16+

Минзәләдәге янгын: “Балаларны коткар” – дип кычкырган ул”

Холыксыз мартның 26сыннан 27сенә каршы төне Минзәлә шәһәре халкын тетрәндерергә дә кодрәте җитте: өч балалы Шакировлар гаиләсе яшәгән йортны утка төреп, бернәрсәсез урамга чыгарып бастырды.

Минзәләдәге янгын: “Балаларны коткар” – дип кычкырган ул”

Холыксыз мартның 26сыннан 27сенә каршы төне Минзәлә шәһәре халкын тетрәндерергә дә кодрәте җитте: өч балалы Шакировлар гаиләсе яшәгән йортны утка төреп, бернәрсәсез урамга чыгарып бастырды.

Шакировлар гаиләсе инде йокларга яткан була. Гаилә башлыгы Рөстәм белән Светлана “Татарстан” совхозында “Камский Бекон” оешмасында эшләп йөриләр, балаларның исә каникулда чагы, алар көнозын дәү әниләре – Марсельеза ханым янында кайнашалар. Ә кичен исә бер түбә астына җыелышалар. 
–    Мин китапханәче булып эшлим. Әти-әниләре эштә чакта балалар минем карамакта. Бер-беребездән ерак түгел, мин дә үткәндә гел сугылам, алар да еш киләләр. Ул көнне дә көндезен балалар миндә иделәр, кичен җитәкләшеп кайтып киттеләр. Рөстәм белән Светлана эштән кайтып туктагач, кияү өйгә дә кереп тормаган, кибеткә киткән. Язгы якта кияргә аяк киеме кирәк иде аңа, шуны алырга теләгән. Светлана өйгә кереп, ашарга пешерергә керешкән. Ашап-эчкәч, бергәләп телевизор караганнар әле, соңга калмыйча утны сүндереп, ятканнар. Иртәгәсен таң күзеннән торып, эшкә барасылары бар бит, – ди Марсельеза ханым. 

Төнге сәгать уникенче яртыларда, чыртлаган тавыш ишетеп, Рөстәм йокысыннан уяна. Нинди тавыш булыр бу дигәндәй, берникадәр вакыт аңышмыйча ята. Янган ис тарала башлагач, хәләлен уята да, үзе торып ишеккә килсә...
–    Веранда янганын шәйләп, ут та кабызмыйча, ишекне ачып җибәргән ул. “Өерелеп ут көлтәсе килеп керде”, – ди. Утның көченә шакката, “теле” җиткән бөтен җир дөрләп янарга кереште, ди. “Балаларны коткар!” – дип кычкырган ул Светага. Үзе су сибеп маташкан. Сүндерермен дип уйлагандыр инде. Светланы урында яткан җирдән сикереп торган да, балаларны юрган астыннан тартып алып, тәрәзәдән берәм-берәм урамга ташлаган. Ә үзе тәрәзәдән чыгарга курка икән. Бәлки, өйдән берәр нәрсә алып чыгарга да уйлагандыр ул, андый чакта нәрсәгә барып тотынырга да белмисең, югалып  каласың ич. Өй эчендә әрле-бирле йөри икән. Рөстәм, аның нишләргә белмәвен күргән дә, тәрәзәдән урам якка төртеп төшергән. Үзе яна  торган ишектән урам якка атлаган. Аркалары пешкән инде балакайның, бик сызлана, – ди Марсельеза ханым. 

Гаделгә – 15, Айназга – 8, Азалиягә исә 7 яшь. Эчке киемнән урамга яланаяк чыгып баскач, беренче булып полициягә җыялар. Анысы санаулы минутлар эчендә килеп җитә дә, балаларны утыртып, дәү әниләренә алып китә. 
–    Килеп керделәр, дер-дер килеп туңалар, балакайларым. Аларны киендердем дә яна башлаган йортларына таба йөгердем. Миңа Светлана да иярде. Янгын сүндерүче егетләр килеп, суны сиптерергә генә башлаган иделәр. “Ике песи ут эчендә калды, алып чыгып булмасмы инде”, – дип йөгерә дә килә бит йорт янына, Светаны тыеп торып булмый. Үзегез исән-сау, шуңа сөенегез, дим. Хәзер дә шул сүзне әйтәм, ничек уянып, исән чыкканнар әле. Ике яклы агач йорт бик тиз янып бетте, кирпечтән өелгән янкормасының дивары гына утырып калды, анысы да ипләп төртсәң ишелергә тора. 2020 елда күченгәннәр иде, әтинең иске йорты бит инде ул. Янгынны нидән килеп чыкканын әлегә белмибез, счетчиклар урам якта, эченә су кереп, әллә шул “сынатканмы” дибез. Монысы безнең фаразлар гына, – ди әңгәмәдәшем.

Балалар курыкканнар әлбәттә. Күз каршында гел ут өермәсе бии-бии, диләр. Әлегә алар дәү әниләре йортында. Бер киемсез калганга, күпләрнең ярдәмен сөенеп һәм теләп кабул итәләр. 
–    Күрше хатыны: “Светланалар янган көнне төш күрдем. Ут эчендә йокладым”, – ди. Кирәк бит, Аллаһының кисәтүе, тик нишләп чит кешегә барып кергән ул төш, шунысына гаҗәпләнәбез, – ди Марсельеза ханым. – Кияү шул пешкән аркасы белән дә эшкә чыкты. Гаиләне туендырырга кирәк бит. Пешкән җирләренә пластырьлар ябыштырдык. Түзә балакай... Үземнең дә эшкә бара торган юлым алар яшәгәннән урамнан үтә, хәзер әйләнеп йөрим, карарга йөрәк җитми. 
Күп балалы  Шакировлар гаиләсенә хәлдән килгәнчә ярдәм итик. Марсельеза Акмалетдиновнаның 89625663178 номеры Сбербанк картасына беркетелгән.   

Фото: https://menzela.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading