16+

"Килен чәе" эчәсегез киләме? Ә "Президент чәе"н?

Президент чәен эчеп караганыгыз бар идеме? Ә Шүрәленекен? Көтүченекен? Тагын санап китимме? Алар барысы унөч төрле. Әле тагын яңалары барлыкка киләчәк, ди чәй үләннәрен җыеп сатучы Хәлимдаровлар. 

"Килен чәе" эчәсегез киләме? Ә "Президент чәе"н?

Президент чәен эчеп караганыгыз бар идеме? Ә Шүрәленекен? Көтүченекен? Тагын санап китимме? Алар барысы унөч төрле. Әле тагын яңалары барлыкка киләчәк, ди чәй үләннәрен җыеп сатучы Хәлимдаровлар. 

Киемеңә карап каршы алалар, дигән кебек, иң элек чәй кабыгындагы сүзләргә күз төшә шул. Рәмзия белән Ринас тәкъдим иткән чәйләрнең атамалары берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле. 
– Сатып алучылар да иң элек шуңа игътибар итә. Бигрәк тә “Мишәр чәе”без популяр, – ди Рәмзия. 

Ни өчен мишәр чәеме? Бу чәйнең составында чамбыр дигән үлән бар һәм аны Ринасның туган ягы Чүпрәле районының Ярамай авылы кырларыннан җыябыз, дип аңлата Рәмзия. Шул ук авылда яшәүче туганнары әбисеннән өйрәнеп калган ысул ярдәмендә әзерләгән кабак чәй белән сыйлаган булган. Тәме тагын да ачылсын өчен, аның янына сырганак җимешләрен, көнбагыш чәчәге таҗларын салып, яңа төрле чәй барлыкка килгән һәм аны “Кояшлы чәй” дип атаганнар. 
“Кишер чәе”н өлкәннәр хәтерлидер әле. Аны да шул буын кешеләреннән сорашып әзерли башлаганнар. Ак чыршы бөреләреннән ясалганына, урманнан җыеп алынгач, “Шүрәле чәе” атамасы “ябышкан”. Пихта чәе дисәң, ул тапталган, кабатланган исем. Ә менә Шүрәле чәен күргәч, ничек эчми каласың инде?! “Президент чәе” дә кызыктыра. Аның составына югары класслы премиаль үләннәр генә кергән. “Көтүче чәе”нең исә үз тарихы бар. 
– Безнең авылда Рамазан исемле көтүче яшәгән. Әтинең сөйләвенчә, ул кырдагы үләннәрдән тәмле чәй кайната торган булган. Көтүгә чыккан кешеләрне шуның белән сыйлап кына калмаган, куян күчтәнәче итеп, өйдән алып килеп чәйдән бушаган шешәләренә дә тутырып биргән. Авылда аны Рамазан чәе дип йөрткәннәр. “Юлчы чәе”без дә бар. Анысын чишмәләр янында үсә торган тубылгыдан әзерлибез. Элек юлчылар шул үләнне күреп, якында гына чишмә булуын белгән һәм чәй кайнатып эчкәннәр, – ди әңгәмәдәшем.   

“Килен чәе” составында алмагач чәчәкләре дә бар. Бердән, ак ул кәләшләр төсе, икенчедән, аллергия бирми һәм аны бала имезә торган әниләр дә эчә ала. Тиздән “Кыр батыры чәе” дә барлыкка киләчәк икән.

Чәй атамасы янына кызыклы фразалар да язып куелган. Әйтик, “Бакча чәе”нә “Әгәр дачагыз булмаса” дип язылган. Боларны Рәмзия белән Ринас икәү уйласалар, чәй үләннәрен җыюда балалары белән әти-әниләре дә булыша.   

Рәмзиянең әти-әнисе Балтач районының Чутай авылында яши. Үләннәрне җыеп чәй ясау идеясе дә авылда булганда туган. 
– Пандемия вакытында авылга кайтып киттек. Көн дә диярлек кырга, тауга чыгып, үләннәр җыеп кайта идек. Үләннәрдән чәй кайнату гадәте бездә күптән бар. Чәйне самавыр кайнатып эчәргә яратабыз. Беркөнне улым, нишләп ул чәйне башкаларга да тәкъдим итеп карамыйсыз, дип сорады. Шул сөйләшүдән туган идея дә бу. Рекламалау һәм сату эшләрен ирем алып бара. Ул бер компаниядә аренда бүлеге җитәкчесе булып эшли. Моннан тыш үзмәшгуль булып та теркәлде. Киләчәктә үзмәшгульләргә бирелә торган субсидия алып, махсус киптергечләр сатып алырга уйлыйбыз. Әлегә безнең белән ике кибет һәм бер ресторан эшли. Товарны маркетплейсларда да тәкъдим итеп карарга җыенабыз. Шул ук вакытта иремнең күптәнге хыялын да тормышка ашырасы килә. Аның авыл туризмы буенча үз эшен булдыру теләге бар. “Тыныч авыл” проекты инде әзер, моның өчен фермерлыкка да укыды. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, аңа да керешәчәкбез, – ди Рәмзия.

Әлегә алар язгы сезонны көтә. Май аенда беренче үләннәрне, бөреләрне җыеп калырга кирәк. Ә узган елны барысы илле төрле үлән җыеп әзерләгәннәр. Кипкән иван-чәйләре генә дә илле килограмм булган.

Чәй белән бергә үзләре кайнаткан кайнатмалар һәм җиләк-җимеш каклары да сата алар. Бу эш гаиләбезне тагын да берләштерде, намазга баскач, Аллаһы Тәгалә дә юлларын ачып тора, ди Рәмзия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading