16+

“Көн дә тәмле кайнар ризык ашыйбыз”

“Ярдәм” мәчете каршында мохтаҗлар өчен социаль ашханә ачылды. Моңа кадәр, пандемия башланганнан бирле, өч ел дәвамында, “Ярдәм” хәйрия фонды көн саен өч йөздән артык кешегә ланч-бокслар таратты.

“Көн дә тәмле кайнар ризык ашыйбыз”

“Ярдәм” мәчете каршында мохтаҗлар өчен социаль ашханә ачылды. Моңа кадәр, пандемия башланганнан бирле, өч ел дәвамында, “Ярдәм” хәйрия фонды көн саен өч йөздән артык кешегә ланч-бокслар таратты.

Хәзер инде алар кайнар ризыкларны җылытылган, су кергән чиста матур ашханәдә өстәл артына утырып та ашый ала. 140 квадрат метрлы социаль бинаны бер ел эчендә төзеп сафка бастырганнар.  

Ашханә эшмәкәр Нияз Гәрәев тырышлыгы белән төзелгән. Үзе әйтүенчә, бу социаль объектны салышырга мохтаҗлар проблемасына битараф булмаган бик күп кешеләр ярдәм иткән. Кемдер тәрәзә, кемдер агач материалы, сантехника биргән, кемдер акчалата булышкан. 

–    Чынлыкта, җәен тәһарәтханәгә гел чират булгач, шундый берәр корылма төзеп куйыйк дип тәкъдим иткән идем. Әмма мәчет җитәкчелеге, ансыз да була, безгә иң беренче чиратта социаль ашханә кирәк, диде. Проектын ясадым, тик төзеп куярга бер ресурс та, акча да юк. Менә шундый идея бар әле дип таныш-белешләргә әйткәләгән идем, шуннан төрле яклап ярдәм дә килә башлады. Акча бетте дигәндә генә, бер дә уйламаган җирдән кемдер ярдәм кулы сузып куя. Менә шулай уртак тырышлык белән төзелде ул, – дип сөйләде эшмәкәр.

“Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, социаль ашханәгә яшәр урыннары булмаган кешеләр генә түгел, үзләренә ризык әзерләп ашау мөмкинлекләре булмаган, пенсияләрен җиткерә алмаган өлкән яшьтәге әби-бабайлар да йөри. 

–    Безнең максатыбыз – аларның хәлләрен җиңеләйтү. Бу эштә безгә Нияз Гәрәев кебек егетләр ярдәм итә, – дип, аңа рәхмәтен җиткерде ул.
Ашханәгә килгән ялгыз әби-бабайлар да сөенеп туя алмый бу якты җылы бинага. 

–    Көн дә шушында килеп тәмле кайнар ризык ашыйбыз. Пенсиябез фатир өчен түләүгә дә, даруларга гына китеп бара. Болай хәстәрләп пешерә дә алмыйбыз. Монда нәкъ өйдәгечә бәрәкәтле хәләл сый, – ди алар. 

Зәүкыя апа Суфиярованың яшәргә йорты да юк икән. Алты ел элек йортлары янган булган. Ире ике ай хастаханәдә ятканнан соң үлеп киткән. 
–    Башта күршеләремдә яшәдем, хәзергә вакытлыча танышымда яшим. Фатирга чират зур, мең дә дүрт йөзенче булып торам. Аны көтеп бетерергә гомерем дә җитмәс инде, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading