16+

Кишер ашаталар, психикаларын саклыйлар

“ШК” хәбәрчесе альпакалар янында кунакта булып кайтты.

Кишер ашаталар, психикаларын саклыйлар

“ШК” хәбәрчесе альпакалар янында кунакта булып кайтты.

Альпакаларны ламалар белән бутамагыз зинһар. Алар үпкәләргә мөмкин. “Без башта ук әйтеп куябыз: "Дөяләр белән ламалар атланып йөрү, ә альпакалар бары тик ярату өчен генә", – дип кисәттеләр безне дә паркта.

Ә менә кишер ашатсагыз, сине бик тиз үз итәчәкләр. Кулың буш булса, синең яныңда туктап та тормыйлар. Кишер хакына үбешәләр дә әле. Альпакаларның өске рәт тешләре юк, аста гына. Шуңа күрә алар белән үбешү бөтенләй куркынычсыз! Мең кат ишеткәнче, бер кат барып күрүең хәерле. Алар Казаннан ерак та түгел. Яшел Үзәндә. Күптән түгел анда “Пача мама” дигән альпакалар паркы ачылды. 

Онытканчы, керү бәясен дә языйк: олыларга, кайсы көнне баруыңа карап, 800-900 сум, балаларга 700 сум. Өч яшькә кадәрге балалар бушка керә. Әмма исеңә төште дә бардым түгел! Билетны онлайн алырга кирәк. Төгәл вакытына барасы, югыйсә кертмәскә дә мөмкиннәр, чөнки экскурсияләр дә, кешеләр саны да чикле. Бу альпакалар халыктан армасыннар өчен шулай эшләнә, дип аңлатты безгә паркның идарәче партнеры Сергей Слабунов. Кадерләп тә торырсың, альпакалар берсе генә дә кимендә 500 мең сум тора. Чынлап та, алар бик каралган, бик чиста. Үзләре дә бик пөхтә, җиргә төшкән кишерне ашамыйлар. Сүз уңаеннан: паркта әлегә егерме бер альпака яши. Бер айга алар бер тонна кишер ашый. Моннан тыш печән белән тукланалар. 

Сергей Слабунов әйтүенчә, мондый парклар Воронежда һәм Сочида гына. Нәкъ менә Сочида альпакалар өчен “балалар бакчасы” эшли. 

– Татарстанда парк ачу идеясе барлыкка килгәч, безгә тәкъдим ителгән берничә урынны карадык. Безнең өчен эстетика бик мөһим, матур урында урнашкан булуы шарт. Аннары моннан Зөя утрау-шәһәрчеге белән «Татар авылы» этнографик музее да ерак түгел. Анда баручылар безгә керә ала яки киресенчә, бездә булганнар берочтан анда да барып килә ала. Туристлар күп килә калса, вольерлар санын да, альпакалар санын да арттырачакбыз. Бүгенге көненә 600 кеше кабул итә алабыз Суыкларда альпакалар үзләрен яхшы хис иткәнгә, парк кышын да эшләячәк, – диде ул. Аларның кыш көне ята торган маталары минем караватымнан да кыйбатрак, дип тә шаяртты Сергей Слабунов.

Алардан тыш мараллар, паркта француз бәрәне дигән токымлы куяннар, атлар да яши. 

Паркның атамасына игътибар иткәнсездер. Альпакаларның туган җире Перу булганлыктан, паркны җирле уңдырышлылык, игенчелек алиһәсе хөрмәтенә атаганнар. “Пача Мама” “Ана-җир” дип тәрҗемә ителә.

Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов:
– Безнең өчен мондый туристлык объектлары барлыкка килү бик мөһим. Аны зоопарк дип әйтәсе дә килми, бу парк, яңа экскурсия төре. Монда хайваннар читлектә түгел, иректә. Туристлар бу парктан уңай хисләр алып китәр дип өметләнәбез. Россиядә альпаклар паркы өчәү һәм иң кызыклысы, иң уңышлысы бездә булыр дип ышанабыз.

Экскурсия барышыныда альпакалар турында кызыклы фактлар белән дә таныштырдылар: 

Алар ялгызлыкны күтәрә алмый икән. Кимендә өч альпака булырга тиеш ди. 
Рационнарында тоз булу шарт һәм суны бик яраталар. 

Уртача 15-17 ел яшиләр.   
Елга бер йоннарын кисеп торалар. Җылылыгы буенча ул сарык йоныннан җиде тапкыр, ә ныклыгы буенча өч тапкырга артыграк. Әмма аны эшкәртү катлаулырак.

Автор фотолары





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading