16+

“Әнине миннән кысып кочакла! Ул бит безнең бердәнбер!” (Чечняда һәлак булган солдат истәлегенә багышлана)

Һәлак булган авылдашымны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

“Әнине миннән кысып кочакла! Ул бит безнең бердәнбер!” (Чечняда һәлак булган солдат истәлегенә багышлана)

Һәлак булган авылдашымны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

Кеше хатын укырга ярамый, диләр. Тик бу солдат хатына кагылмыйдыр. Электән солдатта булган егеттән килгән хатны якыннары гына түгел, күршеләр дә көтеп алган. Улыгыздан хәбәр бармы соң, дип сораштырып, хәл белешкән.

Бүген сезгә тәкъдим ителә торган хатның авторы инде арабызда юк. Хәрби бурычын үтәп, өйгә кайтырга берничә ай гына калгач һәлак булган авылдашым Илсур Исмәгыйль улы Җаббаровны искә алуым рухына дога булып ирешсен.

Ул Төньяк Кавказда хезмәт итте. Кече сержант дәрәҗәсенә җитте. Әмма туган ягына исән-имин кайтырга гына насыйп булмаган. 16 май көнне, Ингушетиядә Илсур дүрт иптәше белән БТРда засадага очрый. Әлеге техникадан сикереп чыккан солдатларны боевиклар урында ук атып үтерә.
Аны җирләгән көнне бүгенгедәй хәтерлим. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме иде. 11нче сыйныфларны мәктәптән озаткач, бөтен халык солдатны җирләргә юл алды. 25 май иде ул. Кояшлы май ае...

Илсур Җаббаровның хатлары хәзер туган ягы Чирмешән районы Иске Кади урта мәктәбендәге музейда саклана. Якташым һәлак булганнан соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. 2015 елда мәктәп диварына Илсурга истәлек тактасы куелды. Ел саен укучылар “Соңгы кыңгырау”дан соң аның каберенә чәчәкләр сала.

***
“Сәлам Кавказдан!
Исәнмесез миңа якын булган туганнарым: әнием, әтием, Ислам абыем, Илшат абыем һәм Ләйсән!
Ничек сезнең хәлләрегез? Эшләр барамы? Барысын да язып җибәрерсез дип уйлыйм.
Үземнең хәлләргә килсәк, минем хәлләр яхшы. Менә блокпостта торам һәм сезгә хат язам. Язып булмый, уңайсыз, чөнки миндә бронежилет, каска һәм хәрби припаслар һәм автомат. Ничек булса да язарга тырышам инде.
Менә бүген 7нче ноябрь, сәгать иртәнге 11. Монда һаман кар юк. Көннәр салкынча. Минем өчен кайгырмагыз, безнең бөтен нәрсә бар. Бик яхшы, Аллага шөкер!
Менә хәзер уйлыйм инде: отпускага кайтыргамы, әллә юкмы? Сездә инде кар яугандыр.
Дуслар киләме? Азаттан хәбәр бармы? Илгизәр кая хезмәт итте? (Ул да Чечняда хезмәт итеп кайткан авылдашым – Авт.) Ислам абыйдан хат алдым, шундый яңалыклар ишеттем. Исләр китте.
Тагын нәрсәләр язарга инде? Язар сүзләр юк.
Пока! Яраткан улыгыз Илсур. 7.11.02”

***

2003 елның 24нче апрелендә Илсур абыйсына хатны рус телендә язган, татарчага тәрҗемә итеп бирәм. Бу аның соңгы  хаты.

“Привет, абый!
Ничек хәлләрең? Әти-әни ничек? Барыгыз да исән-саудыр дип ышанам. Ходай кушсын! Күршеләргә, Наил абыйларга, Рустикка, Ландыш апаларга, дусларга, кыскасы, мин белгән барлык кешеләргә дә зур сәлам!
Авылда нинди яңалыклар бар? Миңа барысын да язарсың дип уйлыйм.
Үзем турында бераз язам. Минем бар да яхшы. Хәтта бик яхшы. Мин үзем Ангенты (хатта ачык күренми, хата китүе ихтимал – Авт.) торак пунктында. Тиздән өйгә.
Минем бар да җитә. Минем өчен борчылмагыз.
Әни нәрсәләр эшли? Аны миннән дә кочакла! Братан, карагыз аны! Ул бит безнең бер генә һәм бердәнбер!
Ярар, шуның белән үземнең озын булмаган хатымны тәмамлыйм. Үзегез күбрәк языгыз! Көтеп калам. Исән-сау булыгыз!”

P.S. Чечняда беренче сугыш 1994 елда башлана һәм ике ел бара. Икенче сугыш 1999 елда башлана. Кайбер рәсми чыганаклар беренче кампания вакытында – 5042, ә икенче кампаниядә 6 меңнән артык кеше һәлак булды дип яза. Белүебезчә, һәр очракта да рәсми булмаган саннар күпкә зуррак була.
Бүгенге борчулы дөньяда инде ерагаеп бара торган тарихтагы дәресләрне кабатлап тору кирәктер. Батырларны, сакчыларны онытмас өчен генә түгел. Югалтулар, күз яшьләре дә киметәсе иде.

Фото:https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading