16+

Казан халкына Тәтештән тәмле сый-хөрмәт

Казанның Киров районындагы Кызыл Кокшай урамында һәр шимбәдә Тәтеш белән Кама Тамагы муниципаль районнары чиратлашып ярминкә үткәрә. Тәтешлеләр сәүдә гөрләтте монысында.

Казан халкына Тәтештән тәмле сый-хөрмәт

Казанның Киров районындагы Кызыл Кокшай урамында һәр шимбәдә Тәтеш белән Кама Тамагы муниципаль районнары чиратлашып ярминкә үткәрә. Тәтешлеләр сәүдә гөрләтте монысында.

- Агрохуҗалыклар, фермерлар җитештергән терлек һәм кош итләре, сөт, яшелчә төяп, инде җиденче мәртәбә килүебез. Дәүләт субсидияләр белән ярдәм итеп тора, шунлыктан Казандагы ярминкәләрдә бер җаваплылык хисендә катнашабыз. Районыбызда татар, рус, чуваш, мордва халыклары дус-тату яши һәм эшли. Ярминкәләребездә шушы милләтләрнең үзешчән артистлары җырлар һәм биюләр башкара. Һәр килгән саен өлкәннәргә чәй табыны корабыз, күчтәнәчкә азык-төлек тупланмасы бирәбез. Көзге ярминкәне  без 16 декабрьдә йомгаклыйбыз, 23 декабрьдә Кама Тамагы чираты, - ди Тәтеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ирек Садриев.
Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салихов белән Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов сәүдә чатырларындагы өстәлләренә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән каз, үрдәк, тавык түшкәләрен, шулай ук яшелчә продуктларын тезеп куйганнар. “Казанга ихластан киләбез. Ярминкәләр авыл халкы җитештергән продукцияне акчага әйләндерү мөмкинлеге дә бирә бит”, - диделәр алар беравыздан.
- Казан бистәләрендә терлекләр һәм кош-корт асраучылар өчен бодай, арыш, солы, арпа, борчак – барысын да төяп килдек. Бәяләре дә бушлай диярлек, килограммы 10-18 сум, - ди “Нур” агрофирмасы агрономы Равил Салаватуллин.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары азык-төлек сатуда министрлык тәкъдим иткән социаль бәяләрне саклый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырында тәмамлана, шунлыктан республикада җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне арзанрак бәяләрдән алып калырга чакырды министрлык хезмәткәре.

Кызыл Кокшай урамындагы ярминкәдәге бәяләр:
Сыер ите - 400-600 сум,
Бәрәңге - 16-18 сум, 
Кәбестә - 16 сум, 
Кишер - 25 сум,
Суган - 22 сум, 
Чөгендер - 16 сум,
Кабак - 25-35 сум,
Сөт (литры) - 45 сум,
Карабодай - 60 сум,
Он - 30 сум.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading