16+

«Мари авыллары нигездә сары төсне күбрәк сорый. Татарлар бизәккә сары төс керттерми»

Бәрәңге районының Мазарбашы авылында татар бизәкләре белән зәвыклы итеп бизәлгән йорт үзенә җәлеп итте.

«Мари авыллары нигездә сары төсне күбрәк сорый. Татарлар бизәккә сары төс керттерми»

Бәрәңге районының Мазарбашы авылында татар бизәкләре белән зәвыклы итеп бизәлгән йорт үзенә җәлеп итте.

Дөресен генә әйткәндә, бу якларда капка-коймаларны, тәрәзә йөзлекләрен бизәкләп эшләү киң таралмаган. Бу ихата исә безне бик сокландырды. Аның хуҗасы шундый калайдан бизәкләр кисеп эшләүче оста булып чыкты. Ришат Әхмәдуллинның үзен дә остаханәсеннән эзләп таптык.

– Гаражда гына ятып булмады, бер урын кирәк булды. Өч-дүрт ай эчендә бу бинаны эшләп чыктык, – ди ул остаханәсе белән таныштырып. – Үземнең өемне таш белән төреп алган идек тә, ә тәрәзә алкалары туры килмәде. Ямьсез булып калды. Шундый үрнәкләрне эзләп Татарстан якларына чыгып киттек. Шуннан бизәкле калайларны күреп кайттык. Моны үзебез дә булдыра алабыз дип уйладык. Безнең якта мондый әйбер эшләгән кеше юк. Шуннан чыгып берне үзебезгә эшләп карадык. Минем өйгә эшләп куйдык, аннан икенче иптәш малайга. Эшне өч егет бергә башлап җибәрдек. Икебез – Ришат, беребез Илнур. Бөтенебезнең дә өйләрен бизәп чыктык. Ошады. Күршеләр керде, алар да яратты. Әбиләр куша башлады. Шуннан башланып китте бу эш. Аннан соң калай бөгә торган станоклар кирәк була башлады. 

Шулай итеп, алар станокларны башта кулдан ясаса, соңрак заводныкын сатып ала. Шуннан тәрәзә алкалары, морҗаларга япкычлар, өйләргә адрес язулары белән почта тартмалары, капкаларга бизәкләр ясыйлар. Кем нәрсә дип килә, бөтенесен эшләргә тырышалар. Ришат әйтүенчә, кайбер кешеләр үз бизәкләре белән дә килә икән. 

– Нәрсә кушалар, шуны эшлибез. Күбрәк милли бизәкләр эшләргә тырышабыз. Интернеттан табып, зурайтып, принтер аша чыгарып карыйбыз. Аннан безгә татарлар гына түгел, марилар да бик күп эш куша, үз бизәкләрен тәкъдим итәләр. Хәзер мари яки татар бизәге дигән әйбер юк бугай, бөтенесе кушылды. Мари авыллары нигездә сары төсне күбрәк сорый. Татарлар бизәккә сары төс керттерми, – дип сөйли Ришат Әхмәдуллин калайдан бизәкләр төшерү үзенчәлекләрен.
Эшли торгач, һәрбер эшнең нечкәлекләре килеп чыга. Ришатка да киңәш-табыш итүчеләр дә бар. Мәсәлән, почта әрҗәләренә күгәрченнәр сурәте куеп эшләмәскә кушучылар да бар икән.

– Почта әрҗәләренә күгәрченнәр сурәте куеп эшләргә ярамый. Моны диндәге бер әби әйтте. Татар-мөселман йортында җанлы әйбер куярга ярамый, диде. Татарларга андый почта әрҗәсе ясамый башладык. Белмәгән кеше сораса, әйтеп бирәбез, – дип сөйли калай остасы.
Башлыча милли бизәкләр төшерү белән мавыккан Ришат инде остага әйләнеп бара. Нинди генә бизәк төшерми алар. Заказ бирүчегә фотоальбомнарны күрсәтәләр, шуннан карап та бизәкләр ясаталар. Алар кулы аша узган тулысынча бизәлгән өйләр дә бар икән. Халык шуларны күрә дә, үзендә дә булдырырга тели, ди.

– 15 ел эшләсәк тә, кешедән өзелгән юк, эшнең дә туктаганы юк әле. Җәй көннәрендә студентлар, мәктәп балалары булыша. Алар акчаны берничә ай әти-әнисеннән сорамый, киемнәргә дә акчаны бездә эшләп ала, – дип сөйли ул куанып. Бердән, яшьләр әзрәк һөнәргә өйрәнеп үсә, икенчедән, эшләп тапкан мал кадерлерәк шул. Моны Ришат үзе дә яхшы белә.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading