16+

«Мораль зыян салуың өчен, мине ресторанга чакыр»

Кичә генә ялдан кайтып төштем әле, җәмәгать. Кәефемнең кәттәлеге шуңа бәйле. И, анда күргән хикмәтләр, минсиңайтим!

«Мораль зыян салуың өчен, мине ресторанга чакыр»

Кичә генә ялдан кайтып төштем әле, җәмәгать. Кәефемнең кәттәлеге шуңа бәйле. И, анда күргән хикмәтләр, минсиңайтим!

Кешенең күплеген күрсәң. Каян гына килмәгәннәр. Бөтенесе сәламәтлеген кайгырта. Дөрес эшлиләр. Бушлай медицина хезмәте күрсәтү сәвит заманында калды. Хәзер акчасыз сакал да кырмыйлар,  кыл да кыймылдатмыйлар. Бүлнискә барсаң, табибка керер хәл юк. Кабинет ишек төбен чытык чырайлы, мыжгак холыклы карт-коры сырып алган. И, зарланышалар, и, сукранышалар.

Кайберсе хакимиятне сүгә, пинсәм ашарыма  җитми,  дару белән коммуналь түләүләргә кереп бетә, ит-майдан авыз итмәгәнемә биш былтыр, дип сукрана. Икенчеләре иреннән йә хатыныннан зарлана, күршесен йә киленен эттән алып, эткә салып хурлый.  Ак халатлы фәрештәләрнең кесәсенә берәр шыгырдавыклы кәгазь шудырмасаң, сиңа борылып та карамыйлар. Дарулар коточкыч кыйммәт, нишләргә белгән юк, диләр. Боларны “Санаторий-курорт картасы” тутыртырга баргач, поликлиникада ярты көн миңгерәп утырганда  ишетеп кайттым. 

Ике исәп - бер хисап, тәбедәге сыр гына бушка икәнен белгәнгә күрә, ел саен ике генә атнага булса да шифаханәгә барып, әйбәтләп  дәваланып кайтам. Бу юлы хатыным Гөлзифаның  да миңа тагыласы килде. Ә мин урманга утын төяп баруны өнәмим. Елга бер тапкыр булса да,  санаулы көннәрдә  үзем - баш, үзем – түш булып,  күкрәк киереп йөрисем, колак итен кимерүче чәчбиемнән башка гына тынычлап ял итәсем килә. Ул да минем кәҗәләнүләремнән арыгандыр. Кайткач, сагынышып күрешеп, яшь чактагы хисләрне яңартып, ихластан  сөешербез әле, сиңа шәп бүләкләр алып кайтырмын мәйтәм. Ахирәткәйләре белән  ялга барам дисә, мин дә каршы килмим. 

Гадәттә, юл букчасын хәләлем тутырып бирә иде. Бу юлы авызы турсайган бичәм мине  кызык итте. Шифаханәгә барып җитеп, биштәремне ачкач, гаҗәпләнүдән күзләрем маңгаема менде.  Минем дискәтүккә киеп төшәсе лаклы түфлиләрем урынына ялтыр тышлы кызыл эчле галуш тыккан хәерсез. Аңа карап биемичә каламмы соң! Кайнар канлы, ялтыр башлы, ерык авызлы, шаян сүзле, кибән корсаклы  абзагызга процедураларга йөргәндә кия торган тишек башлы чәпәли дә ярап торды. Парлы биюгә кайсы чибәркәйне чакырсам да, туфли кимәгән дип, кире кагучы булмады. Абзагыз гүзәл затлар каршысында югалып кала торган кешемени соң?

Теге ялтыр галушларның да кирәге чыкты. Ял итүче үзешчән әртисләр кәнсирт куйганда, мин дә катнаштым. Сәхнәдә ут уйнатып, дәртләнеп шаян бию биегәндә, галушымның бер сыңары аягымган чыгып, залга таба очмасынмы? Тамашачы,  аны кызыклы трюкка санап, тәгәри-тәгәри көлде. Хатын, сумкамны тутырганда, үчләшеп, электр  кырынгычымны, телефон зарәднигын “онытып” калдырган. Моның ише вак-төяккә кәеф бозаммы соң? Бүлмәдәшем – удмурт  егете Петр юмарт булып чыкты, аныкыннан файдаландым. 

Кичкырын урманнан саф һава сулап кайтып килешем. Каршыма ике бичә очрагач, шаяртырга уйладым. Юан каен артында шатун аю бар, урман читендәрәк йөрергә тырышыгыз, дигән идем, Төп шикелле таза гәүдәлесе,  күз ачып йомган арада пәлтә кесәсеннән газ пистолеты тартып чыгарып, лап-лоп атлап, каенлыкка таба йөгерде. Икенчесе, аклы-күкле булып шундук муеныма сарылды. Үзе дер-дер калтырый. “Абый җаным, мин аюдан куркам!  Зинһар өчен бүлмәмә чаклы озатып куя күр!” - дип ялвара бахыр.

Кашыгы-суы белән йотарлык чибәркәйнең гозерен аяк астына салып буламы соң? Ул чәй куйды, мин буфеттан мәй алып кердем. Ярыйсы гына сыйлангач, парлап дискәтүккә төшеп,  бии генә башлаган идек. Аюны атып үтерергә дип,  каенлыкка таба чапкан лашман бияседәй алагаем зур гәүдәле хатын,  беләгемнән эләктереп алып, бөтен кеше алдында  мине җилтерәтергә керешмәсенме! “Алдакчы карт пәри! Аюның үзе түгел, эзе дә юк бит анда! Мораль зыян салуың өчен, компенсация  сыйфатында, мине ресторанга чакырырга бурычлысың!” - дип, бәйләнепме-бәйләнә.  

Беркөнне, якташларым белән астагы каттагы бүлмәдә җыелышып, кунак булып, чәйләп-мәйләп, ярты төнгә чаклы күңелле генә җырлашып утырдык. Лифтны төнгә сүндереп куялар икән. Баскычтан җәяүләп җиденче катка менеп җиткәнче, кәҗә майларым чыкты. Ярымкараңгы коридор буйлап шактый гына баргач, ниһаять бүлмәбезгә  кереп, җәлт кенә өс-башымны салып ташлап, бәдрәфкә кердем. Исәбем чайканып чыгу иде. Душта Петр юынадыр, дип, утны кабызмыйча гына караватыма барып аудым. Биш минут вакыт үттеме-юкмы, гөлт итеп ут кабынды.

Каршымда зифа буйлы  чибәркәй пәйда булды. Гаҗәпләнүдән күзләре шакмак чаклы булган, куркуыннан аңын җуярга җиткән сылу  кызның шикәрдәй ак тәнен төргән  мунча сөлгесе идәнгә шуып төште. Йа, Хода!  Өнемме бу, төшемме? Әллә саташа башладыммы?  - дип уйларга  өлгермәдем. “син монда нишлисең? Хәзер сак хезмәтен чакырам! “- дигән усал тавыш ишетелде. Күрше караватта, башыннан ук бөркәнеп,  теге аю эзләп йөргән усал хатын йоклап ятканын мин каян белим?  Җәяү өскә күтәрелгәндә, ялгышып чит кеше бүлмәсенә керүемне белгәч, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Ханымнар җил-давыл кузгатмасын өчен, күчтәнәчкә бер кап тәмле конфет белән “биш йолдызлы” тәмлүшкәне  кертеп чыгарга туры килде...

Хәмидә Гарипова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading