Рәхәт булганын аның ул заман кешеләреннән сорыйсы иде дә... алар кайтмыйлар шул. Бөтен дөньясын дефицитка батырган коммунистлар заманы. Хәтта стенага элеп куя торган халык телендә "численник" дип йөртелгән, көн саен бер бите ертылып бара торган кырык тиенлек календарьга кадәр дефицит иде бит. Моны мин әйтәм, чөнки үзем почтада эшләгәндә бер почтальонга ун календарь бирәләр иде, менә шул ике почтальонга бирелгән егерме календарьне бүлеп кара инде син 360 хуҗалыклы авыл халкына. Ә аны бөтенесе сорый, бөтен кешегә кирәк.
Миңа бирелгән ун календарьны әттә мин почтадан алып кайтканчы ук бүлеп куйган була инде. Авылда никах укыган, бала исеме кушкан, мәет җирләгән, ишегенә йозак салынган мәчетләрнең указсыз муллаларына. Ул календарьда бары тик кояш чыккан вакыт белән кояш баткан вакыт кына бар инде. Менә алар шуннан чыгып намаз вакытларын да билгеләгәннәрдер инде, күрәсең. Хәмәтгалим абзый, Фәйзерахман абзый, Хәкимулла абзый, Хәсәнҗан абзый... исемнәрегез дә онытылып бара икән инде, дин-исламны утлы күмер урынына учыгызда тоткан абзыйлар.
Чалма да чалмагансыз, чапан да кимәгәнсез, исламны чын дини муллалардан өйрәнгәнсез. Сезнең күңел шәрифләрегездә алтындай хәзинәләр булып дин гыйлеме яткан, тик сез аларны бала-оныкларыгызга тапшыра алмыйча бакыйлыкка алып киткәнсез. Үземнең әни дә, бер дога өйрәтсә, "Кызым, моны мептегеңә барып сөйли күрмә, алайса мине алып китәрләр" дия иде. "Алып китәрләр", 37 нче ел шаукымы кешеләрнең кан тамырларына кереп урнашкан булган инде. Алып киткәннәр шул, бик күпләрне алып киткәннәр, тик кире генә кайтармаганнар, эзләр югалган...
Комментарийлар