Картайган груша агачы ел саен шау чәчәк ата, әмма җимешләре баллы булмыймы?
Сәбәп агачның карт булуында гына түгел. Җимешләргә баллылык җитмәү үсентенең көче һәм шикәр барлыкка килсен өчен шартлар булмауга бәйле.
Агачның ботаклары артык куе булмасын. Ботаклар күп икән, яфрак та күп. Җимеш яралганда аңа яктылык җитәрлек төшми икән, фотосинтез процессы бармый һәм шикәр тупланмый.
Туфракның ярлылануы, туклану җитмәү дә җимешнең баллылыгына йогынты ясый. Бигрәк тә калий, фосфор җимешнең сусыл, тәмле булуы өчен җавап бирә. Әгәр дә агачны тукландырып тормасагыз, ул көчен үзен саклап калу өчен тотачак, ә җимешләргә юнәлтмәячәк.
Эссе һава булганда агачка тиешле дәрәҗәдә су сипмәү җимешләрнең вак һәм әче булуына китерәчәк. Су киресенчә, артык булганда, тамырлар черергә мөмкин. Көчсезләнгән агач җимеше тиешле дәрәҗәдә тәмле була алмый.
Авырулар, корткычлар да агачны көчсезләндерә.
Әгәр агач гибридлашкан икән, вакыт үтү белән аның кыргый өлеше өстен чыгарга мөмкин. Бу вакытта җимешләр ваклана, әчегә әйләнә.
Әлбәттә инде җимешнең тәме һава шартларына нык бәйле. Салкын, яңгырлы җәйдә җимешләр шикәр туплап өлгерми. Артык дымлылык җимешне кирәгеннән артык сулы итә.
Җимешләргә баллылыкны кайтарыйм, дисәгез, корыган, авыру ботакларны кисегез. Агачның һәр ботагына да яктылык төшәрлек булсын.
Агачны тукландырыгыз. Язын азотлы ашламалар куллану аның үсешенә уңай йогынты ясаячак. Микроэлементлар хакында ла онытмагыз.
Су балансын сакларга тырышыгыз. Грушага даими рәвештә җитәрлек күләмдә су сибегез. Бигрәк тә коры һава торышы булганда. Агач төбен мүлчәләү дымны озаграк сакларга ярдәм итәр.
Иртә язда һәм җимешләрне җыеп алгач, корткычлар каршы препаратлар сибәргә онытмагыз.
Уңыш баллы булсын өчен артык күп яралган очракта, җимешләрне сирәкләргә киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар