Никадәр яратып алгансың, шулкадәр яратып кигәнсең икән диярсез. Яратып киюем хак, ә менә без пәлтәләрне дә, куртка ише киемнәрне дә кибеткә барып сайлап алмый идек шул. Алар безгә Балыклы, Чирчи, Казан апалардан кала иде. Хәзер ел саен балага кием ала башлагач, кием-салым кирәклекне яхшы аңлыйсың. Ул сезонында тиешенчә киелми дә, тузмый да. Ә киләсе елга ярамый.
Зурракны алсаң, өстерәлеп йөри. Безгә дә шул киемнәрен ташларга кызганып биргәннәрдер инде. Әтинең ике апасының да бишәр бала. Малайлар да, кызлар да күп. Шуңа да без киемгә интегеп үсмәдек. Ел саен кием алып әниләрнең акчасын да туздырмаганбыз. Аннан кеше киемен кию ул чакта нормаль күренеш иде. Бабай салган йортыбызның икенче каты зур кием гардеробын хәтерләтә. Быел нинди пәлтә кияргә телисең, шул киемне сайлап аласың. Нинди баш киеме кирәк, шуны киясең.
Аяк киемнәренең ниндие генә юк. Итектән алып читеккә кадәр бар да бар. Өйнең өске катында җәен кыш киемнәре, кышын җәйге киемнәр саклана иде. Алар ел әйләнәсе әйләнештә йөри. Билгеле бер тәртип белән кәгазь тартмаларга тутыра идек без аларны. Вакыт булганда тагын бер тәртипләргә тырыша идек. Ел саен үзебезчә сайланабыз. “Кара монда нинди матур куртка бар икән, кара бу баш киеме бик килешә икән миңа” дия-дия киелә иде ул киемнәр. Тузган, ярамастайларын әби мунча мичендә яндырып, я бәрәңге пешергәндә юкка чыгара тора иде, чөнки бездән соң аларны киюче юк.
Бездән соң үскән ике буын сеңлекәшләр кеше киемен киеп үсмәде инде. Болар үзгәреш елларында туган балалар шул. Минем хәтта аларга яшьтәш кече энекәш тә кеше киемен кияргә теләмәде. Без, Совет чорының, соңгы буын балалары башка идек шул.
Бу хәлләрне искә алуым да юкка түгел, баксаң, хәзер шул элеккеге киемнәрне кию модага кереп бара икән. Билгеле, бу киемнәрнең дә әллә ничә төрлесе бар. Аның брендлы булуы, ниндидер коллекциядән булуы ихтимал. Без инде киелгән киемнәр кибетләрендә дә йөргәнебез бар (шуның исе бер дә борыннан чыкмый). Анда стильле киемнәр күп. Өстәвенә чит ил товарлары арасында мондый киемнәрнең бәясе дә бар. Аксессуарларны әйтеп тә тормыйм. Хәзер кемдер тарафыннан киелгән киемне махсус сатучы кибетләр саны да күбәя.
Чит илдә генә түгел, бездә дә заманча бутикларда винтаж әйберләргә, киемнәргә ихтыяж артып бара. Бу үзенә күрә бертөрлелектән качу да. Хәзер башкалардан аерылып тора торган кием-салымны интернет аша да кайтартып була. Кайчак импортның да, теләсә нинди ширпотребның бәясе бертөсле була да куя. Кагыйдә буларак иске товарның бәясе киресенчә үзкыйммәтен югалтмый икән. Ретро стиль коллекционерларны гына җәлеп итми, ә бер модалы күренешкә әйләнеп бара. Шул ук йорт җиһазларының искерәк фасоны күпләп сатылган.
Бүген кием-салымга ихтыяҗ юк. Шкаф тулы булса да, кияргә бер күлмәк тә юк теориясе дә үз трендын югалтмый әле. Шулай да бүген артык кимәстәй тик яткан киемне тәртипләп алып куйганда, теләсә кая урнаштырып та була. Дөресрәге, аны кабул итүче пунктлар бар. Хәйрия оешмалары эшли. Россиядә кешеләр сыйфатлы һәм озак вакыт киелә торган киемнәрне күбрәк ала башлаган. Ә сез кием шкафларыгызны бер кат барлагыз әле, берничә ел киелмәгән киемне нишләтергә уйлыйсыз?
Комментарийлар