Әттәбез, әтиебез, әтәебез, әтекәебез...
Ничек кенә әйтелсә дә, адәм баласының бу дөньядагы иң газиз ике кешесенең берсенә әйтелә торган сүз инде бу.
Һәрбер якның үзенә генә хас сүзләре бар бит ул.
Безнең авыл, мәсәлән, ашыккан гына чагында аяк астында буталып, киләп сарып йөргән кешегә "матама" дип кенә җибәрә.
Бу сүзне хәтта якын-тирә авыллар да белми, ишеткәннәре дә юк, аларда аяк астында киләп сарып йөргән кешегә "борчып йөрмә әле, читкәрәк кит" диләр бугай.
Ә бездә ул "матама". Ашыкканда тулы бер җөмлә әйтеп вакыт уздырганчы бер сүз белән генә әйттең дә куйдың, эшең бетте кодагый.
Бу "матама"ны без генә түгел, Балтачлар да әйтә икән.
Балтач белән без күршеләр бит.
Менә шушы әти-әнигә әттә-нәнә дип әйтү дә Балтачлардан башланып, ике арадагы чикне узып, безгә килеп кергәндер ул, чөнки әттә-нәнә дип менә безнең районның Балтач районы белән чиктәш почмагында гына әйтәләр.
Әти-әнине әттә-нәнә дип әйтү безнең якларга узган гасырның егерменче елларында килеп кергән булса кирәк. Шуннан соң авылда күбрәк балаларга ата-аналар үзләрен әттә-әннә дип әйттерә башлаганнар. Без үскәндә ата-анасын шулай дип атаучылар күбрәк иде. Әти-Әни дип әйтүчеләр дә бар иде, беркемнең "Нигә болай дип өйрәттең балаңны" дигән сүзне ишеткәнем булмады.Бала-чагага нәрсә аңар, теле ачылганда үзеңне ничек дип әйтергә өйрәтәсең, ул шулай әйтә инде. Менә безне әттә-нәнә дип әйтергә өйрәтеп үстерделәр, үзем дә кызым белән улымны шулай өйрәттем.
Минем өчен телгә йомшак, колакка ягымлы ул әттә-нәнә дигән сүз...Инде яшьләре илле ягына таба барган кызым-улым беркөн килеп безгә әти-әни дип эндәшә икән, мин аны кабул да итмәмдер. Минекеләр гомер буе әттә-нәнә диделәр.Минем колак шул сүзләргә ияләшкән, үзем дә иң газиз-кадерле кешеләремне гомер буе әттә-нәнә дип атадым. Әле дә, инде күптән бу якты дөнья йөзләрендә булмасалар да, аларны сагынып әттә-нәнә дип искә алабыз. Бу турыда яза башлагач, күршем мәрхүмә Хәтимәттәнең төпчек улы Вакиф абыйга әйткән сүзе искә төште.
Әтисен сугыш кырына озатканда әнисенең кулында бер яшьлек сабый булып калган малай да үсеп егет булып җитә. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайта, һәм менә нишләптер солдат егеткә нәнәсе теле ачылганда өйрәткән нәнә сүзе ошамый, кайткан көннән әни дип эндәшә. Бер көн уздырып җибәрә сабыр Хәтимәттә улының "әни" дигән сүзен, икенче көнне дә сабыр гына "йотып" куя. Өченче көнне сабыр савыты тулып куя һәм иртәнге чәй янында "улым, син кемгә һаман әни" дип эндәшәсең ул, монда бүтән кеше юк бит" дип куя. Кемгә эндәшсен инде солдат егет. Билгеле, әттәсе сугышта һәлак булганнан соң бөтен дөньяның җил-давылыннан өч баласын сыңар канат белән каплап үстергән нәнәсенә әйтә әни дип.
Ә Хәтимәттә гади генә итеп "әй улым, бүтән алай димә яме, әни дип эндәшкәндә син миңа күрше Сәгадәтбикә малае кебек буласың да каласың" ди. Ничек әйтсәләр әйтсеннәр, иң мөһиме - кирәкле-кадерле кешеләр булып гомер итсәк иде бу дөньяда.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар