Мыекларын өзеп торыгыз: кыяр яхшы уңыш бирсен өчен нишләргә?
Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзеп алыгыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзеп алыгыз.
Кыяр температура режимына бик таләпчән. Алар җылы һәм дым ярата. Суның температурасы 25 градустан ким булырга тиеш түгел.
Уңыш бирә башлагач, суны күбрәк сибә башлагыз (1 квадрат метрга 6-12 литр). Ачык грунттагы кыярга суны кич белән, теплицадагыларга иртән сибәргә кирәк.
Сезон буена алты-сигез тапкыр тукландырыгыз. Беренчесен – чәчәк атар алдыннан, калганнарын һәр ун-унбиш көн саен уңыш бирә башлагач. Органик ашлама итеп кош тизәге (1 өлешкә 25 өлеш су) яки сыер тизәген (1 өлешкә 10 өлеш су) кулланалар. Минераль ашлама да файдаланыла: 10 литр суга 15-20 гр мочевина белән 50 гр көл.
Кыяр мыекларын өзеп торыгыз, чөнки туклыклы матдәләрне алып торалар. Өлгергән кыярларны гел җыеп торыгыз. Картайган һәм авыру яфракларын өзеп алыгыз.
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар