Кем ничек, ә мин дөрес яшим!
Мин лаеклы ялда инде. Яшьлектә дә эшләп әллә ни кырмадым, гомере буе өйдә үз остаханәмдә агачтан тәрәзә рамнары ясадым.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мин лаеклы ялда инде. Яшьлектә дә эшләп әллә ни кырмадым, гомере буе өйдә үз остаханәмдә агачтан тәрәзә рамнары ясадым.
Әй, ул заманда бик кирәкле кеше идем. Түрәләр китеп тормады инде капка төбемнән. Түләүләре шәп иде, акчага кытлык күрмәдем. Җаем белән эшләдем, вакытында өйгә кереп ашадым дигәндәй, хезмәт белән ватылмадым – монысы хак. Ләкин, берничә бармагымны циркуляркага өздердем өздерүен. Хәзер дә кадердә яшим.
Төпчеген яныбызда алып калдым, йорт тезгенен дә кулларына карышып тормый гына тапшырдым. Үзләренчә эшләсеннәр, тапсыннар, булдырсыннар, ә мин болай да гомере буе булганына риза идем. Хатын мине ачуы килгән саен, май сызыгы кайнаганда тугансың, гомере буе рәхәттә яшәдең, ди. Дөрес әйтә! Ләкин бит мин артыгын күрмичә, көяләнмичә яши белдем.
Бүген дә девизым дөрес: өйдә хакимлек итәр өчен балалар белән сүз көрәштереп утырмыйм. Ә менә күршеләрдә гел киресе: яшьлекләрендә күмәк хуҗалык эшеннән кайтып кермәделәр, инде минем сыман сиксән яшенә җиттеләр, әле дә өй түрендә губернатор булмакчылар! Кайсыбызның тормышы дөресрәк соң инде?
Алсу Хакова. Биектау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
Комментарийлар