Күп кенә әти-әни беренче каршылыклар килеп чыгуга аерылу турында сүз куерта.
Казанга барышым. Яныбыздан матур итеп бизәлгән туй машиналары уза. Машинада берсеннән-берсе чибәррәк яшьләр... Кияү белән кәләш тә искиткеч матурлар... Бәхетле булсыннар! Бер-берсен хөрмәт итеп, тигезлектә, байлыкта яшәсеннәр.
Әйе, яшәсеннәр иде, кадерләрен белеп, мәхәббәтләрен саклап. Тик яшьләр арасында аерылышучылар саны көннән-көн күбәю күңелне тырный. Бүгенге көндә Россиядә 100 пар кавышса, шуның 70е аерыла икән. Татарстан да аннан калышмый. Ә сәбәп нәрсәдә? Күп табарга була аларны...
Беренчесе дип мин яшьләрнең киләчәк турында уйлап бетермичә, матур күлмәк киеп туй итү, кешеләр алдында "минеке шәп" дип мактану өчен генә кияүгә чыгудыр дип уйлыйм. Күпме акчалар түгеп, туйлар уза, яхшы тамадалар шаулатып, гөрләтеп туйны үткәрәләр, барысы да кешенекеннән артыграк булсын дип эшләнелә...
Бәйрәмнәрдән соң тормышның вак-төяк проблемалары башлана, ә яшьләр аларны җиңеп чыгарга әзер түгел. Иң гадиләре: килен юньләп ашарга гына да пешерә белми, акча тоту мәсьәләсе дә барып чыкмый, булган акчаны бизәнүгә, киенүгә күбрәк тотмакчы була. Кияү дә акча табу, тормышны алып бару турында артыгын уйламый. Алар тормыш итү өчен яраклашмаган. Дини яктан караганда, ир тулысынча тормышны алып барырга, гаиләсен акча белән тәэмин итәргә тиеш. Ә бүгенге көндә күп кенә ирләрнең хатыннары эшләмәсә, ай-яй нишләп кенә бетәр иде икән бу дөнья?
Икенчесе: иргә җитәрлек дәрәҗәдә хөрмәт булмау. Кияүгә чыккансың икән, дин буенча ир хакы ата-ана хакыннан да югарырак. Син иң беренче иреңне тыңларга тиеш. Матур итеп тормыш итү өчен хатын-кыз бик зирәк булырга тиеш дип уйлыйм мин. Иреңне дә тыңла, хөрмәт ит, әти-әниеңне дә яратып, аларга ярдәмләшеп яшә. Тик бу очрак инде матурлыкка, егетнең байлыгына карап кына кияүгә чыгучылар өчен авыррак булырга мөмкин. Син аның кем икәнлеген белмичә, тышкы кабыгына гына карап, тормышка чыккансың икән, ул синең әти-әниеңне хөрмәт итеп бетермәскә дә мөмкин бит.
Өченче сәбәп: яшьләр арасына туганнарның, әти-әнинең кысылуы. Балаң инде үскән, ул үз тормышын корган, алар үз проблемаларын сездән башка да чишә алырлар. Күп кенә әти-әни, беренче каршылыклар килеп чыгуга, "үз балам үземнән артмас" дип, аерылу турында сүз куерта. Имеш, ул кызының яки улының балаларын үзе генә дә үстерә ала. Монда бала турында, аның әтисез яки әнисез ятим булып үсәчәге турында уйлау юк. "
Минминлек" өстенлек ала. Без аннан башка да булдырабыз, янәсе. Балаларны каршыга утыртып, җитди бер сөйләшү үткәрү урынына, әти-әни баласын теләсә нәрсә әйтеп котырта башлый. Кияүнең яки кызның әллә кайчангы гаепләре искә алына, ишетелгән гайбәтләр арттырыла, күпертелә. "Мондый хатын яки ир белән тораммы соң мин?" дип балаларының күңелен тагын да бер-берсеннән күбрәк чыгаралар.
Аларның үзләре түгел, ә аның башка кеше-шәхес икәнлеген оныталар. Аерылган, каерылган язмышлар менә шуннан барлыкка килә дә инде... Адәм әүлия түгел, кияүнең яки киленнең вак-төяк ялгышлары булгандыр, бәлки. Тик кайвакытта аларны кичерә дә белергә кирәктер бит. Мондый вакытта иң беренче алардан туган балалар язмышы турында уйларга кирәктер. Ятим бала никадәр байлыкта яшәсә дә, пар канатлылар кебек була алмый инде ул. Бәхетле булсыннар иде яңа тормыш башлаучыларыбыз. Аларга изге теләктә калыйк...
Рүзилә Вәгыйзова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар