Моңлы баланың бәхете булмый, диләр. Әгәр дә моны белсә, өч яшендә үк кулына гармун алыр иде микән Рузилә Габдрахманова?
Хәер, ни язганын күрә инде ул адәм баласы, яши-яши моңа тәмам инана ул. Язмышы гел башыннан сыйпап тормаса да, бүген дә моң-көйдән аерылмый язмам герое.
Өч айлык чагында әтисез ятим кала ул. Сугышларны кичкән әтисе, яу кырында алган яраларыннан сызланып, бик иртә дөнья куя. Әниләре Хәтимә апа биш баласын кочаклап тол калгач, авылдашлары кем ничек ярдәм итәргә тырыша. Күрше бабай хәтта: “Бу ятимнәр күңеллерәк яшәсеннәр, моңаймасыннар, кычкыртып булса да утырырлар”, - дип, үзенең иске тальян гармунын кертеп бирә. Менә шуның белән дуслаша да инде нәни Рузилә. Әллә яхшы күңелле картның, әлллә милли моңнарны үз эченә җыйган тальянның аягы җиңел була – сабый чакта башланган дуслык гомер буена җитә.
Баштарак оялып кына, абыйсыннан качырып кына уйный. Абыйсы, үзе клубка киткәндә, тальянын тартмасында бикләп калдыра бит. Алты яшьлек кызчык гармун чемоданының йозагын пычак очы белән ача да, моң диңгезенә чума. Көннәрдән бер көнне әнисе улына: “Балам, яшермә әле син гармуныңны. Син чыгып киткәч тә, сеңелең Рузилә аны барыбер алып шыгырдата башлый, көйгә охшаган нәрсә чыгара. Туяр әле, уйнар уйнар да туктар, - ди.
Улы әнисе сүзен тыңлый. Моңа бик сөенгән Рузилә гармун яныннан инде хәзер китеп тә тормый. Яраса, кочаклап йоклар да иде. Мәктәпкә укыганда барлык бәйрәмнәрдә гармунчы кызның урыны түрдә була. Еш кына гармунын, җырлый-җырлый түгел, елый-елый уйный үсмер. Балачакта зур терәк булган, яшәү тәмен аңлаткан өч абыйсы бер-бер артлы гүр ияләре була.
- Әнием ул чакта ничек түзде икән? - дип моңсуланып искә ала Рузилә ханым ул чакларны. Мәктәпне тәмамлап, күпләр калага китеп барганда, Рузилә ханым авылда кала. Инде олыгаеп килгән, авырый башлаган әнисен кадырып китә алмый. Дөрес, Казанга мәдәният институтына барып карый. Ләкин бер нота да белмәгән, башлангыч музыка белеме дә булмаган кызны югары уку йортында көтеп тормыйлар. Шуннан туган авылы Борнакка кайта да балалар бакчасына эшкә урнаша. Шунда ук музыка дәресләре дә алып бара. Уңган-булган, үзе тырыш, үзе талантлы кыз күрше авыл егете Рәшитнең йөрәгендә ут кабыза. 1978 елны матур итеп туйлап тормыш корып җибәрәләр. Борнак авылы кызы Яңгулга биш йолдызлы капканы ачып, килен булып төшә. Бу нигез яу кырына биш егетне озаткан була илгә афәт килгән вакытта. Ни кызганыч, берсенә дә туган якларына кайту насыйп булмый. Капкадагы йолдызлар алар истәлегенә балкый.
Ккайгыларны күп күргән нигезне хәсрәт җиле тагын урап үтми. 27 ел бергә иңне-иңгә куеп, гомер йомгагын сүтешкән, дүрт бала бүләк иткән ирен дә һич уйламаганда көтмәгәндә әҗәл тартып ала. Өч кызы (икесе игезәк) һәм бер улы белән Рузилә ханым ялгыз кала. Аннары әнисе дә озак тормый, яраткан кияве артыннан китә. Бик авыр булса да, үзендә яшәү көче таба Рузилә ханым. Гармунын кулына алып, үзен юатып яши.
Бүген инде ул нота белмәүче түгел, ә Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган дипломлы белгеч, үзе белгәнне балаларга да өйрәтүче таләпчән һәм гадел остаз. Лаеклы ялда булса да, мәктәпкә еш чакыралар үзен, барып балаларны гармун серләренә өйрәтеп кайта. Бөтерчек кебек бу апа бер минут та тик тора белми. Өе дә гөлләргә-чәчәкләргә күмелгән. Чүлмәкләрдә үсүче тереләре дә, төрле җепләрдән чигеп ясалганнары да монда матурлык һәм хезмәт яратучы кеше яшәгәнне күрсәтеп тора. Әле күптән түгел генә “Башваткыч” тапшыруында күреп сокландык үзенә.
- Ничек өлгерәсез соң? - дип сорамый түзә алмадым.
- Кулыма гармунымны алгач та, яшәреп китәм. Авырлыклар онытылып тора, - диде ул, серен бик гади аңлатып.
- Гармунчылыр башлыча ирләр бит, Сезгә алар арасында кыен булмадымы?
- Киресенчә, рәхәт. Үземә кадер-хөрмәт сизәм. Гармунымны күтәреп йөриләр. Ишек ачып беренче мине кертәләр. Үзләренең яңа баяннарын да биреп торалар.
Ялгыз канат белән булса да, 4 баласын да үзе шикелле тормышны ярата торган итеп үстерә, бүген инде 8 оныкның яраткан дәү әнисе ул. Куанычы да бар Рузилә ханымның: “Улым Ранилнең балалары да гармунда уйныйлар, берсе әле курайны да үз итте”, - ди ул.
Рузилә ханымның өе гармун музее төсле. Эреле-ваклы күрекле моң тартмалары тезелешеп торалар. Хәтта Бөек Ватан сугышыннан кайткан, дары исе сеңгән гармун да бар алар арасында. Пермь шәһәрендә яшәүче туганнары бирәләр аны. Сугыш вакытында яуга керер алдыннан гармун иясе: “исән калмасам, оста уйнаучы татар гармунчысына бирегез!” - дип әйтеп калдырган була. Батыр сугышчының әманәтен үтәп, командиры Рузилә апаның кардәше булган абзыйга кайтарып тапшыра. Бүген ул әлеге гармунны бик яратып уйный. Ватанны саклап һәлак булган иясенең рухы шатлансын, дога булып барсын, ди. Әле күптән түгел генә, зур акчалар биреп, төзәттереп тә алган. “Оныклар да уйнасын, тик сагышлы сугыш көен түгел, шатлыклы тынычлык көен” - ди ул, шул гармун күреген сыйпап.
Азат Мөхәммәтҗанов, Балтач, Яңгул
Комментарийлар