметергә ярдәм итә. Шулай ук ул организмның детоксикация процессларын җайга сала. Туклану менюсын булдырганда, сыйфатлы аксымга: ит, балык, йомырка һәм кузаклыларга өстенлек бирегез. Ашказанын тиз углеводлар һәм шикәр белән тутырмыйча, үсемлек һәм терлек продуктларын чиратлаштырырга кирәк. 

– Бу төр диета бөтен кешегә дә туры киләме?
– Аралыгы 10/14 булганы бөтен кешегә дә туры киләчәк. 16 сәгатьтән артык ач тору диабеттан, гастрит һәм ашказаны җәрәхәтеннән интегүче кешеләргә, кискен стадиядәге ашказаны-эчәклек тракты проблемасы булганнарга киңәш ителми. Мондый диетага күчкәнче, белгеч белән киңәшләшү мөһим. 

– Детокс – организмны токсиннардан чистарту да модада бит. Аңа мөнәсәбәтегез ничек?
– Детоксларга яхшы карыйм, чөнки ул бавырга, эчәклеккә, бөерләргә, лимфаларга уңай тәэсир итә. Детокс үз эченә рационны ризык “чүп-чарыннан”, әйтик, казылык, фаст фуд, чипсылар, газлы эчемлекләр, шикәр, пешкән камырдан чистартуны ала. Организмны чистартканда яңа гына сыгылган соклар һәм смузилар кулланыла, алар шулай ук игътибарлы булырга кирәк, чөнки бөтен кешегә дә уңай тәэсир итмиләр. Аннары витаминнар килеп кушыла, монда белгеч киңәше мөһим, чөнки бавыр детоксикациясенең беренче һәм икенче актив фазасы булган ике тип кешеләр бар. Шуңа да аларны кешенең башлангыч халәтеннән чыгып төрле билгелиләр.
Әгәр дә кеше организмын белгечтән башка мөстәкыйль рәвештә чистартырга тели икән, атнага бер тапкыр ач торырга була. Әгәр дә рационыннан алда искә алган ризык “чүп-чарын” алып атса. Күбрәк сыеклык эчәргә, лимфада сүлпәнлек булмасын өчен физик активлык кирәк. 2000 МЕ дозировкасында Д витамины, 250 мг С витамины, ромашка, әрекмән тамыры һәм тузганак төнәтмәсе куллану отышлы.

– Соңгыларын ничек кулланырга?
– 1әр чәй кашыгы тузганак һәм әрекмән тамырлары алып, алар өстенә 500 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтәбез. Көненә ике тапкыр ашарга ярты сәгать кала эчәргә кирәк. Төнәтелгән ике пакет ромашканы көнгә бер мәртәбә ашаганнан соң эчәргә.  

– Диета тотучылар, гадәттә, майсыз кефир эчә. Аның файдасы бармы?
– Майсыз кефирның да, сөтнең дә файдасы бөтенләй юк, ягъни майсыз сөт продуктлары организмда ялкынсыну һәм әчү процессын гына китереп чыгара. Шулай ук сөт продуктлары югары инсулин индексына ия, бу ашказаны асты бизе, глюкозаны утильләштерү һәм углевод алмашу белән проблемалар булганда аеруча мөһим. Гомумән, мин нәрсәнедер бөтенләй чикләүләргә каршы, барысын да чама белән кулланырга кирәк. Әгәр дә ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалар булмаса, сөт продуктларын атнага бер тапкырдан да ешрак кулланырга кирәкми.
Бронхиттан – кара тмин мае

– Хәзер хуҗабикәләр ат маен яратып куллана башлады... 
– Ат мае майлы кислоталарга бай, аңарда A һәм Е витамины, CLA (линолевая) һәм липолевая кислота бар, шуның белән йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, организмда алмашу процессларын, кан әйләнешен яхшырта, ютәлне җиңеләйтә, бронхиттан, үпкәләр ялкынсынудан файдалы. ГХИ майлары исә организмны, сөякләрне, тән тиресен, эчәклекне ныгыта, иммунитетны күтәрергә ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, үт куыгы эшчәнлеген торгыза, гормональ фонны көйли.

– Үсемлек майлары арасында кайсыларын кулланырга киңәш итәсез?
– Кара тмин мае файдалы, анда уннан артык аминокислота, шулай ук цинк, селен, фосфор, B төркеме, С һәм A витаминнары бар. Ул нерв системасының нормаль эшләве, ашкайнату системасы эшчәнлеге өчен кирәк, үт суын куарга булыша, төрле тире авырулары вакытында бактерицид үзлекләргә ия. Кара тмин маен иртән ач карынга көненә 1 чәй кашыгы эчәргә киңәш ителә. Аны иммунитетны күтәрү максатыннан, шулай ук астма, тын бетү, бронхит, гастрит, панкреатит, гипертония, баш миендәге кан әйләнешен бозылган вакытта кулланырга мөмкин.
Пакетлы чәй бавырны утырта

– Ә менә каһвәне файдалы да һәм шул ук вакытта зыянлы дип тә әйтәләр. 
– Каһвәдәге төп матдә – кофеин. Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта, йөрәк эшчәнлеген тизләтә, үт куыгы эшчәнлеген стимуллаштыра. Әмма каһвә белән артык мавыгырга кирәкми, чөнки тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: тремор (хәрәкәт бозылу), кан басымы күтәрелү, сару кайнау, йокысызлык күзәтелү ихтимал. Шуңа күрә, организмның сәламәтлегенә уңай йогынтысы өчен, көнгә бер чынаяк эчү дә җитә. 

– Кара чәйне? 
– Пакетлы чәй турында сөйләсәк, ул химик ароматизаторлар (җиләк-җимеш, лимон һәм башкалар) белән булырга мөмкин, шулай ук аны еш кына чәй тузаныннан әзерлиләр. Мондый чәйнең, әлбәттә, файдасы юк, ул бавырга гына утыра. Яшел чәйдә файдалы матдәләр – полифеноллар, аерым алганда катехиннар һәм эпикатехиннар бар. Алар ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлекләргә ия. Әмма аны күп куллану гомуми халәттә тискәре чагылырга мөмкин. Кара чәй төрле витаминнар, аминокислоталар һәм дуплау матдәләренә (танин, полифеноллар, флаваноидлар) ия. Кара чәйне көненә алты чынаяктан артык эчсәң, ул йокысызлык китереп чыгара, кан басымына йогынты ясый, тешләрне каралта. Аны бигрәк тә ач карынга эчәргә ярамый.
Май аша

– Хәтер начараюдан зарланучылар күп. Аның өчен рационда нинди продуктлар булырга тиеш?
– Хәтер белән проблема булганда, май ашарга кирәк (ак май, кара тмин мае, авокадо мае, омега 3 майлы кислотасы). Даими рәвештә физик күнегүләр башкарыгыз, ул когнитив сәләтләрне – хәтерне, игътибарлылыкны яхшырта), чит телләр өйрәнә башлагыз (Альцгеймер авыруын профилактикалау максатыннан), китаплар укыгыз һәм шуларны сөйләгез. Позитив кәеф булу да мөһим, ни өчен дигәндә, стресс баш мие эшчәнлеген кискенләштерә.

– Анализлар бирмичә генә, организмга кайсы витамин җитешмәвен ничек белергә була?
– Аякка бераз гына бассаң да, ул урын күгәреп чыкса, уртлар канаса – С витамины, тешләр белән проблемалар, сөякләр еш сынулар, аңның томанлануы, игътибарлылык кимү күзәтелсә – Д витамины, баллы, бигрәк тә шоколадка тартылу, аякны көзән җыеру (аеруча төнлә), ярсынучанлык, еш елау – магний, тырнаклардагы ак сызыклар, иммунитет төшү – цинк,  чәч коелу, тән тиресе агару, тырнаклар сыну – тимер, хәл булмау, апатия, төштә бастырылу, иттән баш тарту (ул бигрәк тә балаларда ачык күренә), нәрсә дә булса эшләргә теләк булмау, чәч коелу, хәтер начарлану – В төркеме витаминнары җитми дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading