16+

Мин – Кеше! Мин – хатын-кыз! Мин – Ана!

Дөнья. Ул – шундый чиксез бер галәм. Ә мин – шул галәмнең кечкенә генә бер кисәге. Мин – Кеше. Шагыйрь Гакыйль Сәгыйров әйткәнчә:

Мин – Кеше! Мин – хатын-кыз! Мин – Ана!

Дөнья. Ул – шундый чиксез бер галәм. Ә мин – шул галәмнең кечкенә генә бер кисәге. Мин – Кеше. Шагыйрь Гакыйль Сәгыйров әйткәнчә:

«Шөкер, әле мин күкләр тарафыннан

Кеше итеп җиргә яратылган!»

Ә мин Җир йөзенә Кеше булып та һәм җәмгыятьтә зур урын алып торучы хатын-кыз итеп тә яратылганмын. Шуның өстенә әле мин – Ана да. Димәк, мин – зур хәрефле Кеше, Хатын-кыз һәм Ана!

Хатын-кызга гомер-гомергә мәдхия җырлана. Ул – хатын-кыз дигән исемне горур йөртүче, ана буларак, баласының күңеленә яхшылык һәм кешелеклелек орлыкларын салучы. Ул шулай ук нечкә күңелле зат та. Аның кылдай нечкә күңеле бик тиз тибрәнеп китәргә мөмкин. Аның җанын да, йөрәген дә һич үзгәртергә ярамый. Хәдистә әйтелгәнчә, хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган, турайтмакчы булсаң сындырырсың. Аның белән ничек булсаң, шулай яшәвеңне дәвам ит.
Ә ничек яшәделәр һәм бүген ничек яшиләр икән бу җәмгыятьтә хатын-кызлар?

...Уйларым ташып ага, вакыт кирегә чаба. Берничә ел элек бу дөньядан киткән әниемә хатын-кыз «һөнәре» буенча бәя бирәм... Әнием чоры хатын-кызларының җәмгыятьтә урыннары кайда булды икән?

 Сугыш һәм сугыш арты елларының авырлыгын барыбыз да ишетеп беләбез. Бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Шул вакытларда аяклары белән бозлы салкын суларга керә-керә саллар агызган, черек бәрәңге ашап үскән хатын-кызлар да бирешмәгәннәр, сынмаганнар, сыгылмаганнар. Язмыш аларны төрлечә сынаган. Ә алар тормыш авырлыкларын кабул итеп яши биргәннәр, зарланмаганнар. Тугызар-унар бала табып үстергәннәр. Алар безне тудырган. Бүгенге көндә җәмгыятьнең үсешенә өлеш кертә, чын күңелдән туган илгә хезмәт итә алырлык ул-кызлар үстергәннәр. Рәхмәт аларга!

Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга нинди урын бирелгән соң? Әйе, хатын-кызларның урыннары бик күп. Алар – дәүләт эшлеклеләре дә, төрле оешмаларның җитәкчеләре дә, кара эшләрдә эшләүчеләр дә.
Җәмгыять аларның хезмәтләрен, дәрәҗәләрен дөрес бәяләп бетерәме икән соң?

Унар катлы йорт биеклегендә булган кран эчендә утырган хатын-кыз шәһәрнең гүзәллегенә югарыдан карап сокланса да, тимер юлларда авыр хезмәттә эшләп, поездның моңлы гудокларын ишетсә дә, авыл фермасында сыерларның җырга охшаш мөгрәү тавышларына кушылып җыр сузып җибәрсә дә, аларның йөрәкләрендә барыбер сагыш, күңелләрендә ризасызлык бер дә юк түгелдер. Хөкүмәт тарафыннан бизмәннәргә салып үлчәнмәгән хезмәтләренең бәясе хакланып бетмидер кебек тоела аларга. Шундый авыр хезмәтләрдә эшләгән хатын-кызлар «Мәхәббәт упкыны» әсәрендә Фәнис Яруллин әйткәнчә: «Кешенең гомере бары бер йотым, шул бер йотым гомер газап арасында актарынып, гаделлек, мәрхәмәт, җаныңа җылы эзләп үтәргә тиешмени?» – дип тә уйлыйлардыр.

Уйлыйлардыр, тик барыбер көчле рухлы булып каладыр дип беләм мин.
Ә шулай да хатын-кыз – бөек зат ул, горур ул, күбесе бернинди авырлыкларга да бирешми эшли дә эшли, гаиләсенә куаныч китерәм, дип эшли. Ә гаиләнең нигезен Ана һәм Ата бергә сала.

Язучы Миргазиян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәрендә түбәндәге юллар бар: «Хатын-кызның ана булу теләге – дөньядагы иң олы хисләрнең берсе. Аның янында бик күп нәрсәләр үз кыйммәтен, төсен, көчен югалта». Дөрес, ана булуның кыйммәтен дөньядагы бернәрсә белән дә чагыштырып, ә инде «хатын-кыз» һәм «ана» сүзләрен һичничек бер-берсеннән аерып булмый. Хатын-кызларның төрлесе булган кебек, аналарның да төрлесе була. Ни генә булса да, Ана булып калу кирәк. Ана нинди, бала – шундый.

...Тормыш дәвам итә. Җәмгыять алга атлый. Шушы җәмгыятьтә без, хатын-кызлар, үзебезне горур тотып, балаларыбызга кыйбланы дөрес сайларга юл күрсәтеп, тормыш юлдашларыбыз белән иңгә-иң, кулга-кул тотынышып, киләчәккә аек акыл һәм аңлы караш белән алга атларга тиеш.

Әйткәнемчә, без бит җиргә Кеше итеп яратылган. Иң беренче чиратта кеше булып кала белергә кирәк.
Хәзер дә шушы чиксез галәмдә чын хатын-кыз һәм кеше булып калу өчен, зур тырышлык кирәк. Кеше дигән затлар белән яхшы мөгамәләдә булу өчен, кешеләргә бер-берсенә яраклаша да, дөньяда үзеңне тиешле урында тота да белергә кирәк.Үзеңнең җитешсезлекләрең булганда үзгәрә һәм башкалардан яхшы якларны өйрәнә дә белергә кирәк.

Тормышның күп кенә яхшы һәм начар якларын да күрдем, каршылыкларга да очрадым мин. Авырлыкларга очрасам да, Туфан әйткәнчә, еламаска, каршылыкларны җиңәргә өйрәндем. Мин үземдәге яхшы сыйфатларны: кешелеклелек, изгелек, миһербанлык, гаделлекләрне кешеләрдә булдырырга, аларны матур якка үзгәртергә тырышам. Фәнис Яруллинга ияреп, түбәндәге шигырь юлларын кабатлыйм:
«Үзем яхшы булганга, кешеләрдән гел яхшылык эзлим,
Яхшылыкны килә табасы!»

Әйе, мин эзләгән яхшы сыйфатлар барлык кешеләрдә дә, барлык хатын-кызларда да табылса, җәмгыять тә бик матур, киләчәге ышанычлы кулларда булыр.

Рәмзия Садыйкова, Казан шәһәре Киров районы 4нче гимназия-интернатның туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading