16+

Кайсы токымлы этләр эзләүче-коткаручы була ала?

2001 елның 11 сентябрендә Америка Кушма Штатларында булган коточкыч террорчылык актлары бөтен дөньяны тетрәтте.

Кайсы токымлы этләр эзләүче-коткаручы була ала?

2001 елның 11 сентябрендә Америка Кушма Штатларында булган коточкыч террорчылык актлары бөтен дөньяны тетрәтте.

Җимерелеп төшкән ике биек бинаның хәрабәләре астында калган кешеләрне эзләүдә АКШның эзләү-коткару хезмәте кинологлары алып килгән өч йөзләп коткаручы эт катнашуы билгеле. Этләрнең бетон плиталар астында кысылып калган шактый кешене табуы хакында әле дә матбугатта язып торалар.

Этләрнең уникаль ис тою сәләтен кешелек дөньясы борынгы заманнардан бирле файдалана. Хәзерге вакытта шушы сәләт һәм махсус әзерлек үтү дүрт аяклы дусларыбызны табигый һәм техноген һәлакәтләрдән соң оештырылучы эзләү-коткару операцияләренең алыштыргысыз катнашучылары итә.

Этләр чынлап торып коткаручы булып моннан өч йөз еллар элек  “эшли” башлаганнар. Беренче булып аларның хезмәтеннән Швейцария Альплары тауларында яшәгән монахлар файдаланган. Алар зур һәм чыдамлы сенбербар токымлы этләрне кышкы буранлы көннәрдә хәзерге Швейцария һәм Италия арасындагы тау үткелләрендә адашып калган юлчыларны эзләп табарга өйрәткәннәр.

Этнең кешеләрнең кайда икәнлеген аларның исе буенча табуы билгеле. Әмма бу уникаль процессның ничек башкарылуы һәм аның үзенчәлекләре әлегәчә төгәл өйрәнелмәгән. Шуңа да ис тою буенча дүрт аяклы дусларыбызны алыштырырдай бернинди прибор да һаман уйлап табылмаган. Мөгаен, һәр кеше үзенә генә хас тире исенә иядер, аның үпкәләре башка кешеләрнекенә охшамаган сулыш бүлеп чыгарадыр, тир исе дә башкаларныкына охшаш булмыйдыр. Ә этләр, димәк, шушы үзенчәлекләрне “анализлый” һәм тиешле нәтиҗәне чыгара ала.

Галимнәр билгеләгәнчә, кешенең борын куышлыгында 6 миллионлап ис сизү күзәнәге булса, этләрдә алар 225 миллионга җитә икән! Димәк, ис тою ягыннан эт кешедән дистәләрчә мәртәбә “көчлерәк” булып чыга. Экспертлар коткару операцияләре вакытында бер этнең утызлап профессионал коткаручыны алыштыра алуы турында сөйлиләр. Бер көндә кинолог җитәкләгән эт якынча бер квадрат километр мәйданны җентекләп тикшереп чыга.

Этләргә ис тою болытлы көндә һәм төнлә җиңелрәк икән. Монысы аңлашыла булса кирәк: җилсез кояшлы көндә конвекция күренеше күзәтелә, ягъни атмосфераның түбәнге катламнары, җылынып, өскә күтәрелә һәм исләрне дә алып китә.

Эзләү-коткару хезмәтләрендә һәм эчке эшләр органнарында “штатта” торучы этләр “профессияләре” буенча ике төркемгә бүленәләр. Эзләүче этләргә башлангыч мәгълүмат таләп ителә. Алар эзләнергә тиешле кешенең яки предметның исен алдан белергә тиеш. Моның өчен аларга эзләнәчәк кеше киеп йөргән киемне, ул булган җирне, ул кулланган нинди дә булса әйберне иснәргә тәкъдим итәләр. Шуннан соң эт шушы исне эзләп китеп, үзенә дөрес юлны ала.
Коткаручы этләрне исә тирә-юньдәге башка исләр арасыннан кеше исен аерып алып, бу кешене табарга өйрәтәләр. Һава торышы ис тою өчен уңай булганда, мондый этләр кеше исен дүрт йөз метр ераклыктан сизәргә мөмкин. Ә Аляскадагы тундра шартларында узган бер эзләү операциясендә эт кеше исен өч километрдан сизеп алган була. Бу очрак әлегә рекорд булып исәпләнә.

Кайсы токымлы этләр эзләүче-коткаручы була ала соң? Гадәттә, күпмедер өйрәтелгәннән соң, теләсә нинди эт тә бу эшне башкара ала, дип санала. Ешрак бу хезмәтне ау һәм көтү этләренә ышанып тапшыралар. Яхшы эзләүчеләр булып лабрадор-ретривер, немец һәм бельгия овчаркалары, малинуа, бордер-колли токымлы этләр исәпләнә. Ә эре һәм гайрәтле сенбернарлар - тауларда тирән кар катламы астына күмелеп калган кешеләрне коткаруда алыштыргысыз булышчылар. Алар дүрт метр калынлыктагы кар тавыннан да кешеләрне табып алган очраклар булган. Ә менә ньюфаундленд токымлы этләр, ис тоюда башкалардан әллә ни аерылмаса да, көчле булулары һәм оста йөзә белүләре бәрабәренә суда батучыларны коткаруда зур ярдәм күрсәтәләр икән.

Этләрнең искиткеч сәләтләре аларга яңа “һөнәрләр” үзләштерергә ярдәм итә. Хәзер алар, бик оста һәм ышанычлы итеп, шартлаткыч матдәләр, наркотиклар табуда зур хезмәт куялар.

Эзләү-коткару операцияләренә тартылган дүрт аяклы дусларыбыздан бу эшләрне башкарганда, әлбәттә, зур ихтыяр көче, концентрация таләп ителә. Шуңа да, кагыйдә буларак, сигез-ун яшендәге мондый этләр “ветеран” булып саналалар һәм лаеклы “пенсиягә” чыгалар. 

Фрида Закирова әзерләде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading