16+

«Нәрсәгә кагылсаң — шул кыйммәт»: ата-аналар балаларын мәктәпкә ничек җыйган?

Җәйге каникул вакыты да ахырына якынлашты. Тагын берничә көннән белем көне мәктәп ишекләрен ачып кергән балаларны яңа уку елына каршылар.

«Нәрсәгә кагылсаң — шул кыйммәт»: ата-аналар балаларын мәктәпкә ничек җыйган?

Җәйге каникул вакыты да ахырына якынлашты. Тагын берничә көннән белем көне мәктәп ишекләрен ачып кергән балаларны яңа уку елына каршылар.

Табигать тә үз хозурында — сентябрьгә әзерләнә, сары киемнәрен әзерли башлады. Ә менә әти-әниләр балаларын мәктәпкә ничек итеп җыйдылар икән? Мәктәп формаларын, уку әсбапларын, язу каләмнәрен кайлардан ничек итеп юнәтүләре турында укучыларыбыздан да сораштык. 

Казан җырчысы Гөлия Хаматгалиева: ике баланы мәктәпкә әзерләүгә 100 мең сумга якын акча киткән

Гөлия Хаматгалиева, Казан, җырчы:

—Яңа уку елы башланырга торганда әниемне соңгы юлга озаттык. 4 ай элек инсульт кичергән иде. Тернәкләнеп, аягына баскач, без дә, ул да бик сөенде. Әле әйбәт кенә яшәр кебек иде. Аякта йөрсә дә, мин аны карар өчен янына күченгән идем, гаиләм минем арттан, дигәндәй. Балалар да май аенда мәктәптән туры әни фатирына кайтып йөрделәр, ирем дә гел безнең белән булды.

Кич җиткәч, әбиегезгә тынычлык кирәк дип, икесен өйгә алып кайтып китә иде. Апа белән икәү әнине бер генә минутка да үзен генә калдырмадык. Бакыйлыкка бездән риза булып күченгәндер дип уйлыйм, без аны бәби караган шикелле карадык. Аңа 82 яшь иде. Урыны оҗмахларда булсын. Әллә йөрәкнең бер читен кайгы көйдереп торгангамы, мәктәпкә әллә ни сайланып йөрми генә бик җиңел әзерләндек. Бәяләр тешли икән дигән уй ялгыш та башыма килеп карамады. Кыйммәт икән — кыйммәт, шул бәягә алдык, аптырыйсы юк — заманы шундый хәзер.

Бөтен ил халкы бер халәттә, бу заман вакыйгаларына бергә шаһитлык кылып, бердәм булып, алга барабыз. Шуңа да базар бәяләрен ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Мостафа улым быел — сигезенче, Сәйдә кызым дүртенче сыйныфка укырга бара. Мостафа инде егет кеше, карашлары да икенче, гыйнвар аенда 14 яшь тула. Киемнәрен дә яшүсмерләр зәвыгыннан чыгып сайладык, мәктәп таләпләрен дә үтәдек — ике ак күлмәк сатып алдык. Берсен көндәлеккә кисә, икенчесе бәйрәмнәр өчен генә.

Чөнки ул мәктәптән тыш чараларда да бик актив, гел конкурсларда чыгышлар ясый, конференцияләр алып бара. Чәчләрен дә соңгы мода буенча кистерде. Беләсез, аларының да бәяләре соңгы вакытларда сизелерлек артты. Безнең гаиләдә шулай куелган, узган елгы киемнәрне кимибез, яңа уку елы Яңа ел бәйрәменә тиң ул, барысы да яңа булырга тиеш. Шуңа да ике балага да һәр киемнең яңасын алдык, мәктәп формасыннан башлап, физкультура дәресендә кия торган крассовкасына кадәр.

Бер балага якынча илле мең сум акча китте. Бик сыйфатлы киемнәр генә сайлыйм. Кемдер арзан бәягә, көн дә берне кисен дип, әйтик, 5 ак күлмәк алса, миңа ике күлмәк тә җитә, ләкин сыйфаты югары булуы шарт. Сәйдәне киендерү, абыйсына караганда да чыгымлырак. Киемнәрне бер көндә генә чыгып алмыйбыз. Балалар каникулга чыгуга, әйтик, июнь аенда ук мин дәфтәрләрне упаковкасы белән сатып алып куям. Беркайчан да 20-25 данә дәфтәр дип вакланып йөрмим.

Ручкаларын да шулай, кимендә 30 ручка күтәреп кайтам. Ә киемнәренә акчаны ел буе әз-әзләп җыеп барам, шуңа балаларны киендергәндә акча кытлыгы борчымый. Репетиторларны да июнь аенда ук белешеп, килешеп куйдым. Әти-әниләргә сабырлык телим, яшерен-батырын түгел, балаларның холкы да, уку-укыту программалары да елдан-ел авырлаша бара. 

Хаматгалиева. Фото: Шарафиева

«Аулак өй» проекты авторы Сәрия Закирова мәктәп кирәк-яракларына күпме тоткан?

Сәрия Закирова, Казан, «Аулак өй» проекты авторы:

— 10 ел элек, 4 бала белән ялгыз калганда, 3 мәктәп укучысын яңа уку елына әзерләү бик авыр булган иде. Әле бит дүртенчесен югары уку йортына да кеше рәтеннән матур киендереп җибәрергә кирәк! Авырлыклар артта калды, шөкер.

Быел төпчек кызымны мәктәпкә җыйганда абыйлары да ярдәм иттеләр, шуңа да авыр булмады. 3 ак блузканы — 6 000, мәктәп чалбарын — 3200, канцтоварларны, әйтик, ручка, дәфтәрләрне пачкалап интернет кибетләрдән 5000 сумга сатып алдык. Рюкзагы да кибеттән акция белән арзанрак бәягә эләкте — 3 000 сум! Әле менә язгы-көзге куртка белән аяк киемнәре алынмаган. Аяк киемнәрен сәүдә үзәкләреннән эзлим, анда махсус акцияләр булып тора, нәтиҗәдә базардагыдан да күпкә арзангарак сатып аласың.

Ә сыйфаты ягыннан бик сыйфатлы инде, берничә елга чыдыйлар. 4 ел элек базардан кызыма спорт костюмы сатып алган идем, кайткач, киеп караганда чалбарының төбе китте. Абыйсы спорт костюмын яңадан машина белән тегеп чыкты, ышанасызмы?! Быел сатып алган спорт киеме 6 мең сум тирәсенә төште. 

Закирова. Фото: Шарафиева

Авылда мәктәпкә әзерлек: узган елгы форма быел да ярый

Гөлназ Габидулллина, Яңа Барыш, Кама Тамагы:

—Быелгы җәй гаиләбез өчен күңелле вакыйгаларга бик бай, уртанчы балабыз — кызыбызны кияүгә бирдек. Гөрләтеп никах туйларын үткәрдек. 28 август көнне туй итәбез. Кода-кодагыйлар белән дуслашып, шушы ике мәҗлесне үткәргән арада төпчеген мәктәпкә әзерләдек. Язиләбезнең узган ел кигән мәктәп формасы быелга да ярап тора.

Гади авыл кешесе ярарлыгын кидерә инде, яңадан яңасына сикерә алмый. Аннары һәр әйбернең бәрәкәтен дә тоя белергә кирәк. Исраф итүдән дә тыелырга тырышабыз. Бер ак алъяпкыч алдык — 1500 сум тора иде. Канцтоварлары 5 мең сум тирәсенә төште. Физкультура дәресенә спорт киеме, мәктәп эчендә киягә дип икенче аяк киеме, бантикларын бергә 15 мең сумга сатып алдык. 


Габидулллина. Фото: Шарафиева

Мәктәп формасы, аяк киеме, канцтоварлар: бәяләр ата-аналар кесәсенә ничек тәэсир итә?

Автордан. Инде мин дә үземнекен санап күрсәтим. Улым унынчы сыйныфка укырга бара. Егетләр! Кем әйтмешли, ишек буе малайны егетләрчә киендермичә дә булмый дип Казандагы сәүдә үзәгеннән уртача бәядәге костюм-чалбар сатып алдык — 18 мең сум. Кем әйтмешли, бу киемнән өйләндерергә була. Өстенә дә ятып тора, килешле дә, күз тимәсен дип карап тордым, үзе дә ошатты, шуңа бәянең күзенә дә карамыйча берсүзсез сатып та алдык.

Галстукның 500 сумлыгын гына сайладык, имеш, монысына булса да акчаны кысыбрак тотабыз. Күн каешы узган елгысы да өр-яңа сыман ялтырап тора дип, әллә ничәне алып күрсәтсәләр дә, чалбарына каеш алмадык. Мәктәп эчендә кияргә дип аяк киеме сайларга шулай ук затлы кибеткә киттек.

Мактануым түгел, ләкин мин аңа кечкенәдән күннән эшләнгән яхшы аяк киемнәре киертеп үстердем, элегрәк бик тиз кечерәеп калсалар да, акчамны суга салам дип кызганмадым. Алдык! Ләкин миңа ошаганнарыннан түгел, үзе теләгәнен. Кара төстә, ак табанлы, кедага охшап тора, матур, сүз дә юк, бәясе дә 6 мең сумнан артыграк.

1 сентября. Фото: ТИ

Әле бит физкультура дәресләре бар, крассовканы өченче бер сәүдә үзәгеннән эзләдек. Кыйммәтле спорт аяк киемнәре сату ноктасыннан 7800 сумга матур гына крассовка сатып алдык. Ул да, үзем дә бик ошаттым. Әле спорт чалбары да кирәк икән, анысын эзләп киттек. Базарга! Барып кергәч, шаккаттым. Ник бер кеше йөрсен рәт араларында.

Кайда арзанрак: базармы, сәүдә үзәгеме, әллә интернет-кибетме?

Сатучылар йоклап китәргә җыенгандай мәрткә изрәгәннәр, тик утыралар. Безне күргәч, һәммәсе үз товарын әйтеп куярга ашыкты. Безгә күлмәк тә, кәчтүм дә кирәк түгел бит, бик тырышып кына, үзебезчә әйткәндәй, бер ыштан сайладык — 1500 сум! Сатучы бик өзгәләнгә генә бер кара футболка да киеп карадык, анысын да кирәклектән түгел, шул сатучыны кызганып кына алдык, 750 сум икән.

Тышлыклары белән бергә дәфтәрләре, ручка-карандаш, хәерче генә бер көндәлек өчен 2000 сум түләдем. Алары да бик кыйммәткә төшәр кебек иде, арзан булуына чын-чынлап сөендем. Менә рюкзагы узган елгысы да ярап тора. 5 нче сыйныфта алган рюкзагы белән сигезенче сыйныфны да укып бетергән иде. Узган елны алганы белән унберенче сыйныфны да бетерер кебек. Тагын аз-маз чыгым китте, ни дисәң дә эчке киемнәрен, носкиларын да яңарттык бит.

Школа. Фото: ТИ

Әйбер бәяләре арзан түгел, мин бер баланы киендердем, кемдер өчәр-дүртәр баласын мәктәпкә җыя. Берәү дә арзанлы әйбергә кызыкмый, сыйфатсызы барыбер чыдамый дип яхшырагына үерлә. Ләкин бәяләр кыйммәт инде, бик кыйммәт. Базар тулы кием-салым, алучы да юк кебек, әллә бәяләре кыйммәткә, әллә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading