16+

Костюм — 6200, портфель - 5 мең. Мәктәпкә әзерлек күпме тора?

Мәктәпкә әзерлек чорында әти-әниләр ике төркемгә бүленә. Берәүләр уку кирәк-яракларын 1-2 ай алдан ала башлый, икенчеләр моны августның соңгы атнасына кадәр суза. Моңа карап, акча ягыннан кайсыларыдыр ота яки оттыра димәс идем.

Костюм — 6200, портфель - 5 мең. Мәктәпкә әзерлек күпме тора?

Мәктәпкә әзерлек чорында әти-әниләр ике төркемгә бүленә. Берәүләр уку кирәк-яракларын 1-2 ай алдан ала башлый, икенчеләр моны августның соңгы атнасына кадәр суза. Моңа карап, акча ягыннан кайсыларыдыр ота яки оттыра димәс идем.

Быел да мәктәп товарлары һәм киемнәре якынча 7-10 процентка арткан

Мәктәп кирәк-яракларын кайчан гына алсаң да, кесә ягына барыбер шактый гына суга. Балалар тормышыбызда иң кыйммәтлесе дигәнгә кабат инанасың. Бу очракта инде туры мәгънәдә. Елдан-ел бәяләр арта гына бара. Быел да мәктәп товарлары һәм киемнәре якынча 7-10 процентка арткан.

Сайланып соңга калма
Мәктәп кирәк-яракларын алданрак алучылар ыгы-зыгысыз, бу эшкә җентекләбрәк килеп эш итә. Июль азагы-август башында кибет киштәләре, базарлар уку товарлары, форма белән тулы иде инде. Сыйфаты һәм бәясе ягыннан кулаен сайла гына. Сатучылар гына күбрәк күңелсезләнеп торды – икенче төркемгә караучылар күбрәк бит. Ел да шул ук бер хәл кабатлана, ди алар. Мәктәп формасын алуны август ахырына калдыручылар үз баласына кирәклесен эзләп хәлдән тая. Чөнки сайлау мөмкинлеге инде кими – размерлар да, фасоннар да аз кала.  

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә ел да мәктәп формасы белән сату иткән аерым «утраучык» оештырыла. Сатучысы Марина Федосеева формага сорау август буена бер тирә дип әйтте. Әмма күпчелек август башы-август уртасында алып өлгерергә тырыша икән. Ахырга таба формаларның аз калачагын һәркем аңлый.

- Безнең фирма бары тик ир балалар өчен генә форма тегә. Чалбар, жилет һәм пиджактан торган костюмнарның бәясе 6200 сум, аерым чалбары 2500, жилеты 1300. Пиджакларны аерым сатмыйбыз. Әлегә күреп торасыз, сайлау мөмкинлеге шактый зур, размерлар бар, - диде Марина. 

Сәүдә үзәгендәге балалар киемнәре сатыла торган һәр кибеттә дә мәктәп формасы тәкъдим ителгән почмаклар бар. Бәяләре кибетнең категориясенә карап, кайсындадыр арзанрак, кайсындадыр кыйммәтрәк. Әмма инде хәзерге вакытта фасон һәм размерлар төрлелеге зур димәс идем. Күбрәк кече сыйныфлар өчен форма тәкъдим ителә. Ә менә яшүсмерләргә анда кием табам димә. Блузка һәм рубашкалар бераз бар, ә менә чалбар, итәк, сарафаннар бары тик кечерәк яшьтәгеләр өчен генә. Үсмерләргә киемне мәктәп формасы сатыла торган махсус кибетләрдән карау кулайрак булыр дигән нәтиҗә ясадым. 
Ә кибетләрне айкап йөрергә яратмаучылар өчен маркетплейслар ярдәмгә килә ала. Биредә баланы хәтта арзанракка да киендереп була. Комментарийларны яхшылап өйрәнсәң, сыйфаты ягыннан яхшы гына булганын сайлый аласың, баланың үлчәмнәрен белсәң, размерын да туры китерәсең. Икеләнүләр булса, сатучылар сорауларга да бик теләп җавап бирә. Маркетплейслардагы һәм зур гипермаркетларда сатылган канцтоварлар бәясен дә чагыштырдык. Бу очракта интернет аша заказ бирү кыйммәтрәкккә төшә диписәпләп чыгардым. Гипермаркетларда дәфтәр, каләм ишеләр кулайрак бәядән тәкъдим ителә.     
«Кирәк-яракларны аз-азлап алдык»

Арчада яшәгән Наилә Мөхәммәтшина инде август башында балаларын мәктәпкә энәсеннән җебенә кадәр әзерләп куйганнарның берсе. Күпбалалы әни хәзерге вакытта декрет ялында, бар финанс йөк ире Фоат җилкәсендә.  Балаларының икесе мәктәп яшендә – Адиләләре 7нче сыйныфка бара, уллары Азамат 2нче сыйныфка күчкән. Әл дә ярый кечесе яследә генә, анысына мәктәп кирәк-яракларына чыгымланырга кирәкми, дип сөенә алар.

- Узган елда күпбалалы гаилә буларак «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы улыбызга бар канцелярия товарлары тутырылган портфель бүләк иткәннәр иде. Бу безнең өчен уйламаганда бик зур ярдәм булды. Быел инде икесен дә үз көчебез белән җыярга туры килде, - ди Наилә.

Мәктәп кирәк-яракларын июнь ахырында ук карый башлаган алар. Барысын бер юлы алу күпбалалы гаилә өчен авыррак, шуңа өлешләп-өлешләп җыйганнар. Балалар тиз үсә, киемнәрен ел саен яңартмыйча булмый, ди Наилә. Алар, вак-төякләрне исәпкә алмыйча санасаң, бер балага 15 меңләп акча тотканнар.  

Мохтаҗларга ярдәм итәләр
Ел саен уку елы башланыр алдыннан аз керемле гаиләләрдән булган балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр. Акция быел Татарстанда 17нче тапкыр уза һәм елдан-ел үз масштабларын арттыра.

Бу юлы аерым игътибарны Луганск халык республикасындагы балаларга ярдәм итүгә бирәләр. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе әлеге башлангыч кысаларында Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 3 меңгә якын мәктәп кирәк-яраклары җибәрәчәк. Бу шәһәрләрдә яшәүче 1-11 сыйныф укучылары портфель һәм уку әсбапларыннан гыйбарәт булган комплектлар алачак. Шулай ук мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләре дә ярдәмсез калмаячак. 5,5 мең мәктәп укучысына шулай ук мәктәп җыелмалары тапшырылачак. Аз керемле, күпбалалы гаиләләр, балаларны улллыкка-кызлыкка алучылар һәм инвалидлар ел саен кайгыртыла. Быел да алар читтә калмаячак.

Резедә Сәйфуллина узган елның маенда махсус хәрби операция зонасында ирен югалткан. Ике нарасые әтисез калган. Берүзенә ике малайны күтәрү шактый кыен булса да, зарланмый ул. Аллаһыга шөкер, тамагыбыз тук, өс-башыбыз каралган, ди ул. Мәктәпкә дә икенче сыйныфка барган улы Радэль инде тулаем диярлек әзер. Канцтоварлар гына аласы калган.

- Кече улыма әле 4 кенә яшь, олысы инде 2нче сыйныфка бара. Җәй башыннан ук кайда нинди акция барлыгын күзәтеп тордым. Апам бик ярдәм итә, бәясе төшкән әйбер күрүгә, миңа хәбәр сала. Шуңа күрә баланы мәктәпкә узган елда да, быел да шактый кулай бәядән киендерә алдым. Иң кыйммәте – мәктәп формасы. Аны безнең уку йорты билгеле бер ательедан алырга куша. Ул 5 меңгә төште. Узган елгы портфель быелга ярап тора әле, аңа чыгымланмадым. 800 сумга ботинка, 799 сумга кроссовка, ике рубашканы 800 сумга, 399 сумга физкультурага трико һәм 199 сумга 2 футболка сатып алдым. Шулай итеп, мәктәпкә киемнәр алуга чыгымнарым 8 меңнән аз гына артты. Канцтоварлары якынча 2 мең тирәсенә төшәр дип уйлыйм, - дип сөйләде Резедә.

Дәүләттән ярдәм күрсәтеләме соң дип тә сорадым. Игътибарсыз калдырмауларын әйтте ул. Балаларга төрле чараларга чакырулар бирәләр, кышкы каникулларда Кыш бабай янына Великий Устюгка да барып кайта алганнар. Ә менә мәктәпкә ниндидер кирәк-яраклар бирәбез дип хәбәр итүчеләр булмаган. Былтыр да, быел да барысын да бары тик үз көче белән генә башкарып чыккан.  

Аяк киеме һәм портфель – иң мөһиме

Җырчылар гаиләсе - Гүзәл һәм Илназ Бахның мәктәп чыгымнары быел тагын да арткан. Төпчекләре Марсель дә мәктәпкә укырга керә бит, уртанчысы – 3нче, олысы 6нчы сыйныфка бара.
- Олы балалар булганда, кечесен мәктәпкә әзерләү җайлырак. Костюм алардан калды, яңаны алып тормадык – бер эш кимеде. Канцтоварлар җыелмасын балалар бакчасыннан чыгарылганда бүләк иткәннәр иде. Аяк киемнәренә менә шактый гына чыгымландык. Тәҗрибәдән чыгып, кыйммәтлесен алырга тырышабыз. Балалар мәктәптә күп вакыт уздыра, шуңа күрә аяк киеме уңайлы һәм натураль булырга тиеш. Шулай ук рюкзакны сыйфатлыны – ортопедическийны алдык, - диде Гүзәл Бах.  

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading