Татарстанда ничә төрле кош исәпләнә? Ни өчен соңгы елларда күчмә кошлар җылы якка китәргә ашыкмыйлар?
Скопировать ссылку
Татарстанда ничә төрле кош исәпләнә? Ни өчен соңгы елларда күчмә кошлар җылы якка китәргә ашыкмыйлар?
Бездә нинди яңа кошлар күзәтелә? Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов бу юлы да кошлар турында бик күп кызыклы фактлар белән таныштырды.
- Илгизәр Ильясович, күчмә кошларыбыз юлга җыена башлагандыр инде. - Көз килүен без кешеләргә караганда кошлар алданрак сизә. Бүгенге көндә Татарстанда өч йөздән артык төрдәге кош яши, һәм аларның нибарысы утызы гына бездә кышлап кала. Калганнары җылы якларга китеп бара. Күп кеше кошлар көньякка китә дип сөйләшә, дөресе – җылы якларга. Ә җылы климат көнбатышта да, көнчыгышта да бар. Икенче ялгыш фикер – кошлар, имештер, туңа һәм шуның өчен кышны бездә уздыра алмыйлар. Кошларның тән температурасы кырык ике градус һәм аннан да артык була. Утыз градус салкында да туңмый алар. Җылы якларга китүләренең сәбәбе исә азык таба алмауда. Җәен бөҗәкләр белән тукланалар, ә кышка аны табып булмый. Дөрес, җиләк-җимеш, аерым алганда миләш белән туклана торган кошлар да бар, шуңа да алар тиз генә китәргә ашыкмый.
- Кошлар бөтенесе бер вакытта китәме, әллә ул аларның чиратка салынгамы? - Яз көне иң беренче кайтканнары иң ахыргы булып китәләр. Соңга калып кайтканнары иртәрәк кузгала. Бу төр кошларга сандугач, керәшә (стриж), карлыгач, шәүлегән (иволга) керә. Май бәйрәмнәреннән соң кайтып җитәләр дә, август башында ук китәләр. Быел керәшәләр августның беренче атнасында ук юк иде инде.
- Нишләп шулай ашыгалар? Ул вакытка әле азык та бар кебек... - Көн кыскара башлаганга һәм чынлап та азык кимегәнгә. Керәшә белән карлыгач һавадагы черкиләрне ашап кына туклана. Очып барганда ук эләктереп йотып куялар. Ашамаса, очарга хәле калмый. Ә черкиләр җәй ахырына качып ята башлый. Ашарга булмагач, китми дә булмый. Калган кошлар бөҗәкләр, күбәләк личинкасы белән туклана, тора-бара ул личинка күбәләккә әверелгәч, клшларның менюлары тарая. Ә җылы якларда бөҗәкләрдә бу цикл елга ике тапкыр кабатлана.
- Күчмә кош булса да, соңгы елларда кышка бездә калучылары да бар. - Алар шәһәрдә генә кала, урманда кала алмыйлар. Әйткәнемчә, анда азык юк. Соңгы елларда сирәк кенә сыерчык, кара каргалар, миләш чыпчыклары, тургай, солы чыпчыгы (овсянка) һәм кыр үрдәкләре еш кала башлады. Су боз белән капланмагач, кыр үрдәгенә шул җитә. Күп кеше борчылып шалтырата, имештер, алар ач, туңалар. Ашарга дисә, суда балык бар, туңса, канаты бар, оча белә. Берничә сәгать очып, Волгоградка кадәр барып җитә ала. Калган икән, димәк, ашарына җитә дигән сүз. Дистә еллар элек Кабан күлендә бер-ике үрдәкне күреп шаккаткан булсак, соңгы кышта ике мең тирәсе үрдәк калган иде.
- Күчмә кошлар арасында иң ерак ара уза торганны кайсылары? - Су кошлары, карлыгач, бытбылдык Үзәк Африка, Һиндстанга кадәр барып җитәләр. Яшел чинар чыпчыгы (зеленушка), кайсыбер урман солы чыпчыклары (овсянка-ремез) башта көнчыгышка очып бара, аннан борылып, Кытай якларына китә. Кисеп чыгып, тизрәк тә барып җитәрләр иде, әмма юк, бу кошларның чыгышлары шул яклардан булып, акрынлап төньякка күчеп барганнар һәм берзаман Европага килә башлаганнар. Җылы якларга да шул маршрут белән очканнар.
- Йорт чатларында күгәрченнәргә кагылышлы бәхәсләр туып тора, күпләр аларны, инфекция тарата дип, ашатмаска куша. - Минем шәхси фикерем: кыш көне кошларны ашатырга кирәк, чөнки кар астыннан азык табу аларга кыенлаша. Әмма күгәрченнәр белән сак булыгыз, чөнки алар инфекцияләр килеп чыгуга һәм аларның таралуына сәбәп булып торырга мөмкин. Авыру күгәрченнәрне күреп, өйләренә алып кайтучылар да бар. Аларны кулга алырга ярамый.
- Күгәрченнәрнең саны артып торамы, әллә кимиме? - Элек бер Казанда гына 500-600 мең күгәрчен бар иде. Хәзер алар 200-250 мең тирәсе. Моның сәбәбе – аларга яшәү өчен шартлар кимеп бара. Бердән, күпкатлы йортларның балконнары тәрәзә белән капланды, алар ояларга ярата торган чормалар яңача эшләнә. Чүп контейнерлары да капкач белән ябыла башлады. Күгәрченнәр генә түгел, каргаларның да саны азайды. Соңгы елларда парклардагы карт агачларны гел кисеп торалар, шуның белән оя кора алмыйлар. Газоннарны гел чабып тору да йогынты ясамый калмый, чөнки үлән өлгереп, орлык бирергә өлгерми. Шуның белән кошларга азык та кими дигән сүз.
– Үрдәкләрнең саны киресенчә артты кебек. – Бик күпкә артты. Чумгалакларның (чомга) артуы да күзәтелә. Бер унбиш еллар элек аларның бездә булуы гадәти булмаган хәл иде, хәзер бик еш күрергә була. Су тавыгы (лысуха) да еш очрый. Соңгы елларда баклан дигән кош күренә башлады. Балык белән тукланганга, билгеле бер кыенлыклар да тудыра ул. Ялгышмасам, Зәй районындагы ясалма күлгә килеп, бер көтү баклан берничә көн эчендә шундагы балыкларны ашап бетергән иде.
– Кызыл китапка кертелгән дала лачынының саны да артыр дигән ышаныч. - Дала лачыннары (сокол-балобан) кайчандыр безнең территориядә яшәп, ахыргы елларда бөтенләй күренми башлаганнар иде. Хәзер инде аларны реинтродукцияләү буенча махсус проект эшләтеп җибәрелде. Җәй башында кош балаларын Кама Тамагы районына кайтардылар. Алар инде үсеп җиттеләр, җылы якка китәргә әзерләнәләр. Без исә язга кабат үзебезгә әйләнеп кайтырлар дип өметләнәбез.
Комментарийлар