Профессиональ хоккейны гына белүчеләр (дөресрәге, телевизор яки трибунадан карап җан атучылар) аның башка лигалары да булуын, күпләгән һәвәскәрләр турнирлары уздырылуы хакында уйлап та карамый. Әмма дәрәҗәсе башка булганга күрә генә ул әле хоккей булудан туктамый, җырдагыча: «Без төрле, әмма хоккей – бер». Ишегалды хоккееннан башлап, авыл, эшче, һәвәскәрләр, студентлар, ветераннар, төнге лигаларның булуы – спортның бу төренә игътибарның зур, аның белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең күплеген исбатлый. «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан оештырылып, көньяк-көнчыгышта үткәрелеп килә торган турнирларны гына санап үтү дә масштабның никадәр киң икәнен күрсәтә. Кече яшьтәге балалар «Нефть и Жизнь» журналы призы уеннарыннан башлап, үсә барган саен хоккейның яңа баскычларында җиңүләр дәгъвалый – теләге булган һәркем үз яшенә туры килерлек ярышларда катнаша ала. Хоккей җене бер кагылса, ул инде сиңа гомер буе ияреп барачак. Шәһәрләрдә 2000 еллар башында пәйда булган хоккей тартмачыкларында шөгыльләнеп, тора-бара олыгайган, әмма сәламәт яшәү рәвешенә тугры калып, командаларга берләшкән һәвәскәрләр өчен Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы ярышлар уздыра. Традицион рәвештә уздырылып килгән әлеге ярышлар да – «Татнефть» җәмгыяте канаты астында.
Республиканың нефть төбәге һәм «Татнефть» җәмгыятенең спорт тормышында тагын бер зур вакыйга – 2012 елда РХЛ (Эшчеләр хоккей лигасы) оешуы. Нефть предприятиеләре эшчеләренең теләген истә тотып, «Татнефть»нең әлеге командалар өчен кирәкле булган чараларны күреп, лига оештырып ярышлар уздыруы – җәмгыятьнең спорт үсешенә һәм хезмәткәрләренә игътибарның зур булуын тагын бер кат исбатлый. Чемпионатта нефть-газ табу һәм чыгару идарәләре, сервис компанияләре командалары көчләрен сыный. Күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган Альберт Әкбәров («Җәлилнефть») – 25 ел элек Җәлил бистәсендә хоккей сөюче яшьләрне үз тирәсенә туплап, бүген дә бу шөгыленә тугры булып, күпләгән уенчыларны тәрбияләгән спортчы. Хоккей тарихында уйнаучы тренерлар күп түгел, спортчы ул йә уйный, йә өйрәтә, шуларның икесен дә бергә алып бару авыр. Альберт Мансаф улы чирек гасыр буена үзе уйнаучы тренер, үзе капитан булып килә икән, димәк, аның абруе зур. Җиденче дистәне ваклый башласа да, ул әле бүген дә сафта, үзенең боздагы дружинасы белән яңа үрләр яулый. «Җәлилнефть»нең ул җитәкләгән «Нефтяник» хоккей командасы Эшчеләр лигасында 7 сезон чыгыш ясап, икешәр тапкыр алтын, көмеш, бронзага ия булган. Моңардан тыш, өч сезон Бөтенроссия Төнге хоккей лигасында республика данын яклап, әлеге команда 2016 елда чемпион титулын алган. Зур шәһәрләрдән читтә яшәгән яшьләрнең көчле командалар белән көч сынашып, югары нәтиҗәгә ирешә алуын нәкъ менә Җәлил нефтьчеләре дәлилләп тә бирде.
Хыяллар чынга ашкач...
Хоккей кызыгу гына булып калмыйча, әлеге хыялга киләчәктә барыбер минем тормышта чынга ашарга насыйп булган – мин кайчандыр авыл яшьләре белән бозда тирләп-пешеп алка куганда, бортның теге ягында карга чумып, тирләп-пешеп: «Әти, гол керт!» – дип миңа көч биреп торган кечкенә улым тора-бара үзе хоккей белән җенләнеп, тимераякка басты. Ләкин ул һәвәскәрләр командасы түгел иде инде, ә күпләгән билгеле исемнәр биргән, көньяк-көнчыгыш хоккеена нигез салган Лениногорск «Нефтяник» мәктәбе. Аннан соң бортның тышкы ягында көч-куәт биреп, боздагы баласының һәрбер хәрәкәтен уе белән кабатлап, һәр кичерешен үзе аша уздыру безгә – әти-әниләр армиясенә йөкләнде. Узган гасырның 60нчы елларыннан бирле нефтьчеләр төбәге бозында тәүге адымнарын ясаган, олы спортка юл алган, төрле профессиональ лигаларда чыгыш ясап, төрле исем-дәрәҗәләргә ирешкән спортчыларны санап бетерешле түгел. Шулай булуына аптырыйсы да юк: Әлмәттә булып киткән Россия хоккей федерациясенең экс-президенты Александр Стеблин сүзләренчә: «Биредә чын хоккей оазисы!».
«Татнефть»нең Россия хоккей Федерациясе тарафыннан хупланган «Хоккейны үстерү программасы» бүген башка төбәкләргә үрнәк итеп куела, аларга өйрәнү һәм куллану өчен тәкъдим ителә. Шундый оазис булганда, без әле республика, ил генә түгел, дөньякүләм ареналарда танылган яңа исемнәрне дә ишетербез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар