16+

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "15-20 минуттан соң еш кына никах шайтан туена әйләнә...”

“Тәртип” радиосы “Татар никахы” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты – никах мәҗлесен дини һәм милли шартларны туры китереп уздыру нечкәлекләрен билгеләү, “татар никахы” дигән төшенчәгә ачыклык кертү иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "15-20 минуттан соң еш кына никах шайтан туена әйләнә...”

“Тәртип” радиосы “Татар никахы” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты – никах мәҗлесен дини һәм милли шартларны туры китереп уздыру нечкәлекләрен билгеләү, “татар никахы” дигән төшенчәгә ачыклык кертү иде.

Спикер буларак шушы өлкәгә кагылышы булган шәхесләрне чакырганнар. Алар арасында Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһан, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, “Татар ядкарьләре” шәхси оешмасы директоры Фәнзилә  Җәүһәрова, “Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, дини мәҗлесләр алып баручы егетләр Ильяс Халиков, Марсель Әхмәдуллин бар иде.

“Күп парлар хәзер никах туе үткәрә. Бу темага безгә бик күп сораулар килә. Иң төгәл, дөрес җавап бездә булырга тиеш дип саныйлар. Кешенең ышанычын аклыйбыз дип сөенсәк тә, аларга җавап бирерлек аның кадәр гыйлемебез юк. Шуңа күрә төрле өлкә вәкилләрен җыеп сөйләшергә булдык”, - дип сәламләү сүзен җиткерде “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

"Никах өйдә үткәрелергә тиеш"

Җәлил хәзрәт Фазлыев фикеренчә, никах мәҗлесе өйдә үткәрелергә тиеш. “Никах – ул гаилә бәйрәме, аның үз йолалары бар. Кафеда үткәргәндә, милли үзенчәлекне бик саклап булмый. Алып баручының дин өлкәсендә бернинди мәгълүматы булмаска яки ул намаз укымый торган кеше булырга мөмкин. Кайбер алып баручылар: “Ничә минутта укыйсың?” – дип ашыктыра. Шәһәр мәчетләрендә никах уку бөтенләй “автомат”ка әйләнде. Кеше шоу карарга түгел, никахка җыелган бит. Аның нәсыйхәте дә булырга тиеш. Ә инде 15-20 минуттан соң никах шайтан туена әйләнә”, - ди Җәлил хәзрәт.

Аның сүзләрен Фәнзилә Җәүһәрова да хуплады. “Әлбәттә, никахны кафеда үткәргән вакытта бик күп йолалар юкка чыга. Һәм бу табигый хәл. Мин моны начар дип уйламыйм. Кайбер якларда никахта егет белән кыз “мин риза” дигәннән соң, икесенә су эчерткәннәр. Кызның чәчен сүтеп, икегә ярып үргәннәр. Бу гадәтләр төшеп калды. Без кияүгә чыкканда, никах укый башлаганчы, бөтен ишек-капкаларны биклиләр иде. Яшь пар арасыннан җил дә үтәргә тиеш түгел, дигән ышану булган”, - ди ул.

Фәнзилә Җәүһәрова алып баручыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: “Никах мәҗлесендә кыз ягының никадәр булдыклы, никадәр бербөтен булуын күрсәтергә кирәк. Килен яңа нәселнең дәвамчысы булып килә. Безнең халык юкка гына “Көл булмыйча, гөл булып булмый” дип әйтми. Килен кеше ир ягының көле булганнан соң гына гөлгә әйләнә. Ягъни килен шушы нәселнең бөек бер хатынына әверелә”, - диде Фәнзилә ханым.

Төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар белән күп аралашучы Кадрия Идрисова да һәр төбәкнең никахка бәйле үз йоласы бар, ди. “Әгәр дә әти-әни кызны кияүгә бирергә риза булса, кыз ягыннан ак сөлге бирелә. Ак сөлге егетнең йорт коймасына эленә. Бу йола бик күп җирләрдә, бигрәк тә Самара якларында сакланган. Ык буенда яшәүчеләрнең дә үз йолалары бар. Кыз ягыннан мендәрчеләр һәм ястыкчылар булган. Никах укылганчы кызны мунча кертеп юындыра торган булганнар. Юынганда, ырым-шырым, пычрак кермәсен дип мунчаны бикләп куйганнар”, - ди Кадрия Идрисова.

"Мәһәрнең бәясен күтәрергә кирәк"

Исегездә булса, 2010 елда яучы Наилә Җиһан татарлар өчен танышу үзәге оештырып җибәрде. Шушы вакыт эчендә әлеге үзәк ярдәмендә 3 меңгә якын кеше үз парын тапкан. “Аерылышучылар бар, әмма бик сирәк. Безнең парларның 80 проценты гаиләләрен саклап кала. Без яшьләргә “татарча аралашыгыз, туачак балаларыгыз татар телендә “әти-әни” дип эндәшсен” дип үгет-нәсыйхәт бирәбез. Кыз балаларга “никахка кадәр үзеңә кагылдыртма” дигән фикерне сеңдерәбез. “Ул егеткә син кирәкме, юкмы икәннен шуннан беләсең”, дип аңлатабыз”, - ди Наилә ханым.

Гаиләләрне саклап калу буенча танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин да үз фикерен җиткерде. “Гореф-гадәтләр, йолаларның максаты – динне, телне үстерү булса да, алар аерылышучылар санын киметүдә ярдәм итәргә тиеш. Яшьләрнең никахка җитди каравы, ягъни мендәр-ястык һәм башкаларны әзерләве “талак” дип әйткәнче 70 тапкыр уйларга мәҗбүр итәргә тиеш. Гарәп илләрендә шулай. Өйләнүче егеткә бөтен туганнары акча җыелыша. Һәм шуннан соң “аерылам” дип әйтеп кенә карасын! Аны үзенең үк туганнары “бәреп үтерәчәк”. Шуңа күрә йолаларны җиренә җиткереп үтәргә кирәк”, - ди ул.

Җәлил хәзрәт тә аерылышу очракларын киметү юлын тәкъдим итте. “Мәһәрнең бәясен күтәрергә кирәк. Аны кызның әтисе билгеләргә тиеш. “Алай-болай кызымны аерсаң, 1 млн.сум акча бирәчәксең”, - дияргә тиеш ата кеше. Ачу чыкканда, ир кеше “талак” дип кычкырмасын өчен мәһәрнең күләмен зур итеп куярга кирәк. Без – кызларның бәясе булмаган бердәнбер халык. “Ошамаса, аерырмын”, - дип өйләнәләр, чөнки ул бернәрсә дә югалтмый. Кызның әтисе икенче хатын мәсьәләсен дә сөйләшергә тиеш. “Минем кыздан башка икенче хатын алмыйсың”, - дияргә тиеш. Мин барлык шартларны да Никах кенәгәсенә язам. Ир кеше хатынын аермаса, икенче хатын алмаса, мәһәр аңа бернинди авырлык та китерми”, - ди хәзрәт. 

“Никах табынында теләгән теләкләр кабул була. Әмма аның ике шарты бар: беренчесе - андагы кешеләр тиешле киемнән, икенчесе – өстәлдәге ризык хәләл булырга тиеш. Никахта яулыксыз яки кыска җиң белән утыручылар күп була. Тиешле киемнән утырмагач, теләгән теләкләр кабул булмаячак. Бүген хәләл ризык табу проблема түгел, әмма барыбер моңа җитди карамыйлар. Бервакыт табынга хәләл булмаган колбасалы салат куйдылар. Табыннан алдырсам да, миннән кача-поса көлешә-көлешә ашадылар. Ул пар аерылышты. Кызларның яулык бәйләп утыруы миңа гына кирәк түгел. Андый никах укылды ни дә, укылмады ни”, - ди Җәлил хәзрәт.

“Хәләл алып баручыларга сертификатлар бирә башлыйк”

“Безгә хәләл туй, хәләл никах форматын күрсәткән беренче кеше ул – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ул минем туйны алып барды. Бу бөтен Мамадыш өчен зур вакыйга булды, чөнки ул 6 сәгать буе кунакларны үзенә каратып утыртты. Кеше хәтта ашамыйча да калды. Халык күптән мондый формат көтә иде. Мин дә шушы форматка гашыйк булдым һәм бу эшкә алындым. Ул еллар белән чагыштырганда, хәзер аерма бик зур. Элек никахка кияргә кием дә юк иде, хәзер намаз укымаган кеше дә мөселманча киенә. Элек хәләл колбасалар юк иде, хәзер исә аны башка диндәге кешеләр дә ашый”, - ди Ильяс Халиков.

“2012 елда бер газетада “Хәләл тамада мәктәбе кирәкме?” дигән язмам чыкты. Анда хәләл тамадаларга кытлык китте, аларга дини яктан дәрес биреп, квалификацияне күтәрү турында таныклык тапшырырга кирәк, дип язган идем. Татарстан Диния Нәзарәтенең хәләл комитетына “хәләл алып баручыларга сертификатлар бирә башлыйк әле” дип тәкъдим иттем. Аны алган тамада бары тик хәләл мәҗлесләр генә алып барырга, кире очракта билгеле күләмдә штраф түләргә тиеш була. Сертификаттан да мәхрүм калачак. Бу Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен башкарыла”, - ди Ильяс. 

Түгәрәк өстәлдә танылган тамадалар да бар иде. Кайберләре хәләл мәҗлес кенә алып бару хокукын бирүче сертификатларга каршы чыкты. Алар тамадаларга хәләл мәҗлесләр алып бару буенча остаханәләр яки махсус укулар үткәрергә тәкъдим итте. “Ул остаханәләрне бушлай түгел, ә акчага үткәрергә кирәк. Бушка булса, бөтен кеше киләчәк. Остаханәләр дини белемне арттырырга, никахны тагын да дөрес һәм матур итеп алып барырга ярдәм итәр иде”, - ди Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

“Без, алып баручыларның максаты – йолаларны авыл форматыннан кафе форматына кертү, татар никахының үз йөзен булдыру. Бүгенге аралашуның мәгънәсе дин белән милләтне берләштерүдә”, - диде Руслан Габитов.  

Оештыручылар әлеге түгәрәк өстәлнең дәвамы булачак һәм биредә яңгыраган фикерләр игътибарга алыначак дип вәгъдә бирде. 

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Салаттагы колбасанын хэлэл икэнлеге каян куренэ анын?

    Мөһим

    loading