16+

“Хәзер үк өйдән чыгарып ат бу хәшәрәтне! Аның эче тулы шакшы суалчан күкәйләре"

Мәртәбәле зур оешманың үтә дә таләпчән санитар табибәсе Фәридә ханым, өенә кайткач та, үзе уйлавынча, бөтен җирдә мыжгып торган зарарлы микроблар, бактерияләр белән көрәшүен дәвам итте.

“Хәзер үк өйдән чыгарып ат бу хәшәрәтне! Аның эче тулы шакшы суалчан күкәйләре"

Мәртәбәле зур оешманың үтә дә таләпчән санитар табибәсе Фәридә ханым, өенә кайткач та, үзе уйлавынча, бөтен җирдә мыжгып торган зарарлы микроблар, бактерияләр белән көрәшүен дәвам итте.

Ире Гариф белән бердәнбер “иркә песие” – кызы Фәниягә, каенанасы Гарифәгә: “Чисталык – сәламәтлекнең нигезе”, – дип, көне-төне тукып торып, колакларын тәмам тынчытып бетерде. Гаилә әгъзаларының кайсы гына арып- талып эшеннән, кибеттән, йә базардан, яки укудан кайтып керсә дә, ханым эшлекле кыяфәттә бөеренә таянып, алгы бүлмәгә чыгып басып, ирексезләп кулларына дезинфекция эремәсе тутырылган сиптергеч тотыра. Бичаракайлар, фатирга узганчы, подъездның баскыч мәйданчыгына чыгып, өс, аяк киемнәренә шул сыекчаны сиптереп, “урамнан ияреп кайткан күзгә күренми торган чир чыганакларын мизгел эчендә кырып салырга” мәҗбүр ителгән иде. 

Кара-каршы күршеләре Гөлбану абыстай, үзләренең ишек “күзеннән” бу кәмитне күзәтеп торып, әүвәлге мәлдә аптырап бетте. “Бу сәер яңа күршеләр, урамнан кергәч, нишләп башкалар кебек җай гына фатирларына кереп югалмыйлар, ә утлы таба өстендә сикерешкән борчаклар сыман, ни арада ишектән атылышып чыгалар да, зыр-зыр килеп, әйләнә-тулгана, “пуф-пуф” китереп, бер-берсенә нәрсәдер сибешәләр икән соң?” – дип тинтерәде. Табышмакның ачкычын табуга өметләнеп, ишеген яртылаш ачып, очлы борынын тышка сузган иде, искәрмәстән, кызыксынучан кортканың үзен дә формалинлы сыекчага коендырдылар. Әллә үзенә ияреп чыккан микроблары күп булганга, әллә башка сәбәп аркасында, бу “процедура”дан соң, Гөлбану карчыкның озаклап борын суы акты, тамак төбе кытыкланды, күзләре яшьләнде, башы шаулады, шунлыктан бер атна урын өстендә ыңгырашып ятты. 

Хуҗабикә Фәридә ханым урнаштырган катгый тәртип буенча, зарарсызландырып кергән өс-башны салып, ишек буендагы шифоньерга элгәч, тиз арада ванна бүлмәсенә узып, бит-кулларны кат-кат сабынлап юып, йә баштанаяк коенып, йонлач өй халаты белән йомшак тапочка кигәч кенә, зал ягына, аш, йокы бүлмәләренә узарга рөхсәт ителә иде. 

Өйләнешеп бергә яши башлаган мәлдә, авылда үскән Гариф бу тәртипкә каршы чыгып, үзенчә протест белдереп караган иде анысы. Ләкин сөйгән бичәсе аны уртак түшәктән, җылы кочактан, кайнар аштан мәхрүм итте дә куйды. Ир затын буйсындыруның моннан да җайлырак ысулы булмавын Фәридә әнисеннән ишетеп алып, миенә сеңдергән иде. Бәбие тугач, аны сау- сәламәт итеп үстерү өчен, Фәридә ни генә кыланмады. Бичара нарасыйны көнгә өчәр-дүртәр мәртәбә төрле төнәтмәләр салынган суларда коендырып хәлдән тайдырды. Имезлекләрне кайнатып, латексын эштән чыгарды, бер кайнар, бер салкын суга тыгып алып, сөт шешәләрен шартлатты. Идәнне иртән-көндез-кич юып, тузан сөртеп хәлдән тайды. Бәби карашырга дип, вакытлыча авылдан күченеп килгән каенанасы юып киптереп, таслап төреп куйган бәби киемнәрен, кат-кат үтүкләп, эчен тышка әйләндереп киертү дисеңме? Зыкма суык кышкы кичтә, иренә сабыйны юрганга төреп тоттырып, урамга саф һава суларга чыгарып җибәргәч, балкон ишеген, тәрәзәләрне төбенә шае ачып җилләтеп, фатирга котып суыклары кертеп тутыруы, өйдәгеләргә салкын тидерүе турында әйтеп тә тормыйм инде. 

Каенанасы Гарифә белән дә әлеге дә баягы чисталык саклау мәсьәләсендә гел эләгешеп тордылар. Икесе дә нәни мәхәббәт гөле өчен җанын ярып биререгә әзер иде. Беркөнне каенанасының нарасыйның алма битеннән чупылдатып үбеп алуын күреп калган килен өйдә буран уйнатты. “Ник пычратасың баламның битен? Үбәргә рөхсәтем юк! Карт кешенең сулышында зарарлы бактерияләр тулып ята. Сабыема күрәләтә инфекция йоктырасың бит! Моннан соң аңа рөхсәтсез кагыласы булма!” – дип пыр тузынды. Кортканың гарьлектән күзләре яшькә мөлдерәп тулды, иреннәре дерелдәде, хәле китте. Үзенең гап-гади авылда, уңайлылыклары булмаган өйдә җиде бала табып, берсен дә чирләтмичә, туп кебек таза, сау сәламәт итеп үстерүе турында сөйләргә дип җыенган иде, килененең усал күз карашын, кысылган җеп иреннәрен күреп, телен тыюны хуп күрде

 Кызына бер яшь тулган көнне, Гариф яраткан хатынына купшы чәчәк бәйләме, бәби карашучы әнисенә – йон яулык, нәни җимешләре Фәниягә бүләккә җете зәңгәр күзле, ак тәпиле, җемелдәп торган чем кара йонлы, ап-ак колаклы, озын койрыклы, мыек очлары як-якка мәзәк тырпаеп торган иллә дә матур песи баласы алып кайтты. Сабыйның, әтисе куенына сыенган тере уенчыкка куанып, мәхәббәтле песи баласына таба нәни кулларын сузып, уймак авызын колагынача җәеп, үзенчә тәтелди-тәтелди, тәүге мәртәбә тәпи басып китүе могҗизага тиң күркәм күренеш иде, югыйсә. Шуңа ихластан куанасы урында, абсолют чисталык дип саташкан Фәридә, газиз баласына үлем куркынычы янаганда, дошманына ташланган кыю ана арыслан сыман, ни арада баланы идәннән күтәреп алды да, иренә ярсып кычкырырга кереште. “Хәзер үк өйдән чыгарып ат бу хәшәрәтне! Аның эче тулы шакшы суалчан күкәйләре. Селәгәе дә, йоны да микробларга баткан. Балабызга мәчедән чирләр йоктырып, күрәләтә үтерергә җыенасыңмы?” – дип тамак ярып кычкырды. Бу тавыштан коты алынган бала үкереп еларга кереште. Каенанасы бәбине үз бүлмәсенә алып кереп китеп, әфсенләп өшкергәч кенә, тынычлап йоклап китте. 

Фәниягә чирләре йокмасын дип, аны балалар мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнаучы башка сабыйлар белән аралаштырмадылар. Кызчык яшьтәшләренең әүмәкләшә-әүмәкләшә карда тәгәрәп уйнаганын, күңелле чыркылдаша- чыркылдаша кар йомарламнары атышканын, бер-берсен йомшак мамыктай көрткә этеп екканын читтән генә кызыгып карап торырга мәҗбүр иде. Йогышлы чирләрдән саклыйбыз дип, аны балалар бакчасына йөртмәделәр. Фатирларына чит кеше балаларын кертмәделәр. Кешеләр күп җыелган җирләргә алып бармадылар. 

Туганнан бирле стериль мохиттә үскәнгә күрә, иммунитеты тиешенчә формалашмаган, организмы инфекцияләр белән көрәшергә өйрәнмәгән кызчыкның, башлангыч сыйныфта укый башлагач, авырудан башы чыкмады. Санитар табибә Фәридә ханым, әледән-әле тикшерүчеләр җибәреп, мәктәп җитәкчелеген тинтерәтеп бетерде. Кызына белем бирүче мөгаллимәнең дә теңкәсенә тиде. Чисталык дип саташкан хатын, иң куркыныч, бик хәтәр инфекциянең үз башында икәнлеге турында уйлап та карамый иде. Кешеләрнең психо-физиологиясен тирәнтен өйрәнүче галимнәр кирәгеннән артык чисталык саклау гамәле белән саташучыларны юкка гына психик чирлеләр исәбенә кертмидер шул инде. 

Хәмидә Гарипова,
Казан. 

Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading