Авылдан, артист булам, дип 15 яшендә чыгып киткән Резеданы алда кызыклы да, сынауларга да бай тормыш көтә. Авыр вакытларда сынмас өчен, генетик яктан ныклы булып туу кирәктер, ди ул.
– Артист буласы килде. Әни бик күп газеталар алдыра иде. «Татарстан яшьләре»нең бер почмагында Казан театр училищесына студентлар кабул итү буенча игъланны күреп алдым. Күрдем дә, чыгып та киттем. Ул вакытта телефон да, укытырлык әллә ни акчасы да булмады. Бауман урамында телефон будкасы бар, шуннан әнигә шалтырата идем. Берсендә ун көнләп кайтып булмады авылга. Шалтыраттым да: «Исәнмени сез?» – диде әни. Аның ул халәтен инде үзең әни булгач кына аңлыйсың икән, – ди Резеда ханым.
Кызганыч, аның әтисе Резедага 12 яшь булганда, ә әнисе исә артистның улы тугач озак та тормый китеп бара.
«Юк» дигәнне белмим»
Һәрвакыт елмаеп торса да, Резеда Төхфәтуллинаның тормышы җиңел генә бармый. Ул ике тапкыр кияүдә була. Ике очракта да тормышы барып чыкмый.
Беренчесе – яшьлек мәхәббәте. Тик тормышны үзе генә тартып бару аны ялыктыра һәм 3 яшьлек улын алып, иреннән китә.
– Хәзер ул әйберләрне эшләмәс идем. Яшь чакта бик күп авантюрага, бик күп адымнарга барасың икән. Ул чагында мин, алда гел яхшы гына булачак, дип яшәгәнмен, артка борылып карау турында уйлап та карамаганмын. Кая барганымны да белмичә, үз-үземә ышанып эш иткәнмен. Әгәр дә бер генә тамчы булса да беренче иремә ышанычым булса, мин бала күтәреп урамга китмәгән булыр идем. Нигә киттем икән дип бер генә дә үкенгәнем булмады, – ди Резеда ханым.
Мондый көчле холыклы булуы геннардан гына түгел, ә мишәр кызы булуына да бәйледер, мөгаен. Әлки якларында туып-үскән артист уйлаганын эшләми калмый.
– Теләгемә һәрвакыт ирешергә тырышам. Барам, сөйләшәм, үземә кирәген алып кайтам. Беркайчан да кире борылып кайтканым, теләгемә ирешми калганым юк. Ходай яратадыр инде мине, Ул ярдәм итәдер, дим. Холкымда да мишәрлек бар инде. Бар нәрсә дә ак та, кара да гына була алмый, әзрәк «сыгылмалырак» булырга да кирәк. Миңа менә шул җитеп бетми, мишәрлек шунда харап итә. Әгәр дә миңа кистереп «юк» диләр икән, ул чагында инде ялынып йөргәнем юк, – ди Резеда ханым.
«Уйламаган бер көнем юк...»
Мишәр кызы булса да, аңа да тормышында «юк» диюче табыла һәм шул бер «юк» аның бөтен тормышын 180 градуска үзгәртә. Икенче тапкыр кияүгә чыгып, тормышлары җайлангач кына, ире гаиләсен ташлап китә.
– Ялынып та, тормышны яңа баштан корыйк дип тә, кире кайтара алмадым инде. Аны әле дә кичерә алмыйм. Йөрәк барыбер әрни, сыкрый, яна, рәнҗи. Вакыт узган саен, бераз онытыла инде. Әмма көнгә бер генә тапкыр булса да аны уйламый калганым юк. Ул бит алай булырга тиеш түгел. 13 ел бит ул! Шул мишәрлек холкымы, үз дөньямны, горурлыгымны таптап узгангамы, аны гафу итә алмыйм. Инде 15әр сәгать самолетта очып барганда хатлар язып, ул хатларны ташлап калдырганым да булды. Яратып онытыла алмавым түгел, ә кичерә алмыйча оныта алмыйм. Ходайдан да, оныттыр аны, дип сораганым бар, әмма юк, булмый. Алай яшәргә ярамый, җибәр, диләр. Минем аны онытасым, җибәрәсем килә, барып чыкмый, – ди җырчы.
Алар бик матур яши. Миңа аның белән җиңел иде, ди Резеда үзе дә. Шул яхшы яшәгәнгә оныта алмый да, күрәсең. Улы да икенче иренә «әтием», дип дәшә. Малай аның белән үсә. Әмма ничек кенә булмасын, ир-ат хатынының баласын ничек кенә яратмасын, алар барыбер каннары бер булган бала белән әти сыман була алмый, дигән нәтиҗәгә килгән Резеда Төхфәтуллина.
Комментарийлар