16+

Апасның «опасный» хикмәтләре, яки янә коррупция турында

Кешенең төрле осталыклары һәм сәләтләре булуы мактаулы сыйфат, әлбәттә. Ләкин, үзеңнең «осталыкларыңны» закон бозып, астыртын рәвештә куллана башласаң, төрмәгә утыруың да бик ихтимал. 

Апасның «опасный» хикмәтләре, яки янә коррупция турында

Кешенең төрле осталыклары һәм сәләтләре булуы мактаулы сыйфат, әлбәттә. Ләкин, үзеңнең «осталыкларыңны» закон бозып, астыртын рәвештә куллана башласаң, төрмәгә утыруың да бик ихтимал. 

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов министрлыклар белән берлектә Апас һәм Теләче муниципаль районнарында үткәрелгән тикшерүләр турында сөйләде.
 
 Апасның «опасный» хикмәтләре
 
- Апас муниципаль берәмлегендә җир кишәрлекләре бүлеп бирүдә, муниципаль килешүләрдә, авыл хуҗалыгы җирләрен файдалануда, балаларның ялын оештыруда, муниципаль хезмәткәрләрнең декларацияләрендә, хезмәт машиналарына ягулык-майлау материаллары алуда закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланды, - диде Рөстәм Гаязов. - Башкарма комитет пассажирлар йөртүгә субсидияне автопредприятиегә 500 мең сум арттырып күчергән. 48 гектар авыл хуҗалыгы җирләре ташландык хәлдә, анда агачлар үсә. 

Коррупция төсмерендәге мисаллар башка районнардан да китерелде. Алабугада бер укытучы фән түгәрәге алып бармаса да, “түгәрәк җитәкчесе” исеменнән акча алган. Яшел Үзәндә үпкә авырулы балаларга “ял оештырылды” дип, ялганлап, акча үзләштергәннәр. Буа районы урманчылыгы хезмәткәре урманның саклаулы зонасында “умарталык” дип, ял комплексы корылмалары төзеп куйган.

- Урман турындагы законнар сагында торырга тиешле кеше үзе үк закон боза. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы Буадагы хезмәткәрен судка бирергә мәҗбүр булды, - диде Рөстәм Гаязов.

Теләче пычрак су “җитештерә”
 

Татарстанның мәгълүм районнары шифалы сулар җитештереп, сәүдә челтәрләренә чыгара.

Тормышта моның капма-каршысы да булырга мөмкин икән.

- Теләчедә 4 чистарту корылмасының берсе генә эшли,-дип дәвам итте Рөстәм Гаязов. - Ремонт эшләре өчен 26 миллион сум күчерелгән, тик чистарту корылмалары гына төзекләндерелмәгән. Теләчедәге канализация суларын районнан читкә ташыйлар.

- Канализация суларын кайсы районнарга ташыйлар? - дип, кызыксынып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

- Теләчеләр үзләренең канализация суларын Питрәчтәге һәм Сабадагы чистарту корылмаларына ташыйлар. Машиналары да ватыла, - дип җавап кайтарды Рөстәм Гаязов.

Теләче районында да муниципаль килешүләрдә төгәлсезлекләр табылган.
 
Экологлар күп күрә

Экология һәм табигый чыганаклар министрының беренче урынбасары-тирә-юнь мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов таныштырганча, быелның 6 аенда республикада табигатькә кагылышлы законнарны бозуның 2856 очрагы ачыкланган, гаеплеләргә, гомүм исәптә, 27 миллион сум штраф салынган.

- Муниципаль берәмлекләргә уртак тикшерү барышында Апаста табигатькә кагылышлы законнарны бозуның-22, ә Теләчедә 35 очрагы фаш ителде, - диде Айрат Шиһапов.

 Табигатьне саклауда татарстанлылар да актив катнаша, быел Экология министрлыгының 8 (843) 267-68-67 “кайнар элемтә” телефонына 3537 хәбәр кергән инде.

 Гоголь “варислары”

Апас белән Чүпрәле районнары мәгариф хезмәткәрләренең Николай Гоголь иҗат иткән “Мертвые души” әсәрен бик җентекләп укыганлыклары сизелеп тора. 

- Апас көллиятендә 12 “үле җан” студент булуы билгеле булды. Шушындый ук “үле җаннар” Чүпрәле көллиятендә дә табылды. Хәзер бу законсыз гамәлләр буенча җинаять эше кузгатылды, - диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары- мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

Мәктәпләр эшчәнлеге дә тикшерелгән.

- Апаста 20 мәктәп директоры, ә Теләчедә 11 мәктәп директоры төп вазифаларыннан тыш, дәресләр дә үткәрәләр икән. Гади укытучыларга дәрес сәгатьләре белән болай да кытлык. Әгәр мөмкинлек булып, директорлар дәресләр дә алып бара икән, моңа рөхсәт. Биредә мәсьәлә башкада- директорлар үзләренең керемнәрендә дәресләр үткәрүдән кергән акчаларын күрсәтмәгән, ә бу-закон бозу, - диде Рәмис Мөҗипов.

- Апас белән Чүпрәле көллиятләрендә “үле җаннарны” кабул итү исемлеген тутыру максатыннан язганнар. Ялган исемлек нигезендә бюджеттан финанслау алганнар, - дип өстәде Рөстәм Гаязов.

Матбугат конференциясе ахырында Рөстәм Гаязов “сер” итеп кенә әйткәнчә, чираттагы тикшерүләр Лаеш һәм Казан муниципаль берәмлекләренә планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading