16+

Леонид Толчинский: "Медиа өлкәдә төп тренд – цифрлаштыру..."

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе 60 еллыгын бәйрәм итә. Юбилей чаралары яңа уку елында дәвам итәчәк. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 4 юнәлеш буенча эшчәнлек алып барыла: журналистика, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, медиакоммуникацияләр, телевидение. Һәр елны Россия һәм чит илдән студентлар Казан Федераль Университеты ишекләрен ачып керә.

Леонид Толчинский: "Медиа өлкәдә төп тренд – цифрлаштыру..."

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе 60 еллыгын бәйрәм итә. Юбилей чаралары яңа уку елында дәвам итәчәк. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 4 юнәлеш буенча эшчәнлек алып барыла: журналистика, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, медиакоммуникацияләр, телевидение. Һәр елны Россия һәм чит илдән студентлар Казан Федераль Университеты ишекләрен ачып керә.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Архангельск, Калининград, Кырым, хәтта Китай, Колумбиядән килеп укучылар да бар. Быел 290 студент бакалавриат һәм магистратура буенча укуны тәмамлаган. Аларның 90 проценты эш урыннары белән тәэмин ителгән. 
– Цифрлаштыру заманында традицион белемнәрне яңа технологияләр белән тулыландырырга кирәк. Медиаплатформалар саны арта, булганнары да заман шартларына яраклаша. Медиа өлкәдә төп тренд – цифрлаштыру, – диде Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе һәр елны кабул итү планын артыгы белән үти. Бу абитуриентларның иң яхшыларын сайлап алу мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта журналистикага Кытайдан 30 гариза кабул ителгән. План буенча әлеге юнәлешкә 75 кешене укырга алу каралган. Бүлектә һәр елны милли кадрлар әзерләнә. Журналистика юнәлешендә белем алып, студентлар татар матбугат чараларына эшкә урнашалар. Хәзерге вакытта газета-журналларда татар бүлеген тәмамлаучылар хезмәт итә. 
–  Быел журналистика бүлеген 28 студент тәмамлады. Аларның 16 сы кызыл дипломга ия булды. Максатчан уку программасы ярдәмендә журналистика бүлеген тәмамлаган студентлар ТНВ һәм Татмедиа басмаларына эшкә урнашты. Укуны эш бирүчеләр белән контракт төзеп тә түләп була. Быел 7 бюджет урыны татар журналистикасы (Яңа милли медиа) профиленә бирелә. Гаризалар Оренбург, Пермь, Чиләбе өлкәсеннән килде. Бүгенге көндә БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары балл 198 гә тигез. Рус әдәбияте һәм рус теле буеча БДИдан кала, әлеге юнәлештә эчке имтиханнар да каралган. Ул язма һәм телдән бирелә торган өлешләрдән тора. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә, – диде Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

Ул Казанда журналист дипломын бары тик журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә генә алып булганын ассызыклады.

Узган елны реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешенә 7 группа җыелган. 
–  Казан Федераль Университетында мондый юнәлеш җәмгыятнең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен ачылды. Студентлар 2-3 курстан профессия буенча эшкә урнашалар. Бүген медиа өлкәдә хезмәт итүчеләр – җәмгыять фикерен формалаштыручы, сәясәт белән тыгыз элемтәдә торучылар. Аларны интеллектуаль элита, дип атап була. Без хакимият белән җәмгыятьне бәйлибез, – диде җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли политология кафедрасы мөдире Галина Морозова.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе үзләре өчен кадрлар әзерли. Бакалавриат тәмамлаган һәр кеше магистратурага укырга керә ала. Телевидение юнәлешендә яңа программа ачыла. Сторителлинг һәм сценаристикага 10 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Татар иҗтимагый-сәяси журналистикасына магистратурага 5 бюджет урыны бар.

Казан Федераль Университеты Үзбәкстан филиалында да журналистика буенча белем бирүне башлап җибәрәчәк. 

Гаризаларны Казан, Кремль урамы 18 йорт адресы буенча, КФУ сайты һәм Госуслуги порталы аша биреп була. Искәртеп узабыз, журналистика бүлегенә, эчке имтиханнар булу сәбәпле, гаризалар 15 июльгә кадәр, калган юнәлешләргә 25 июльгә кадәр кабул ителә. 

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading