16+

Казанны күзәтеп кенә торалар

Югары Ослан рус бистәсе булып санала. Татарларның саны да барлык халыкның яртысы да юк биредә. Тарихы бик бай, гражданнар сугышы һәм башка зур вакыйгалар кичкән әлеге җирлек. Соколка дигән тау башына аклар бер хәрби корабтан алып, зур пушка да куярга маташканнар, әмма бу планнары тормышка ашмаган.

Казанны күзәтеп кенә торалар

Югары Ослан рус бистәсе булып санала. Татарларның саны да барлык халыкның яртысы да юк биредә. Тарихы бик бай, гражданнар сугышы һәм башка зур вакыйгалар кичкән әлеге җирлек. Соколка дигән тау башына аклар бер хәрби корабтан алып, зур пушка да куярга маташканнар, әмма бу планнары тормышка ашмаган.

Фундаменты хәзер дә саклана әле. Болар хакында миңа Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин сөйләде. Ул белеме буенча тарих укытучысы икән, мәктәп директоры булып та эшләгән, җирлек турында бөтен нәрсәне белә.

Югары Осланга керә торган юл әйбәт, яңа түгел, әлбәттә, әмма кайбер җирләр белән чагыштырганда ярыйсы гына күренде. Стелласы да начар тоелмады, тик, миңа калса, аны зуррак һәм матуррак итеп тә ясап була. Район үзәгенә кергәндә үк бассейн каршы ала. Җирле халык өчен бик шәп объект ул, теләсә кайсы вакытта йөзеп кайтасың. Югары Ослан таулы урында урнашкан, шуңа күрә дә аның үзәк урамы һәм башкалары да бормалы. Шуның аркасында кышын тракторлар да карны бер якка таба гына чистарта ала, югарыга менү авыр икән. Бу урамнан барганда бик матур манзара ачыла – диңгез кебек Идел күренә. Ярга төшеп җиткәч, “Капитаннар мәйданына” барып төртеләсең. Аны шәһәрләрне төзекләндерү программасы нигезендә эшләгәннәр. Шундагы махсус диварда әлеге җирлектә хезмәт куйган капитаннар исемнәрен язып куйганнар. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы җирдән елганың икенче ярына паром йөри, кышын монда боз юлы ясыйлар. Ул Казанның Аракчино бистәсенә чыга. М7 трассасыннан урап барганчы, Идел аша чыксаң, башкалага күпкә тизрәк барып җитәргә була. Дөрес, җомга белән якшәмбе паромга эләгү өчен зур “бөкеләр” барлыкка килә икән. Шунда ук пляжы да бар, гәрчә ул рәсми рәвештә теркәлмәгән булса да. Эш шунда ки, һаман да шул паромнар һәм кораблар йөргәнгә күрә, монда су коенырга ярамый.

Яр буеннан ерак булмаган урам буйлап киттек. Югары Осланга килгән туристлар нәкъ менә шушыннан җәяү баралар. Юл өстендә төбәкне өйрәнү музее бар, янында ук матур йортлар тезелеп киткән. Әйткәнемчә, урам югарыга таба менә, аннан бөтен республикага билгеле булган Соколка тауына барырга мөмкин. Бу юлдан хәтта атаклы революционер һәм шагыйрь Александр Радищев узган. Мондагы манзараны күреп, шаккаткан ул. Кулъязмаларында шундый кызыклы сүзләр дә язып калдырган: “Ослан буйлап йөрдем, кыярларны монда күп утырталар, ә менә этләр аз”. Сүз уңаеннан, музейдан ерак түгел Ильинско-Никольский чиркәве бар, аның җирлегендә тарихта билгеле булган икенче кеше – Петр Iнең якын дусты Александр Меньшиков үзенең хатынын җирләп калдырган булган.

Соколка тавыннан бик шәп манзара ачыла. Казан моннан уч төбендә кебек күренә, Иделне дә ныклап карап була. Шунысы кызык: нәкъ менә Югары Ослан тирәсендә елга 90 градуска борыла. Күрсәгез иде сез мондагы матурлыкны! Баксаң, район үзәге элегрәк тау астында аста булган. Куйбышев сусаклагычын ясаганда аның бер-ике урамын су каплаган. Андагы йортлар уртасында карст күле дә бар, дөрес аны узып китүче кораблардан күреп булмый.

Югары Ослан урамына кереп барганда сәер генә корылмаларга игътибар иттем. Сергей Осянин әйтүенчә, анда ел саен гражданнар сугышының реконструкциясен күрсәтәләр, махсус шул чара өчен төзелгән. 

Бистәнең уртасында Батырлар паркы бар. Әлеге җирлек кайчандыр шәхси кулларда булган икән. Районга килгән яңа җитәкчелек аны кире муниципалитетка кайтарткан. Парк өч өлештән тора, анда Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, башка төр сугышларда катнашучылар исемлеге язылган, район үсешенә үз өлешен керткән кешеләр дә күрсәтелгән. 

“Ә хәзер без ХХ гасыр Югары Осланнан XXI гасырга чыгабыз”, – Сергей Осянин белән яңа микрорайоннарга таба юл алдык. Анда безне гаҗәеп зур мәдәният һәм ял паркы каршы алды. Ул зур бер комплекста төзелгән. Монда барлык спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә була, хәтта скейт-парк та бар. Нәкъ менә шушы җирдә район Сабан туе уза икән. Балалар мәйданчыклары да, ял итү урыннары да күренде. Әле җитмәсә янында спорткомплекс та бар – барлык уңайлыклар да тудырылган. Шушы парктан ерак түгел мәктәп, балалар бакчасы һәм сәнгать мәктәбе урнашкан. Монда яшәүче гаиләләр өчен бигрәк шәп җир бу. 

Район хакимияте бинасы янында гына үсмерләр клубы урнашкан. Анда тренажерлар куелган, төрле залларда әллә ничә төрле шөгыльгә өйрәнергә була. 

Район башлыгы Марат Зыятдинов фикеренчә, соңгы елларда Югары Осланда яшәү сыйфаты яхшырды, матур тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган. 

– Игътибар иткән булсагыз, район үзәгендә зур йортлар күп төзелә, димәк, акчалы кешеләр яшәү өчен безнең җирлекне әйбәт дип тапкан. Югары Осланнан Казан ерак түгел, миллионлы шәһәргә тиз генә барып җитеп була. Инде сигез ел паром да йөреп тора, боз юлы да эшли. Кыска итеп әйткәндә, эш урыннарына йөрү бернинди дә проблема тудырмый. Моңа өстәп шуны әйтергә кирәк, мондагы табигать искитмәле – күзгә рәхәт, тәнгә сихәт. Алга таба без туризм буенча яңа үсеш нокталары эшләргә уйлыйбыз. Нәкъ менә безнең Печищи җирлегенә бөтен илдән килеп, геологик тикшеренүләр ясыйлар, чөнки җирнең составын, ничек барлыкка килүен һәм үсешен өйрәнергә мөмкин. Без берничә төбәкне үз эченә алган 350 чакрым озынлыктагы “Идел сукмагы” дигән туристик проектка кердек. Аның Татарстан җирлегенә кагылган урыннары күбесенчә Югары Ослан районына карый. Менә хәзер эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып барабыз, тиздән 20 мең кешегә исәпләнгән электрон сәүдә итү шәһәре төзү буенча эшләр башланып китәргә мөмкин. Ә бу инде эш урыннары дигән сүз, инфраструктурасы да булачак. Хәзерге вакытта сәнәгать паркының проекты ясала, – дип район үзәге белән таныштырды Марат Зыятдинов. 

– Югары Осланда проблемалар да бардыр бит, халыкны монда нәрсә борчый?

– Әлбәттә, бар инде алар. Йортлар күп төзелә, халык саны арта, без хәзер су белән бәйле сорауларны күп ишетәбез. Шуларны исәпкә алып, без яңа су алу станциясен проектлый башладык, тагын берәү кирәк. Су чистарту корылмаларын да төзекләндерү сорала, чөнки бик күп яңа объектларыбыз барлыкка килде – ул бассейн, спорткоплекс, күп фатирлы йорлар. Чүп чыгаруны контрольдә тотабыз, төбәк операторы һәм подрядчы оешма белән әйбәт кенә эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Кышын бер проблема барлыкка килә, ул безнең Югары Осланга гына хас. Район үзәге таулырак җирдә урнашкач, кар чистартуны бер яклап кына оештырып була, чөнки тракторга югарыга эттереп менү бик авыр. Ә болай алганда, һәрберсе дә хәл итәрлек, яшәү өчен монда яхшы урын дип саныйм, – дип җаваплады район башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading