16+

Казан кызы Мексикага киткән: татар кызының чит илдәге мәхәббәт тарихы

Видеоэлемтә аша аның тормышы, мәхәббәт тарихы турында сораштым.

Казан кызы Мексикага киткән: татар кызының чит илдәге мәхәббәт тарихы

Видеоэлемтә аша аның тормышы, мәхәббәт тарихы турында сораштым.

Алинә ханым Лопес Гарсия белән без күптән таныш. Олы улымны мәктәптә инглиз теленнән укыткан иде ул. Беренче тапкыр аның фамилиясен ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Баксаң, ул мексика егетенә кияүгә чыккан икән. 

Татарга тылмач кирәкми
– Тумышым белән мин Казаннан, – дип сүзен башлады Алинә ханым. – Абыем Айнур белән яшь арабыз бер ел гына, шуңа әти-әниебез, җайлырак булыр дип, бер сыйныфка укырга бирделәр. 11нче мәктәпкә укыдык. Мәктәп бинасы ул чакта ук бик иске иде, без укып бетергәннән соң күп тә үтмәде, аны сүтеп ташладылар. Мәктәбебездә төрле фәннәрне тирәнтен өйрәнүче сыйныфлар бар иде. Минем бик тә инглиз теле буенча укыйсым килде. Әмма әти-әнием каршы булдылар, чөнки анда математика, физика ише фәннәр әзрәк укытыла иде, шуңа гади сыйныфка бирделәр. 

Нәни вакытымнан ук үтә җаваплы булдым. Абый да, мин дә урамда трай тибеп йөрмәдек, тырышып укыдык. Инглиз теле аеруча ошый иде, аны тирәнтен өйрәнергә теләгем зур булды. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, чит телләр юнәлешен сайларга, яисә табиблыкка укырга хыялландым. Ләкин минем өчен барысын да әти-әнием хәл итте: мине Казан дәүләт энергетика университетына укырга керттеләр. Белгечлекне дә алар сайлады – экология инженеры һөнәрен үзләштердем мин. Теләмәсәм дә техник белем алырга туры килде.

Тик инглиз теле буенча уку теләгем сүрелмәде, аны өстәмә рәвештә өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Университетта тәрҗемәчеләр хәзерли торган өстәмә курслар барлыгын белдем. Анда 2,5 ел укырга кирәк иде. Бу хакта әтиемә кайтып сөйләдем. Ул ниятемне хуплады. Уку тәмамланыр алдыннан студентларны АКШка эшкә урнаштыручы программа турында ишеттем һәм шунда барасы килүемне әтиемә әйттем. Ул ризалашты, барлык матди чыгымнарны каплады. Нәтиҗәдә, 2008 елда мин бакалавриатны тәмамладым да, АКШтагы Флорида штатының Орландо шәһәренә очтым. 

Анда баргач, башта югалып калдым. Телне әйбәт өйрәнгән кебек булсаң да, чит илгә килеп эләккәч, чынлыкта син аларча бөтенләй сөйләшә белмәвеңне аңлыйсың икән. Әмма телне вата-җимерә булса да, инглизчә аңлаша башладым. Тора-бара тартынып тормыйча, хата җибәрүдән курыкмыйча сөйләшергә өйрәндем. Әлеге сәяхәтем чит телне үзләштерергә бик булышты миңа.  

Алинә бутербротлар ясый торган ресторанга эшкә урнаша. Берникадәр вакыттан соң җитәкчесе аңа: “Алинә, син испанча да сөйләшергә өйрән әле. Безгә испанча сөйләшүче клиентлар күп йөри”, – ди. Шулай итеп кыз испан телен өйрәнә башлый. Алинә телләр өйрәнүгә сәләте барлыгына инана. Хәер, телләр өйрәнүгә сәләт татар халкының канында бит ул. Татарга тылмач кирәкми, дигән гыйбәрәне ишеткәнегез бардыр шәт. 

АКШтан кайткач, яшь кыз үзенең магистратурага кабул ителүен белә. Һәм укуын дәвам итәргә була. Бу вакытта мөстәкыйльлеккә өйрәнгән Алинә, әти-әнисеннән акча сорарга уңайсызлана, шуңа да уку белән беррәттән бер чәйхәнәгә эшкә урнаша. Һәм шунда аның язмышын хәл итүче вакыйга була да инде. 

– Беркөнне чәйхәнәбезгә ике егет килеп керде, – дип искә төшерә Алинә ул вакытны. – Аларның чит ил кешеләре икәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Шуңа егетләргә инглизчә: “Рәхим итегез! Теләсәгез, мин сезнең белән инглизчә аралаша алам”, – диеп эндәштем. Алар исә: “Без испанча сөйләшәбез”, – дип елмаештылар. “Ә мин испанча да беләм!”, - дип аларның туган телендә әйтеп салдым. Егетләр шаккаттылар. Ашап эчкәннән соң, Фердинандо исемлесе: “Испан телендә аралашасыгыз килсә, миңа шалтырата аласыз”, – дип миңа үзенең телефон номерын язып бирде. Чит телдә сөйләшергә өйрәнәсең килсә, аралашу тәҗрибәсе кирәк. Ә минем бик тә испан телен үзләштерәсем килә иде. Шуңа күрә эшем тәмамлануга ук, мин егеткә СМС язып җибәрдем. Ул җавап бирде. Шуннан без аның белән көн саен языша башладык. Тора-бара дуслыгыбыз ныгыды, көннәрдән-беркөнне ул мине очрашуга чакырды…

Сөйгәне артыннан – дөнья читенә
Ике йөрәк бер-берсенә бәйләнсә, дөньядагы бернинди көч тә әлеге төенне сүтә алмый. Алинә белән Фернандо арасында да мәхәббәт туа. Егет Казандагы югары уку йортын уңышлы гына тәмамлый, аңа чит илдә укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Шунда ул сөйгәненең кулын сорый һәм аны үзе белән алып китәргә теләвен әйтә. Әмма Алинәнең укуын тәмамларга әле тагын бер ел калган була. Өстәвенә, кыз әти-әнисенең ризалашмавыннан да курка. 

– Мексика кешесенә кияүгә чыгасымны әйткәч, әти-әнием башта аяк терәп каршы тордылар. Әбием бу хәбәрне бөтенләй авыр кичерде, өзелеп-өзелеп елады. Мин бөтен каникулларымны һәр җәйне авылда әбием белән үткәрә идем. Әбием миңа догалар өйрәтте, бергә уразалар тоттык, ул мине чын мөселман итеп тәрбияләргә тырышты. Ә мин аңа хыянәт иткән кебек булдым. Боларны сөйгәнемә аңлаткач, ул минем хакка бар нәрсәгә әзер икәнлеген әйтте, һәм никах укытырга да, киләчәктә туачак балаларыбызны ислам динендә тәрбияләргә дә ризалашты. Шуннан әти-әнием безгә хәер-фатихаларын бирделәр. Башта Кол-Шәриф мәчетендә никах укыттык, аннан бик зурлап, матур итеп туй үткәрдек, – ди Алинә ханым. 

Туйдан соң яшь кияү чит илгә укуын дәвам итәргә китә, яшь хатын исә Казанда кала. Яшьләр бер-берсе янына кайтып-китеп йөриләр. Бер елдан магистратураны тәмамлагач, Алинәгә бәхет елмая: ул инглиз теле буенча халыкара имтиханны бик уңышлы гына тапшыра да, махсус дәүләт программасы ярдәмендә ире янына Германиягә укырга китә. Ниһаять, яшь гаилә кушыла.

– Германиядә 3 ел яшәдек, – ди Алинә ханым. – Ирем докторлык дәрәҗәсенә иреште, мин икенче магистратураны тәмамладым. Миңа бу вакытта 26 яшь иде инде. Диплом яклаганда олы кызым Алексия белән йөкле идем. Баламны әти-әнием янында табасым килде, шуңа яңадан туган җиремә әйләнеп кайттык. Беренче балабыз туып ике ел үткәч, Адрианабыз туды. Икенче кызыбыз бераз үсеп ныгый төшкәч, без яңадан чит илгә яшәргә китәргә җыена башладык, ләкин пандемия башланды да, Казанда калырга мәҗбүр булдык. Инглиз телен әйбәт белгәнгә, мине мәктәпкә укытучы итеп эшкә чакырдылар. Әмма балалар белән эшләү өчен, педагогика буенча махсус өстәмә уку тиешле иде. Мин әлеге яртыеллык курсларны да уңышлы гына тәмамладым һәм мәктәпкә эшкә кердем.  
Казанда берничә ел яшәгәннән соң, Алинә ханым ире белән Мексикага, Фернандоның туган шәһәре Оахакага китеп төпләнергә карар кылалар. Туган җире, әти-әнисеннән ерак яшисен белсә дә, ул борчылмый. Чөнки ире бу вакытта зур галим дәрәҗәсенә ирешә, аңа туган шәһәрендә әйбәт эш тәкъдим итәләр. Алинә ханым хәләл җефетенә терәк-таяныч булырга тели. Балаларына да әтиләренең туган якларын күрсәтергә, аның туганнары белән таныштырырга кирәклеген аңлый ул. 

– Мексикага яшәргә китәсебезне белгәч, балалар бик шатландылар, моны маҗаралар тулы сәяхәт итеп кабул иттеләр, – ди Алинә ханым. – Испан телен дә бик тиз өйрәнделәр, мәктәптә тиз арада үзләренә дуслар таптылар. Әлегә кадәр бер тапкыр да: “Безгә монда ошамый, кире кайтып китик”, – дип әйткәннәре булмады. Монда климат үзгә булса да, анысына да тиз яраклаштылар. Әтиләре ягыннан әбиләре белән дә таныш иде алар, чөнки иптәшемнең әнисе даими рәвештә Казанга килеп йөрде.

Ә менә миңа күп нәрсәгә өйрәнергә, яраклашырга туры килде. Мәсәлән, беренче вакытта балаларны мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә җәмәгать транспорты белән йөрттем. Бик читен булды. Чөнки Мексика күп яктан артта калган ил. Биредә җәяүлеләр өчен хәтта тротуарлар да юк. Юллар бик әшәке. Ирем шуларны уйлап: “Болай булмый, сиңа машина йөртергә өйрәнергә кирәк”, – дип, миңа җиңел машина алып бирде. Моңарчы руль артына утырырга куркып йөри идем. Әмма тормыш әлеге куркуымны җиңәргә, гомердә дә башкара алмамын кебек тоелган эшкә җөрьәт итәргә мәҗбүр итте.

Монда килгәч, башта эш табу белән дә кыенлык килеп чыкты. Ирем көне буена эштә, балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә кирәк, шуңа күрә беренче елны мин бөтенләй эшләмәдем. Икенче елны берьюлы ике университетка эшкә урнаштым, испан телендә сөйләшүче шәкертләргә инглиз телен укыта башладым. Ләкин мин төшкә кадәр генә эшлим, чөнки төштән соң балаларны йөртәсем бар. 

Сагынудан дәва – видеоэлемтә
Алинә ханымнан Мексикадагы тормыш, андагы көнкүреш үзенчәлекләре хакында да сораштырдым. Ул башта тискәре, аннан уңай яклары турында сөйләде:
– Мексика – өченче дөнья иле. Һәм бу бик нык сизелә. Монда иҗтимагый инфраструктура үсеш алмаган, юллар начар, йортлар иске, җәмәгать транспорты да шактый таушалган. Әлеге күренешләргә мондагы климат белән табигать шартлары да сәбәпчедер бәлки. Мисал өчен, без яшәгән Оахака шәһәрендә еш кына җир селкенә. Бервакытны хәтта 5,5 балл дәрәҗәсендәге җир тетрәве булды. 4,5 баллдан башлап, хәбәрләү системасы эшли башлый, аңа кадәрлесен хәбәр итеп тормыйлар, ләкин җирнең селкенүе нык сизелә. Әлеге шәһәр диңгез белән чагыштырганда 1500 чакрым биеклектә урнашкан. Бер яктан тау башында яшәгән кебек, ләкин безнең монда тигезлек, таулы җир кебек тоелмый. Ә менә климат нәкъ таулардагы шикелле: көндез бик каты кыздыра, кич-иртәләрен исә салкын, хәтта җылы киемнәр киеп йөрибез. Бездән өч сәгатьлек юл ераклыгында океан. Анда давыллар булганда монда да җил куба һәм яңгырлар ява. Хәзер океанда тыныч, шуңа күрә бездә корылык башланды. Дым юк, эссе, кояш бөтен җирне көйдерә. Яңгырлар яумагач, һавада тузан. Монда хәтта канализация да юк, шуңа күрә бөтен юынтык сулар бердәнбер елгага агызыла. Нәтиҗәдә, анда яшәүче бөтен тереклек үлеп беткән һәм судан бик сасы ис килә.  

Без хәзер яшәгән Оахака шәһәре Казан белән чагыштырганда күпкә кечерәк. Мин аны зур авыл кебек кенә кабул итәм. Гәрчә, ул Оахака штатының башкаласы булса да. 

Мексикада бик шат күңелле, мәрхәмәтле кешеләр яши, алар һәрчак елмаеп йөриләр, ярдәм итәргә ашкынып торалар. Мексикалылар бәйрәмнәрне бик тә яраталар, һәр чараны зурлап үткәрәләр. Шуңа күрә биредә гел бәйрәм рухы хөкем сөрә. Җирле халык гореф-гадәтләргә бик тугры. Мәктәпләрдә балаларга нәни вакыттан ук туган якларының гореф-гадәтләрен белеп, йолаларын үтәп үсәргә өйрәтәләр. 

Оахакада югары уку йортлары күп, шул сәбәпле шәһәр яшь шәкертләр белән тулы. Монда чит илләрдән килгән кешеләр шактый, алар барысы да дустанә яши, шуңа күрә безнең шәһәрдә җинаятьчелек бөтенләй дә юк диярлек, бик тыныч, урамда балалар белән курыкмыйча йөрергә була. Гаиләң белән бергә күңел ачу өчен урыннар да шактый, – дип сөйләде Алинә ханым.  

Олыгая барган саен туган җир сагындыра, әти-әни янына, кендек каны тамган туган якларга кайтасы килә башлый. Алинә ханымнан шул хакта да сораштым. 

– Әйе, сагынам, ләкин ул кадәр нык түгел, – диде ул. – Бер яктан, яшь олыгая башлагач, күңел туган якларга тартыла башлый. Ләкин, икенче яктан, сөекле ирем, балаларым янымда булгач, миңа кайда да рәхәт. Мин бит монда үзем теләп килдем. Хәзер ерак арадагы туганнарың белән аралашу өчен төрле чаралар бар бит. Мисал өчен, әти-әнием, туганнарым белән даими рәвештә шалтыратышабыз, видео аркылы сөйләшәбез. Шулай күрешкәч тә, сагыну хисе басыла. Өстәвенә, балаларыбызга монда ошый, хәзер яраткан яңа эшем бар. 

Гөлназ Фәхретдинова.
Казан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading