16+

Каты “авырту шогыннан” һичшиксез үләр иде

Кешеләрнең җенесенә бәйле үзенчәлекләрен өйрәнгән-тикшеренгән галимнәрнең, тәфсилләп, дәлилләп язган трактатларын укыгач, гаҗәпсендем, шаккатып, тел шартлатырдай булдым.

Каты “авырту шогыннан” һичшиксез үләр иде

Кешеләрнең җенесенә бәйле үзенчәлекләрен өйрәнгән-тикшеренгән галимнәрнең, тәфсилләп, дәлилләп язган трактатларын укыгач, гаҗәпсендем, шаккатып, тел шартлатырдай булдым.

Әйтик, читтән караганда нәфис, нәзберек булып күренгән, физик яктан күпкә көчсезрәк кебек тоелган хатын-кызлар организмының гайрәтле, чыдам ир-атларныкыннан шактый ук өстенлекләре турындагы мәгълүмат аеруча кызксыну уятты.

Юкны сөйләмәсәнә, дияргә ашыкма әле, укучым. Тугыз ай дәвамында карынында бала үстереп, аны тере җан иясе итеп, якты дөньяга тудыра алуы, күкрәк сөте имезеп үстерүе үзе үк могҗизага тиң серле күренеш түгел мени? Илаһи табигать – Анабыз тарафыннан ир-атларга мондый сәләт тә, мөмкинлек тә бирелмәгән. Хатын- кызларның төсләрнең дистәләгән төсмерләрен ирләргә караганда яхшырак аеруы турында ишетеп белә идегезме? Бу үзенчәлекнең сәбәпчесе – әйләнә-тирәбездәге төрледән-төрле предметларның, күренешләрнең төсләрен тануга җавап бирүче Х- хромосомаларның санына турыдан-туры бәйле икән. Белгәнегезчә, алар ирләрдә нибары берәү генә, ә хатын- кызларда – парлы.

Хатын-кызлар үзләре исә гәүдәсендәге бөтен парлы органнары симметрияле, бертигез дип уйлап ялгыша икән. Анатомик үзенчәлекләре киресен раслый. Әйтик, бөтен гүзәл затларның да бер күкрәге икенчесеннән зуррак һәм бу физиологик норма булып санала. Хатын-кыз гәүдәсенең бала тапкан чакта бик нык трансформацияләнүе – оча сөякләренең урыныннан кузгалуы, җәясыман булып тартылып ачылуы, аналык җиңсәсенең нарасыйның башы сыярлык дәрәҗәдә киңәюе – үзе үк могҗизага тиң.

Әгәр дә коточкыч көчле дәрәҗәдәге авыртуларга чыдамлык, гүзәл затларда ирләр түземлегенә караганда тугыз мәртәбә (!) артыграк булмаса, алар бала тудырган вакытта, әйтеп аңлатып булмаслык каты “авырту шогыннан” һичшиксез үләр иде. Мускул тукымаларының сузылучанлыгын, аларның чыдамлыгын тәэмин итүче хатын-кызларның җенес гормоннары – эстрогеннар бу очракта бәби табучыга бик зур ярдәм итә. Галимнәр фикеренчә, бала тудырганда хатын- кыз кичергән дәрәҗәдәге каты авыртуларга дучар ителсә, ир затының йөрәге чыдамас, ул шундук җан тәслим кылыр иде.

Хәер, монда чыдамлыктан тыш тагын бер серле хикмәт яшерелгән. Физиологик үзенчәлекләре аркасында, хатын-кызлар авыртуларга ешрак, ай саен дучар ителә. Ир-атлар кайчандыр үзләре кичергән авырту газапларын гомер буенча оныта алмыйча изаланса, хатын-кызларның баш мие бу тискәре мәгълүматны хәтер төпкеленнән сөртеп ташлый икән. Табигать-Анабызның әниләргә карата үзенчәлекле мәрхәмәтедер инде ул. Юкса, беренче сабыен дөньяга китергән чагында, кырык кылы шартлап өзелгән сәгатьләрдә бер мәртәбә коточкыч тәмугъ газапларын кичергән хатыннар, шундый ук чамасыз көчле авыртулардан куркып, икенче-өченче мәртәбә бала табарга барырга җөрьәт итмәс иде. 

Хатын-кызларның җитешсез яклары да күп. Әйтик, аларны кирәгеннән артык күп сөйләшүдә гаеплиләр. Бу чыннан да шулай икән шул. Уртача статистик хатын-кыз шундый ук статустагы ир-атка караганда, көненә 13 мең сүзгә артыграк сөйли икән! Менә ичмасам такылдыклар! Галимнәр бу хәлнең аңлатмасын баш мие үзенчәлегенә бәйләп аңлата. Хатын-кызда баш миенең сөйләм күнекмәләре өчен җаваплы маңгай һәм чигә өлешләре ирләрнекенә караганда зуррак дип язалар. Кызганычка күрә, гүзәл затларның тән тиресе ирләрнеке белән чагыштырганда 25%ка юкарак. Шул сәбәпле, безне вакытыннан алда картайтып, кәефне кыручы җыерчыклар иртәрәк чыга. 

Көчле затларның бик нык ачуын китерә торган үзенчәлегебез – кәефнең еш үзгәреп торуы. Әле генә тыныч кына елмаеп сөйләшеп торган хатын-кызны гүя мизгел эчендә пәриләр алмаштырып куя, тиктомалдан авызын турсайтырга, елап җибәрергә, юктан гына кабынып китеп, әрепләшә башларга күп сорамый ул. Хәләл җефетләрегезне моның өчен ачуланырга ашыкмагыз әле, мөхтәрәм көчле-куәтле, нык холыклы ирләр! Физиологлар, невропатологлар, психологлар фикеренчә, хатын-кызларның физиологиясе шулай корылган ки, җенес гормоннары даими “уйнауга” – аның күләме арту яки кимүгә бәйле кәеф үзгәрүчәнлеген бик теләсәләр дә контрольдә тота алмыйлар.

Иң кызыклысы шунда: гормоннар халәтенә бәйле рәвештә, шулар тәэсирендә, хатын-кызның кәефе генә түгел, дөньяга карашы, яшәү энергиясе, дәрте-дәрманы, максатлары, планнары, сизгерлеге, карашлары үзгәрә. Татарларда: “Яшем җитте кырыкка, эшләр китте шырыкка”, русларда: “Русской бабе – сорок лет – ни черта да толк нет. Стало бабе сорок пять – баба ягодка опять”, – дигән канатлы гыйбарәләр юктан гына барлыкка килмәгән. Гадәттә, кырык яшьләр тирәсендә, хатын-кыз менопауза - физиологик картаю халәтенә аякка басу алдында торган чагында, физик һәм психо-физиологик авырлыклар кичерә. Климакс башлангач, тәүлеккә дистәләрчә мәртәбә ут булып кызышу, манма тиргә бату, артыннан ук дер калтыранып туңу, кан басымы уйнау, баш сызлау, нервлар киеренкелеге кичерү, тиктомалдан кәеф төшү, елыйсы килү, кызып китү яки бар дөньяга битараф караш ташлау кебек кискен үзгәрешләр үзәккә үтә. Гормоннар бәйдән ычкынып, чыгырдан чыгып кына калмый, балага узу, ана булу кебек мөһим җенси функцияләрен югалта баручы хатын-кызның организмын эчтән тетеп сала.

Иммунитет төшә, әллә кайчангы хроник чирләр баш калкыта, эшкә сәләт кими, даими арыганлык халәте, йокысызлык кәефне боза. Мондый үзгәрешләр кичерүче хатын- кызның янәшәсендә аны аңлаучы, вакытында ярдәм кулы сузучы, акыллы, ярдәмчел, кайгыртучан ире булуы бик мөһим. Даими җенси тормыш белән яшәүчеләрнең “климакс давылларын” җиңелрәк кичерүе фәнни расланган. 

Хатын-кызларга хас тагын бер үзенчәлекле серне ачыйм әле. Гүзәл затлар әйләнә-тирәдәгеләрнең, аеруча якыннарының күңел халәтен, хис- кичерешләрен, борчуларын, сөенечләрен, хәтта кайвакытта үзләрен алдарга маташуын, ярату-яратмавын аларның күз карашыннан, мимикадагы үзгәрешләрдән, гәүдә торышыннан, кул хәрәкәтләреннән бик оста сиземли. Аллаһ Тәгалә барлык тереклек ияләрен парлы итеп яралткан, адәми затларга үзеннән соң сау-сәламәт, инсафлы, тәүфыйклы нәсел дәвамчыларын калдыру вазифасын йөкләгән. Хөрмәтле көчле затлар, бу шпаргалкам сезгә янәшәдәге сөекле, сөйкемле бичәләрегезне яхшырак аңларга ядәм итәр, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җылытыр дип өметләнеп калам. 

 Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading