16+

“(Кеше өчен) иң зур бәхетсезлек – ул аның начар холкы”

Холык... Төрлебездә ул төрлечә. Кемнәрнедер "җиңел кешеләр", ә кайберәүләрне "авыр"лар рәтенә кертәләр.  Нәрсә соң ул холык? Һәм нигә динебез холкы яхшы булган кешеләрне югары дәрәҗәгә күтәрә? Боларга җавап эзләп карыйк. 

“(Кеше өчен) иң зур бәхетсезлек – ул аның начар холкы”

Холык... Төрлебездә ул төрлечә. Кемнәрнедер "җиңел кешеләр", ә кайберәүләрне "авыр"лар рәтенә кертәләр.  Нәрсә соң ул холык? Һәм нигә динебез холкы яхшы булган кешеләрне югары дәрәҗәгә күтәрә? Боларга җавап эзләп карыйк. 

Ибне Гомәр радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: “Берьюлы мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында булганда аның янына әнсарлардан (Мәдинә шәһәре мөселманнары. – Авт.) булган бер кеше килде һәм Пәйгамбәребезне сәламләп: “Йә, Расүлуллаһ, мөэминнәрнең иң хәерлесе кем?” – дип сорады. Аллаһының расүле: “Холкы күркәм булганы”, – дип әйтте.

Һәркемнең мөэминнәрнең күркәме буласы киләдер. Әмма холкыбыз авыр булу, шул холык белән хәтта башкаларга авырлыклар тудыруыбыз белән без үзебезне Расүлебез әйткән әлеге югары дәрәҗәдән мәхрүм итүебез бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “(Кеше өчен) иң зур бәхетсезлек – ул аның начар холкы”, – дип әйткән (имамнар Әт-Табәрани, Әбү Нугайм, имам Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан). 

Расүлуллаһның бу сүзләреннән әгәр кешенең холкы начар булса, ул кылган изге гамәлләрен дә юкка чыгарырга мөмкинлеген аңларга була. Әйтик, берәүнең холкына гайбәт сату сыйфаты хас, ди. Һәм, әлбәттә, гайбәт сатып, ул кылган изге гамәлләрен башка кешегә бирүе, һәм изгелекләреннән “коры калуы” бар. Көнләшү белән дә шул ук хәл. Пәйгамбәребезнең: “Ут коры утынны яндырып бетергән сыман, көнчелек тә изге гамәлләрне юк итә”, – дигән хәдисен искә төшерик (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгыннан). 

Болардан чыгып, “Дөреслектә, аш серкәсе балны бозган кебек, начар сыйфатлар да гамәлләрне боза” (имам Әл-Хәким хәдисләр җыентыгыннан), – дигән хәдиснең тулы мәгънәсен аңлый алабыз. 

Моннан тыш холкы начар булучы кешенең үзенә күп авырлык китерүен исәпкә алырга кирәк. Әбү Һөрайрадан тапшырылган хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сә сәлләм: “Холкы начар булучы кеше үз-үзен газапка тарткан”, – дип әйткән. Ничек була икән соң бу, диярбез. Уйлап карыйк әле. Әйтик, холкы начар кеше кемгә дә булса ачуланып йөреп, борчуга төшә, күңел тынычлыгын югалта. Шул сәбәпле саулыгына зыян сала. Юкка гына бәхетнең күңел тынычлыгы дигән мөһим төшенчәдә булуын әйтмиләр. Холкы күркәм булган кеше Расүлебезнең: “Иң көчле кеше – ачуы чыкканда үзен тыя белүче кеше ул” (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан), – дигән хәдисен истә тотып, башкаларны гафу итә, тормыштагы төрле ситуацияләрне зурга җибәрмичә үткәрә белә. Мондый кешеләр аз, әмма алар зур ихтирамга һәм соклануга лаек. 

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр сезгә тау урыныннан күчкән дисәләр – ышаныгыз (моңа ышану җиңелрәк), әмма кеше начар гадәтләрен калдырган, дисәләр, ышанмагыз, чөнки адәм баласы шулай яратылган”, – дигән (имам Әхмәднең хәдисләр җыентыгыннан). Бу хәдис безгә холыкны үзгәртү тауларның урыныннан күченүеннән дә кыенрак икәнен белдерә түгелме?!

Әмма ничек кенә булса да, без, таулар урыныннан күчсә дә, холык үзгәрми, без шулай барлыкка китерелгән, дип кул селти алмыйбыз. Кеше тырышкан очракта рухи яктан үзгәрә, тискәре сыйфатларын танып, алар өстендә эшләгән очракта, үзен тәрбияли алганын беләбез. Безнең янәшәдә дә андый кешеләр аз түгелдер. Әмма иң мөһиме – кеше үзендәге әлеге сыйфатларны танырга тиеш, шулай булмаган очракта югарыда искә алынган “тау урыныннан күчкән, дисәгез, – ышаныгыз, холык үзгәргән, дисәләр – ышанмагыз” дигән хәдискә туры киләчәкбез. Бу хәдис кешенең үз өстендә эшләве зур хезмәт икәнен белдерә. 

Коръән уку, һәрдаим Аллаһыны искә алу, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү һәм күркәм әхлаклы кешеләр белән аралашу безгә бу эштә ярдәм итәчәк. Һәм, әлбәттә, Раббыбызның Расүле өйрәткән күркәм доганы истән чыгармыйк:
Укылышы: «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый».
Мәгънәсе: «Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә».

Бу дога холыкны күркәм итеп була, әмма бездән тырышлык таләп ителгәнен белдерә торган дәлил. Әгәр шулай булмаса, Расүлебез безгә аны өйрәтеп калдырыр идеме икән?!

Айсылу Юлдашева.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading