16+

Әлеге яңалык эт һәм мәчеләре булганнарга кагыла

Россия халкы эт-мәчеләр белән теләсә-кайсы җирдә ял итә алмаячак.

Россия халкы эт-мәчеләр белән теләсә-кайсы җирдә ял итә алмаячак.

Бу хакта документ имзалаганнар. 1 сентябрьдән шәһәр яны пляжларында, су аша салынган – җилкәнле күперләрдә, боз аша үтә торган юлларда, кечкенә суднолар тукталышларында (паромнардан кала) җәнлекләр белән булу тыела. Мондый урыннарда бары кешеләргә ярдәм итү өчен өйрәтелгән этләр белән генә (собака-поводыря) йөреп булачак.

ТАСС хәбәр иткәнчә, бу боерык 2025 елның 1 сентябреннән 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Яңа кагыйдәләр буенча теләсә-ничек, теләсә-нинди әйбердә йөзү дә тыела. Спорт уеннары белән билгеләнгән урыннарда гына шөгыльләнергә, исерек хәлдә суга керергә, балаларны караучысыз калдырырга да рөхсәт ителми. Пляж хезмәткәрләре махсус коену урыннарын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә, чисталыкны күзәтергә һәм су төбен тикшереп торырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгында бу кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар яки башка җаваплылык күрсәтелмәгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading