Уңыш елмайды дип бик шатланма, бәлки син ике аягыңа ике төрле оек кигәнсеңдер.
Алдыйсың икән, соклангыч итеп алда – кешеләрнең дөреслеккә дә ышанасы килмәсен.
Фәрештәләр бирәчәк сорау: «Нинди максат белән үлдең?»
Өйләнгән. Күптән. Бәлки, гомерлеккәдер. Тик ни өчен икәнен һаман аңлый алмыйм.
Дусларыңның кем икәнен әйт һәм мин сине нинди киләчәк көткәнен әйтәм.
Ирләрнең корыч мантыйгы – хатын-кыз өчен металлолом.
Якыннарыңның серен ятларга тарату – хыянәт, үз сереңне тарату – ахмаклык.
Түбәң төрлечә китәргә мөмкин, барысы да руль артындагы тараканнан тора.
Бәхетле булырга мөмкин. Теләсә кайда, теләсә кайчан, теләсә ничек, тик теләсә кем белән түгел.
Бүре арысланнан көчсезрәк, хәтта юлбарыстан да көчсезрәк. Тик бүре циркта чыгыш ясамый.
Син кайчан да булса үз бәхетеңне каршыларсың. Ә әлегә яңа көнне каршыла.
Бер телдә сөйләшү бер-береңне аңлауга сәбәп була алмый.
Комментарийлар