16+

“Әниемнең истәлеге итеп үстерәм”

Алабугада яшәүче Әлфия апа Газизованың коллекциясендә глоксиниянең нинди генә төрләре юк! Ул аларны үзе үрчетә. Алай гына да түгел, яңа төрләрен уйлап чыгара. 

“Әниемнең истәлеге итеп үстерәм”

Алабугада яшәүче Әлфия апа Газизованың коллекциясендә глоксиниянең нинди генә төрләре юк! Ул аларны үзе үрчетә. Алай гына да түгел, яңа төрләрен уйлап чыгара. 

Әлфия апа тумышы белән Арча районының Түбән Аты авылыннан. Казан университетын тәмамлагач, Илһам исемле егеткә кияүгә чыгып, аның туган ягына кайтып китәләр. Әлфия апа филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, ә Илһам абый геология факультетын тәмамлаган. Кулларына яңа гына диплом алган яшьләр Сарман районының Җәлил бистәсендә төпләнә.   

– Без анда 24 ел яшәдек, өч кызыбыз да шунда туып үсте. Башта балалар бакчасында эшләдем, татар теленең күтәрелеш еллары иде, бакча мөдире Лёля Валентиновна, эксперимент буларак, татар теле укытырга чакырды. Зур хөрмәт белән искә алам аны, үзе башка милләт кешесе булса да, балалар белән аларның туган телләрендә сөйләшә, бәйрәмнәрдә безне уздырып, татарча җырлый иде. Аннары 2нче мәктәптә балалар укыттым, бик алдынгы коллектив, күңелемдә коллегалар, укучыларым турында бик уңай хатирәләр яши. Сирәк булса да, күрешкәлибез, укучыларым яза, онытмыйлар. Илһамны Алабугага баш геолог итеп җибәргәч, шунда күченергә туры килде. Балалар да укыттым, балалар бакчасы мөдире булып та эшләдем. Татар гимназиясендә китапханә мөдире булып та эшләп алдым, гимназия музеен җитәкләдем, мондагы җирлектә татар мәгарифе үсеше турында материал туплап, музей оештырып җибәрдем. Онык тугач, эштән туктадым, булышырга кирәк булды. Хәзер мин өйдә, үз йортыбыз белән яшибез, бакча бар, гөлләр үстерәм. Мәктәп тормышыннан соң, онык карашуның да бер җаена төшкәч, күңелдә ниндидер бер бушлык сиздем. Һәм менә гөлләр ул бушлыкны тутырырга ярдәм итте дә инде, – дип сөйләде Әлфия апа үзе турында. 

Ә иң яраткан гөле – глоксиния. Ул аларны әнисе төсе, истәлеге итеп үстерә.   

– Әни аны бәрәңгеле гөл дип атый иде. Ул “Кайзер Фридрих” һәм “Кайзер Вильгельм” дигәннәрен үстерде. Хәзер исә миндә утыздан артык төре бар. Булган сортларга гына риза булмыйча, яңаларын эзләнә башладым. Алар турында интернеттан да күп укыдым. Үзем кебек коллекционерлар белән танышып, алар белән аралашып торабыз. Үзем дә остарып киттем. Ике төрле сортны йә ике чәчәкне серкәләндереп, алардан орлык алып үстереп карадым. Шулай берничә партия үстердем. Кайсы төрләрдән нинди чәчәк килеп чыгар икән дип кызыксына-кызыксына, бу шөгыльгә баш-аягым белән кереп киттем. Үз орлыгымнан үстергәннәр арасында өч-дүрт буынын сынап карап, менә бу сорт булып җитеште, исем кушарлык дигән берничә төре бар. Исемнәрен уйлап табу да кызык. Татарча исем кушасым килә, тик башка милләт вәкилләре белән дә аралашкач, һәркемгә истә калырлык, әйтергә җайлы исемнәр сайларга кирәк дип уйлыйм. Әни төсе итеп, бер бик матур, алсу төстәге, катлы-катлы гөлемә “Асия” дип кушасым килә. Әни матурлыкны ярата торган кеше иде. Уйламаганда, кисәк кенә китеп барды.

Гөлләремне исе китеп карар иде, бик оста итеп мактар иде. Сеңелләр белән дә сөйләшәбез, әни кебек итеп, күңелне үсендереп җибәрерлек итеп беркем мактый белми. Шул сагындыра. Өйдән чыгып киткәнемә 38 ел, әни өйдә, мин читтә идем, шуңадыр, ул һаман безнең төп йортта яшидер кебек. Акыл алай түгел икәнен белә, ә күңел шулай дип өметләнә. Ә гөлләр белән шөгыльләнүгә килгәндә, әйтеп, аңлатып бирә алмый торган рәхәтлек бирә ул. Орлык чәчкәч, тишелерме дип көтү, бераз үскәч, аларны күчереп утырту, беренче бөреләр нәкъ бала көткән кебек дисәң дә була. Әле бит яфрактан да үрчетәм, чәчәк сабагын да тамырландырам, ботак төбеннән үсеп чыккан сабактан да үстерәм. Яфрактан гөл үрчетүнең генә дә әллә ничә юлы бар, бер яфрактан уникешәр бала алганым бар. Кая гына барсам да, чәчәк кибетенә керәм. Анда үземә таныш түгел сортлы глоксиния күрсәм, шунда ук сатып алам. Орлык булса, анысын да алам. 

Мәскәүдә, кар явып торган бер вакытта, искиткеч матур сортлы глоксиния күрдем. Урамда өшетермен дип куркып, алмый киттем. Ярты сәгатьтән кире барып, яфрагын сорап алдым. “Снежная Королева” дигән сорт, әгәр алмаган булсам, тынычлап йоклый да алмаган булыр идем.

Саклап алып кайттым, шул яфрактан берничә бала үстереп, үрчетеп җибәрдем. Искиткеч матур сорт, әйтеп бетерә торган түгел!

Глоксиния әрсез димәс идем. Хәйран гына мәшәкатьле гөл. Тик матурлыгы буенча аңа тиңнәр юк! Кайберләренең яфрагын күрмәсәгез, чәчәген розадан аерып та алып булмый. Озак итеп, бүрек сымак чәчәк атып утыра торган сортлар күп. Мин үземә ошаганнарын гына үстерәм. Күбәеп китсәләр, артыкларын бүләк итәм, алмашам, сатам. Акчасы бераз җыелгач, бер өлешен авыру балаларга акча җыючыларга, хәйрия фондларына җибәрәм. Максатым гөл сатып баю түгел, ә яңа бер сорт чыгару. Авыру балаларга да ярдәм итәсем килә, без булышмасак, кем аякка бастыра аларны?! Билгеле инде, гөлләр яратам дип кенә, грунтын да, чүлмәк, ашлама ише кирәк әйберләрне дә бушка бирмиләр. Акчаны шуңа да тотам. Тик иң зур ләззәтне шушы гөлләрне алган, аларның чәчәк атуы турында куанычларын минем белән уртаклашкан кешеләр шатлыгы бирә. Чын күңелдән, кош тоткандай сөенеп язалар, фотоларын җибәрәләр. Кайберләре белән инде берничә ел таныш, гаилә хәлләрен дә сөйләшәбез, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. Бик ягымлы, кайгыртучан апа-әбиләрем бар, арада мине туганыдай якын күреп, серләрен бүлешүчеләр дә юк түгел. Күчтәнәчләр җибәрәләр, баллар, бәйләгән оекбашлар, уенчыклар... Кайчак Якубович кебек сизәм үземне. Кыскасы, әлеге гөлләр минем тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Көнемне алардан башка ничек уздырасымны күз алдына да китерә алмыйм. Иртән торгач, барын да бер йөреп чыгам. Аннары бакчаны урап керәм. Миңа көн дә ниндидер бер матур чәчәккә карарга кирәк. Кәефем дә күтәрелә, авырткан җирләр дә онытыла. Гөлләрем ниндидер энергия, көч бирә, мин моңа чын күңелдән ышанам, – ди ул.

Шөгыле белән бәйле рәвештә Әлфия апа үзенә бер кызыклы ачыш та ясаган. Чәчәкләрне генә түгел, кешеләрне дә әйбәтрәк аңлый башлаган ул. Социаль челтәрдә гөлләргә кагылышлы үз төркеме бар аның. 

– Һәр гөл турында җентекле итеп бәйнә-бәйнә аңлатып язам. Шуны укып тормыйча гына комментарий итеп бик күп сораулар язалар. Ә ул сорауларга җаваплар югыйсә язылган. Бу безнең игътибарсызлыгыбыз, ялкаулыгыбыз. Фотоларны күргәч, гөл сорап язалар. Кайсылары кирәк дигәч, үзегез белеп салыгыз инде, диләр. Кайсы төре нинди икәнен постта яздым, танышыгыз диюемә, анда хәреф күп, укыйсы килми, диләр. Мин моны ни өчен әйтәмме? Шул игътибарсызлыгыбыз аркасында мошенниклар алдый да инде. Кредитлар алганда да килешүләрне укып тормыйча гына кул куябыз. Димәк, алдануыбызда үзебез гаепле. Аннары гөл сорап, адресларын язып җибәрәләр дә, посылка җибәрә башлагач, юкка чыгалар. Синең хезмәтеңне хөрмәтсезләмәү булып чыга, – ди әңгәмәдәшем. 
Аңа карап кына кәефен төшерми ул. Андыйлардан бигрәк, гөлләренә сокланып, мактау сүзләрен җиткерүче, күңелен үстерүче туганнары, дуслары һәм өен ямьләп утыручы гөлләре күп аның!  

P.S. Глоксиния үстерү серләре белән киләсе саннарыбызда таныштырырбыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Талантлы кеше беркайда ла югалмый! Молодец, Элфия!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин Дэ БИК яратам Гликсония голлэрен! Альфияга унышлар! Минем эбием БИК торле тосле не устерэ иде!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Альфия ханым унышлар сезгэ,голлэрегезгэ куз тимэсен собханалла?

        Мөһим

        loading