16+

Китап поезды – Казанда!

Ничек шулай булгандыр инде, кайчандыр иң күп укый торган илдән без укымый, укырга яратмый торган илгә әйләндек. Моның өчен безгә өч дистә ел җитте. Ләкин “мин укымыйм, китап яратмыйм”, - дию бер  дә мактана торган нәрсә түгел инде.

Китап поезды – Казанда!

Ничек шулай булгандыр инде, кайчандыр иң күп укый торган илдән без укымый, укырга яратмый торган илгә әйләндек. Моның өчен безгә өч дистә ел җитте. Ләкин “мин укымыйм, китап яратмыйм”, - дию бер  дә мактана торган нәрсә түгел инде.

Укымыйсың икән, димәк, синең белемең дә ташка үлчим генә, рухи байлыгыңны әйтеп тә торасы юк инде. Бүген эреле-ваклы экраннар Китап дигән гасырлардан килгән бөек хәзинәне арткы планга төртеп чыгарды. Һәм моның белән һич кенә дә килешергә ярамый. Укучыны китапка якынайтыр өчен, кичекмәстән нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Һәм менә шул максат белән “Россиянең китап маяклары” дигән китап поезды дистәдән артык язучыны төяп юлга чыккан.

Аны Россиянең Китап Союзы оештырган. Үзенең хәрәкәтен ул 3 август көнне Мәскәүдән башлаган. Ул киң илбезнең 13 төбәгендә булачак. 6 августта башкалабыз Казанга да килеп җитте. Казан  кунакчылллыгы белән аерылып торган шәһәр бит инде. Бу юлы да Мәскәү кунакларын бик җылы каршы алып, Милли китапханә белән таныштырдылар. Кунаклар бу китап мәгарәсенә соклануларын яшереп кала алмады.

Әле июнь аенда гына укучыларына шекләрен киң ачкан Баруди урамындагы яңа китапханәдә дә “китапны  ничек яраттырырга” дигән темага җанлы әңгәмә барды. Анда Мәскәү кунаклары белән бергә җирле язучы-шагыйрьләр дә катнашты. Иң кызыгы сөйләшү турыдан-туры эфирда узды. Шуңа оештыручылар да, катнашучылар да бик җаваплы карадылар. Әңгәмәнең темасы да үтә җитди. Җавапларны үз мисалыбызда бирүне сорадылар. Чөнки язучы, беренче чиратта, ул үзе дә укучы, үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Электрон китаплар авторы Евгений Чеширко, фантаст язучы Сергей Котов һәм мин - Йолдыз Шәрапова шәһәребезнең төрле китапханәләреннән җыелган китапханәчеләр алдында күңелләребезне ачык китап шикелле ачып сөйләштек, үзенә күрә бер имтихан тоттык.

Бер сөйләшүдә генә бөтен мәсьәләләр дә хәл ителмәс. Бер селтәнүдә генә дошман җиңелмәс, анысы. Ләкин бик кирәк һәм бик вакытлы эш башланган инде.  Казанга кадәр әлеге поезд Түбән Новгородта булган. Бездән Екатеринбургка китте. Юлы озын әле аның: Иркутск, Красноярск, Омск, Улан-Удэ, Чита, Хабаровск калаларының һәрберсендә кызыклы очрашулар уздырып, Владивостокка җитү.

Мондый китап поезды әле беренче тапкыр гына шундый сәяхәткә кузгалган. Беренчесе булса да, соңгысы булмастыр. Шуңа тәкъдимнәребезне дә җиткердек. Әйтик, нигә әлеге сәяхәткә шул шәһәрләрдән дә очрашуларда катнашкан язучыларны да ияртеп китмәскә? Озын юлдагы әңгәмәләр тагын да кызыклырак һәм файдалырак, нәтиҗәсе дә зуррак булыр иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Китап укымаган кешене китап яратырга өйрәтү авыр эш. Китап мәгарәсенә кермәгән кеше - буш, кызыксыз кеше. Минем китап укымаган бер көнем дә юк. Бала чактагы матур гадәт әле дә яши миндә, шөкер.

    Мөһим

    loading